string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7528.html"
18.07.2014 12:51

Казанда ризык белән тулы суыткыч барлыкка килгәнен белә идегезме әле? Кибет-мазарда түгел, урамда. Өстәвенә, эчендәге сый-нигъмәтләрне алган өчен бер тиен дә акча түләргә кирәкми. Рамазан аенда ТР Диния нәзарәте менә шундый яхшылык эшләргә булган. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның Казан шәһәренең Тынычлык бистәсендәге «Тынычлык» мәчете ишегалдында «Рамазан хәзинәсе» дип язылган суыткыч кую идеясен тормышка ашырып та куйганнар.

Әле май аенда гына мондый суыткычны Чечняның Урус-Мартан шәһәрендә куйганнар иде. Изге гамәлне хуплап кабул итсәләр дә, ул ризык мохтаҗларга калырмы, вандаллар талап, җимереп бетермәсме, дип шикләнүчеләр дә булды. Шөкер, әлегә андый яман хәбәрнең ишетелгәне юк. Казанның «Тынычлык» мәчетендә куелган суыткыч – Татарстанда беренчесе.

Мин мәчеткә кичке якта килдем. Капкадан керүгә, суыткыч күренеп тора. Эчендә – су, ипи, тоз, ярмалар, җиләк-җимеш. «Тынычлык» мәчете имамы Рушан хәзрәт Садретдинов әйтүенчә, иртәнге якта суыткыч шыплап тулган була, сыймаган ризыкларны мәчеттәге салкынча бүлмәгә дә куеп торалар икән. Көн дәвамында аларны урнаштырып бетерәләр. Суыткычка сыймый калган ризыкны, пакетларга тутырып, мәхәлләдәге фәкыйрьләргә, күп балалы гаиләләргә тарату да оештырыла икән.

Беренче соравым: «Бу суыткычны берәр ничек саклыйсызмы?» – булды. Безнең ил өчен гадәти сорау инде. Саклаучысыз әйберләрне ватып-талап яисә, гомумән, урлап китү очраклары булып тора бит. «Тынычлык» мәчетендәге суыткычны беркем дә саклап тормый икән. Дөрес, төнгә капка бикләнә, тик көне буе ул ачык тора, кем тели, шул кереп йөри. «Безнең мәхәллә тыныч, андый начар ният белән йөрүче кешеләр юк, шөкер. Кемнең теләге бар, ризыкны алып китә. Без карап та тормыйбыз, санап та бармыйбыз. Алган кешеләрнең күбесе, мәчеткә кереп, безгә рәхмәт әйтә», – ди Рушан хәзрәт. Мин килгән көнне дә рәхмәт әйтүчеләр байтак булган.

Бушлай суыткычтан ризык алучыларның күбесе өлкән яшьтәгеләр икән. Бер ир-ат, эшсез калдым, моннан нәрсә дә булса алырга ярыймы, дип сораган. Хәзрәтнең әйтүенчә, бушлай алырга ярыймы, дип сораучылар күп икән. Беренче көннәрдә, әле Казан өчен бу яңа күренеш булганда, болай гаҗәпләнүчеләр аеруча күп булган, әле хәзер дә аптыраучылар юк түгел икән. Суыткычны теләге булган һәркем тутыра ала. Бер шешә су куеп китәме ул, бер ипиме, бер алмамы – анысы мөһим түгел, яхшылык үлчәүдә үлчәнми бит.

Мәчеттә төзекләндерү эшләре дә бара. Тыштан караганда гына да шактый эш эшләнәсе бар әле. Шулай да ифтарларны калдырмыйлар, һәр көнне уздыралар икән. Шуның өчен тышта махсус чатыр төзеп куйганнар. Ифтардан калган ризыкларны да суыткычка куялар.

Суыткычның үзәктә булмавы кыенрак. Тынычлык бистәсенә барып кайтуы җиңелләрдән түгел. Үзәктән ерак та, автобуслар да сирәк йөри. Әйтик, кайтырга чыккач, мин дә 23нче автобусны 40 минут көттем. Киләчәктә суыткычларны арттыру идеясе дә бар икән. Ярдәмчеләр табылса, суыткычлар алырга ярдәм итсәләр, изге гамәлне хәзердән үк башлап җибәрергә мөмкин. «Мохтаҗларга Рамазан аенда гына түгел, һәрдаим ярдәм итеп торырга кирәк. «Тынычлык» мәчетендәге суыткычны Ураза гаетеннән соң да алып куймаячакбыз, ул шунда торачак. Бәлки, аны кибет эченә урнаштырырбыз. Аллаһка шөкер, республикабызда да, мәхәлләбездә дә мохтаҗларга ярдәм итә торган кешеләр күп», – ди Рушан хәзрәт.

Фәнзилә МОСТАФИНА, "Безнең гәҗит"