Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Хатын-кыз эчсә, нәтиҗәсе күпкә аянычрак»

29 гыйнвар 2016 ел 13:03

Узган елны республикада аракы эчеп үлүчеләрнең саны 356га җиткән. Әле бу үлүчеләр генә, хәмер эчү аркасында күпме гаилә таркала, балалар ятим кала, юл һәлакәтләре килеп чыга, җинаятьләр кылына. Татарстан мөфтие урынбасары, «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, хәмер эчкән бәндәнең иманы кача, шуңа да Аллаһы Тәгалә безгә акылыбызны үзгәртә торган һәрбер исерткечне хәрам кылды.

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзенең хәдис-шәрифләрендә аны чир дип әйтә. Әлеге авырудан дәваланырга кирәк, ди. Әмма ул гөнаһлы чир. Грипп яки башка авыруларны Аллаһы Тәгалә сынау итеп бирә, шуның белән безнең гөнаһларыбызны гафу итә. Ә алкоголизм чире гөнаһларыбызны арттыра гына.

– Ә ул чир каян килеп чыга соң?

– Шайтаннан, билгеле. Аны юкка гына шайтан суы дип атамаганнар бит. Шайтан шул агуы белән кешене эчәргә кыстый, акылын югалттыра, нәтиҗәдә үзе белән җәһәннәмгә алып бара. Аллаһы Тәгалә хәмерне шайтан гамәленнән булган бозык эш дип атый. Мәйдә сүрәсенең 90 нчы аятендә: «Әй сез, иман китергән бәндәләр! Аракы эчү, отыш уеннары, потларга табыну, юраулар – шайтан гамәленнән булган пычрак эшләрдер. Алардан сакланыгыз, ерак торыгыз! Шаять, сез котылуга, җиңүгә ирешерсез», – диелә. Коръәндә Аллаһы Сөбханә вә Тәгалә баштан, ул сезгә зыян­лы, дип әйтә, аннары, чынлыкта зыяны файдасына караганда күбрәк, дип кисәтә. Аннан соң өченче тапкыр бер аятьтә, ул сезгә хәрам, ди.

– Хәмер эчкән кешенең намазы кырык көн кабул булмый, диләр...

– Бер сәхабә Пәйгамбәребездән, аракы эчкән кеше кырык көн дәвамында, димәк, намазын укымаска да тиешме, дип сорый. Пәйгамбәребез, намазны укырга тиеш, ул кабул ителә, әмма намаз өчен савабы язылмый, ди. Табиб­лар да, галимнәр дә каныбыздан спиртның чыгып бетүе өчен кырык көн кирәк булуын дәлилләде. Моннан мең ярым ел элек үк әйткән моны Пәйгамбәребез.

– Табиблар дигәннән, кызыл шәрабны эчәргә кирәк, бигрәк тә ул хатын-кызлар өчен файдалы диючеләр дә бар.

– Аннары, хатын-кызлар алкоголизмын дәвалап булмый, дип, чаң сугалар. Шайтан сине аз гына эчеп куйгач, тагын эч дип котырта бит. Шулай итеп эчкечегә әйләнүең дә бар. Кабатлап әйтәм, хәмернең файдасына караганда, зыя­ны күбрәк.

– Хатын-кыз эчсә, гө­наһы да күбрәктер әле.

– Гөнаһы күбрәк булмаса да, нәтиҗәсе күпкә аянычрак. Пәйгамбәребез, хатын-кыз ул – мәдрәсә, ди. Милләт аналары дип тә әйтәбез аларны. Ана кеше балалар тәрбияли – аның өстендә зур җаваплылык. Моның өчен ул рухи яктан да, физик яктан да сәламәт булырга тиеш. Ана кеше үзенең балалары өчен җаваплылык тоеп яшәсен, ялгыш адымнар ясаудан саклансын. Үзе исерек булган ана баласына ничек итеп аракы эчәргә ярамаганлыгын сөйләсен ди. Ул баласына үрнәк булырга тиеш.

– Хәмерне эчүче генә түгел, аны җитештерүче дә, сатучы да гөнаһлы саналамы?

– Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Аракыны ясаучы да, ясатучы да, сатучы да, саттыручы да, эчүче дә һәм эчерүче дә гөнаһлы була», – диде. Хәтта эчкән кеше янында да утырырга ярамый. Аларны Аллаһы Тәгалә ләгънәт итә.

– Аракылы табынга утыру – гөнаһ, әмма туганың чакырган мәҗлескә бармый калсаң, төп сәбәп итеп шуны китерсәң, үпкәләргә дә мөмкиннәр. Андый вакытта нишләргә?

– Дөрес әйтәсез, бу – бик катлаулы мәсьәлә. Диндә туганнар белән араны өзәргә ярамый дигән хәдис тә бар. Мондый очракта кайбер галимнәр ике табын әзерләргә куша, эчмәүчеләр хәмерсезенә утыра аласыз. Әмма бәйрәмнәрне аракысыз уздырсалар, күпкә хәерлерәк. Туган кешеләр дә акрынлап шуны аңлар, иншалла.

– Составында спирт булган дару-төнәтмәләрне кулланырга ярыймы?

– Әгәр дә ул даруларның спиртсызы гына бар икән, шуларны куллану хәерле. Ә инде аны эчмичә дәваланмаслык булсагыз, файдаланырга мөмкин. Ягъни сайлау варианты булмаганда, куллана аласыз. Дуңгыз итен дә бит бөтенләй ашарга булмаганда, ачтан үлмәс, җан саклап калу өчен аз гына кабып куярга ярый дигән. Яшәү белән үлем арасында булганда тыелмый.

– Кеше исерек килеш үлеп китсә, ул үз-үзенә кул салучы кебек буламы?

– Хәнәфи мәзхәбе буенча, мәет юыла, җеназа укыла, җеназаны имам кеше укымый. Әлеге вазифаны башка бер кеше башкара. Имам моны башкаларга сабак булсын өчен, тәрбияви максаттан шулай эшли.

– Хәмердән котылу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Хәзер алкоголизмнан коткарам дигән рекламаларны күп күрергә була. Булышадыр ул чаралар да, әмма иң файдалы юл – тәүбә итү. Тәүбә ишеге һәрчак ачык. Кешенең бөтен дөнья кадәр гөнаһы булса да, ихластан сораса, Аллаһы Тәгалә аны кабул итә. Раббым, мине шушы чирдән азат кыл дип сорасаң, дәвасын бирер. Мәчеткә йөрергә, намаз укырга, ураза тотарга, шул рәвешле калебеңне чистартырга кирәк. Кыйблабызны төзәтергә беркайчан да соң түгел.
 

Дилбәр Гарифуллина

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы