“Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша кеше күңеленең караңгы якларын фаш итеп, игелекле гамәлләрен данлый

09 февраль 2016 ел 09:32

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша булды. Аның премьерасы 24 гыйнвар көнне Мәскәүдәге “Крокус Сити Холл” концерт залында тәкъдим ителгән иде. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә багышланган дини-мәдәни чара ул чакта 7 меңләп тамашачыны җыйды. Казанда исә аны 800ләп кеше карады.

Чара изге Коръән аятьләре укудан башланып китте. Аннары тамашачыларны Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль-хәйрия эшләре департаменты җитәкчесе, Мәскәү шәһәре мөфтие урынбасары Марат хәзрәт Арсланов сәламләде. Ул бүгенге чараның күптән түгел илебез башкаласында зур уңыш белән куелуын искәртеп, “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” проектының төбәкләр турының нәкъ менә Россия исламының рухи үзәкләреннән берсе булган Казаннан башлануы сөендерә, дип билгеләп үтте. Марат хәзрәт Арсланов ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка, ТР Президенты Аппаратына, ТР Мәдәният министрлыгына, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенә, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры җитәкчелегенә бүгенге чараны оештыруга ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде.

Сәламләү сүзләре белән сәхнә түренә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да чыкты. Аның сүзләренчә, Мәүлид ае узган булса да, йөрәкләребездә, калебләребездә Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләлаһү гәләйһи вә сәлләмгә карата мәхәббәт һәрвакыт булырга тиеш. Ул Коръән аятьләренә мөрәҗәгать итеп, Аллаһы Тәгаләнең мөэмин мөселманнарга мөнәсәбәттә иң зур рәхмәте – Мөхәммәд пәйгамбәрнең җиргә җибәрелүе, - без бүген шуңа ихластан шатланабыз, диде. ТР мөфтие билгеләп үткәнчә, Мәүлид көнен пәйгамбәребез үзе дә яраткан. Аннан дүшәмбе саен ураза тотуының хикмәте турында сорагач, мин бу көнне дөньяга килдем, бу минем туган көнем, дип җавап бирә торган булган. “Без дә бу көнгә шатланабыз. Аллаһы Тәгалә һәммәбезгә ныклык, сабырлык бирсен! Бүгенге тамашабыз да бәрәкәтле булсын!” – дигән теләкләрен җиткерде Камил хәзрәт Сәмигуллин.

Рәсми чыгышлардан соң дини-мәдәни чара башланды. Иң элек зур экранда төп геройның – Марат исемле яшь эшмәкәрнең (Марат Бәшәров) көндәлек тормышы турында видео күрсәтелде. Ул тормышыннан канәгать түгел. Видеода Маратның гөнаһлары да ачык чагылды: ул товарның файдаланылышка яраксыз булуын белә торып, аны партнерларына сатмакчы була. Проблемалар гаиләсендә дә юк түгел: герой бер сәбәпсезгә хатыны белән талаша, вакыт юклыкны сылтау итеп, әти-әнисенең хәлен белми, алай гына да түгел, аларны артта калганлыкта, үзенә ярдәм итә алмауларында гаепли. Яңа төзелгән мәчеткә кереп тә карамый – аның фонында селфи төшеп, социаль челтәргә элү белән чикләнә. Маратның бертуганы Надир (Камил Фәхретдинов) исә бөтенләй башка. Ул дини кеше. Очрашкач, туганын да дин юлына басарга, намаз укырга, мәчеткә йөрергә өнди. Әмма, ни үкенеч, аның үгет-нәсыйхәтләренә Маратның әллә ни исе китми, намазга картайгач басарбыз әле, көн саен намаз укый башласаң, атна ахырына тора алмый ятарсың, дип кенә шаярта. Шул ук вакытта Аллаһыдан ярдәм сорасам да, ярдәм иткәне юк, бары тик проблемалар белән сынаулар гына җибәрә, дип зарлана. Надир исә туганын ярдәмгә дә лаеклы булырга, моның өчен туган һәр көнгә, исән-сау булганыңа Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укып, шөкерана кылып яшәргә кирәклегенә төшендермәкче була. Әмма, бу – файдасыз. Акча, мал-мөлкәт артыннан куган Маратның күзенә ак-кара күренми, аның өчен тормышның мәгънәсе матди байлыктан гыйбарәт.

Әлеге очрашудан соң ул транспорт һәлакатенә очрый. Төп геройны караңгылык чорнап ала һәм ул яшәү белән үлем арасында кала, төгәлрәге, комага китә. Ике арада эленеп торуын аңа шундый ук ике дөнья арасында калган икенче берәү – Сабир (Рөстәм Мостафин) аңлата. Соңгысы бертуктаусызыз гөнаһлары һәм игелекле гамәлләре тупланган берсеннән-берсе авыр чемоданнарны күтәреп йөрергә мәҗбүр. Баксаң, аның гөнаһлары тутырылган чемоданнары гына авыр икән, игелекле эшләр чемоданы исә бөтенләй буш. Анысын ул Маратка биреп калдыра. Шуннан соң төп герой кеше күңеленең караңгы ягын чагылдырган Шайтан (Ренат Әбәнов) белән күзгә-күз очраша. “Аллаһы синең юлыңны тәмамлады, ниндидер наркоманның, җинаятьче яки дөньядан ваз кичкән кешенең түгел, нәкъ менә синең тормышыңны тартып алды. Инде якыннарыңны башка күрә алмаячаксың, бәлки бу яхшыгадыр да. Син үлгәч, партнерларың бөтен җаныңны һәм вакытыңны салган бизнесыңны тартып алу турында гына уйлаячак. Вакыт узу белән хатының да сине онытачак, башка берәүгә кияүгә чыгачак”, – дип куркыта ул Маратны. Шуннан соң Шайтан, үзенә ант итү шарты белән, Маратны тормышка кайтарырга, иң бай, дәрәҗәле кеше итәргә ышандыра. Моның өчен геройга аңа хезмәт итәргә генә кирәк булачак. Шайтан мондый уникаль мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска киңәш итеп, Маратка уйлар өчен вакыт бирә.

Шулчак сәхнәдә пәйда булган “Без слов” бию театры серле һәм шомлы көйгә герой күңелендә барган көрәшне, шик-шөбһәләрне, аптырау, курку һәм чарасызлыкны чагылдырган бию башкара.

Инде Марат Мәдинә шәһәренә эләгә. Комда эсседән, сусаудан интегеп яткан юлчыны таныш булмаган бер изге җанлысы табып алып, үзенә кунакка алып кайта, аны ашата, эчертә. Шул арада Мәккәдән Мәдинәгә Аллаһы Тәгалә илчесе – Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в) килүе турында хәбәр килеп ирешә. Барысы да аны каршы алырга барырга әзерләнә. Бары Марат кына, мин лаек түгел, мин начар кеше дип, баш тартмакчы була. Нәкъ менә Мәдинәдә ул изге гамәлләр кылучы кешеләр арасына эләгә, үзе дә мәчет салу эшендә катнаша. Гыйбадәт йорты әзер булгач, төзүчеләр, рәхмәт йөзеннән, Маратка мәчет төзегәннән калган ташларны бүләк итә, ул бу ташларны гамәлләр чемоданына салып куя. Алга таба аларның кирәге чыгачагын белми әле герой...

Шуннан соң ул сукыр карт рәвешен алган кулына бау тоткан Фәрештәне (Шамил Әләүтдинов) очрата. Фәрештә бауны Маратка тапшырып, аның буенча барсаң, дөрес юл табарсың, дип озатып кала. Әмма... бау аны кабат Шайтанга китереп чыгара, бауның икенче ягында исә – Фәрештә. Шул рәвешле, герой уртада – сайлау алдында кала. “Бер адым һәм бәхетле, мул тормыш – синеке. Исән вакытта һәр гамәлең белән мине чакырдың, хәтерлисеңме? Аллаһы кешеләрне яратса, нигә ул аларга сынаулар җибәрә?” – дип котырта Шайтан Маратны үз ягына чыгарга өндәп. Фәрештә исә боларны сабыр гына тыңлап торганнан соң, геройга мөрәҗәгать итеп, Шайтанның уттан яратылуы, балчыктан яратылган кешегә баш ияргә теләмәве, шуның өчен Аллаһы Тәгалә тарафыннан Җәннәттән куылуы турында сөйли. Марат Фәрештәнең сүзләреннән соң, Шайтан мине туры юлдан яздырса, үзенең хаклы икәнлеген раслаячак, дип, игелек чемоданына салынган ташларны алып Шайтанга ата башлый. Шул рәвешле, яктылык юлын сайлый.

Шул мәлне сәхнәдә Маратның кызы Алия (Сәидә Мөхәммәтҗанова) пәйда була. Кечкенә кыз намаз укыганда, үлем белән көрәшеп яткан әтисенең җанына мөрәҗәгать итеп, син безгә бик кирәк, дип эндәшә. Син терелгәч, мин сине намаз укырга өйрәтәчәмен, дип вәгъдә бирә. Марат та аны ишетә. Җавап итеп, ул да кызы белән хатынын үлеп яратуы турында әйтә. Намаз укырга алданрак өйрәнәсем калган, дип үкенә. Шул рәвешле, ата белән бала җаны сөйләшә... Бу вакытта экранда хастаханәдә яткан Маратның комадан айнуы һәм, Аллага шөкер, дип әйтүе күрсәтелә.

Җыеп кына әйткәндә, бүгенге тамаша кеше күңеленең караңгы якларын фаш итеп, игелекле гамәлләрен данлады. Чара Сәидә Мөхәммәтҗанова башкаруында моңлы җыр белән тәмамланды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: күренешләр арасында нашидләрне Татарстан Республикасы дәүләт камера хоры солистлары катнашында Шәрип Умханов, Артур Исламов, Илгиз Шәйхразиев, Рөстәм Нурисламов, Даниэль Гарунов башкарды. Дини-мәдәни чарада җәмгысе 40лап артист катнашты. Тамашачылар исә аларны аягүрә басып алкышлады.

Сүз уңаеннан, 12 февральдә бу тамашаны Уфа, ә март аенда Астана мөселманнары карый алачак.

Башка журналлар

Ай буе бәйрәм иттек

25 февраль 2014 ел 11:25

Мәчет салырга ярдәм

21 февраль 2014 ел 13:51
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы