string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7577.html"
04.03.2014 21:23

HALAL (Хәләл ) — шәригатьтә рөхсәт ителгән һәм мөмкин булган эш-гамәлләр.

«Хәләл» сүзе күпчелек очракта мөселман кешесенә ашарга яраган ризык, кылырга яраган эш-гамәл мәгънәсендә кабул ителә, гәрчә, бу сүз күпкә тирән мәгънәне аңлата. Мөселман кешесе ашаган-эчкән ризыгына һәрвакыт зур игътибар бирә, чөнки Аллаһы Тәгалә Коръән китабында ашау таләпләрен ачык итеп белдергән һәм мөселман кешесе Раббыбызның кушканнарын үти, хөрмәт итә.

Хәләлнең капка-каршысы булып Аллаһы Тәгалә тыйган HARAM (Хаpам) тора. Эшкәртүдән соң күп ризыклар, хәтта икмәк, йогурт яки бөртеклеләрдән ясалган камыр ашларының "ХӘЛӘЛ" булмавы ихтимал. Чөнки эшкәртелү вакытында хәрәм кушылмалар кулланылырга яки ризыкны хәзерләү ислам кануннарына туры килмәскә мөмкин.

 

Ни сәбәпле эшкәртелгән азык-төлекне "Хәләл" дип атау кыен

Азык-төлекне хәзерләгән вакытта кулланылган кушылмалар составында яшерен "хәрәм" әйберләр булу куркынычы бар. Мәсәлән, алар буяуларда, исләрдә яки технологик кушылмаларда булырга мөмкин. Азык-төлекне эшкәртү оешмалары гомум дәүләт стандарлары (ГОСТ) кабул иткән, ләкин сертификатлы "Хәләл" азык-төлеккә туры килмәгән кушылмаларны куллана.

Шулай ук җитештерү җиһазлары эш башланганчы, хәләл булмаган әйберләрдән чиста булырга һәм җитештерү вакытында һәрвакыт шулай булырга тиеш. "Хәләл" стандартлары белән әзерләнмәгән азык-төлек мөселман кешесе өчен аракы, дуңгыз кебек хәрәм ризык санала.

 

"Хәләл" комитеты турында

Хәләл стандартлары буенча "Хәләл" комитеты Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагында 2005 нче елда булдырыла. "Хәләл" комитеты Россиядә хәләл азык-төлек җитештерү хәрәкәте көчәя башлагач, бу эшләрне контрольдә тоту һәм алга җибәрү өчен оештырыла. Бүген "Хәләл" комитетын Марат Ренат улы Низамов җитәкли.

Татарстан Диния нәзарәтенең "Хәләл" стандартлары комитеты Россиядә рәсми дәүләт оешмалары белән килешүләр төзеп, сертификат биргән беренче оешма. 2009 нчы елда "Хәләл" стандартлары комитеты ЯАҖ РСМЦ-Татарстан белән берлектә "Азык-төлекне мәҗбүри булмаган сертификацияләү һәм халыкка ислам дине кануннарына туры килгән хезмәт күрсәтү системасын – Хәләл системасын (Halal) эшли һәм аны РОССТАНДАРТТА терки. Теркәлү номеры: ДП РОСС RU.K 555.04. ИХ 00-01-2009.

"Хәләл" комитеты тарафыннан предприятиеләргә җитештерүнең "Хәләл" системасы таләпләренә туры китереп алып барулары турында таныклык бирелә. Шулай ук комитет Россиядә хәләл продукцияне һәм

хезмәтләрне алып бару һәм җәелдерү, контрольдә тоту өчен сервис (хезмәт күрсәтү) булдыра.

"Хәләл-системасында" хәләл азык-төлек җитештерүдә кулланылган кушылмаларга, хезмәткәрләргә, җитештерү биналарына, транспортка, коралларга, киемнәргә, азык-төлекне төрү, урнаштыруга катгый таләпләр билгеләнгән. Шулай ук җитештерүчеләргә таныклык бирү таләпләре дә бар.

 

"Хәләл" комитеты контролендә булган җитештерүчеләр

Соңгы вакытта хәләл базарын үстерүдә берничә тармак аерып күрсәтелә: продукцияне сату, хәләл эш төрләре, хәләл косметика. Халык арасында данлыклы җитештерүче фирмалар "Хәләл" билгесен өстәмә табыш алу өчен генә түгел, үзләренең дәрәҗәләрен үстерү һәм ныгыту өчен дә куллана. Моны күпчелек очракта брэндлары (киң танылу алган сәүдә маркалары) бөтен дөньяга билгеле оешмалар эшли.

Бүгенге мәгълүматларга караганда, җитмештән артык предприятие һәм эшмәкәр үз продукцияләрен Татарстан "Хәләл" комитеты таләпләренә туры китереп әзерләвен раслады, комитетның таныклыгын һәм сертификатын алды.

Болар арасында данлыклы оешмалар: ҖЧҖ «Чаллы-бройлер», ҖЧҖ «Челны-мясо», ААҖ «Казанский мясокомбинат», ҖЧҖ «Пестречинка», ААҖ «Елабужский МКК», ААҖ «Казанский хлебозавод №3», ААҖ «Булочно-кондитерский комбинат», ҖЧҖ «Вкуснотеевъ» һәм башкалар бар.

 

"Хәләл" брэндын үстерүдә комитетның уңышлары

Хәзерге вакытта хәләл ашамлык җитештерүгә бөтен дөньяда аерым игътибар бирелә, чөнки кулланучылар базары көннән-көн үсә бара һәм үзенә җәлеп итә. Мөселманнар өчен хәләл – бу ышаныч билгесе, ашамлыкның сыйфаты шик тудырмау һәм ризык ислам кануннары буенча рөхсәт ителү.

2013 нче елда Казан шәһәрендә үткәрелгән XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасы вакытында комитет "ХӘЛӘЛ" аш бүлмәсен тикшерде һәм Универсиадада катнашучылардан, кунаклардан уңай бәя алды, бик күп мактау сүзләре ишетте.

"Хәләл" комитеты тарафыннан Россиядә һәм Россия регионнарының, БДБ илләренең, Якын һәм Ерак чит илләрнең сертификат бирүче органнары белән берлектә "Хәләл" азык җитештерү буенча шулай ук даими эш алып барыла.

Комитет белгечләре "Хәләл" темасына багышланган халыкара күргәзмәләрдә, конференцияләрдә һәм форумнарда катнаша.

Комитет Россия ислам институты белән берлектә хәләл продукция җитештерүчеләр, әзерләүчеләр һәм кулланучылар өчен уку курслары һәм семинарлар оештыра.

"Хәләл" комитеты вәкилләре Россия һәм дөнья күләмендәге күргәзмәләрдә, хәләл продукциягә багышланган халыкара форумнарда, җыеннарда катнашып, чыгышлар ясый.

 

Җитештерүне контрольдә тоту

Җитештерүне комитет тарафыннан беркетелеп куелган вәкилләр тулысынча тикшереп тора. Кош-кортны яки хайванны суясы булганда, биш вакыт намаз укучы ир-егетләрне суемчы итеп билгелиләр.

“Хәләл стандарт сертификат”ы алган башка өлкәләрдәге җитештерүчеләрне Татарстан Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандартлар комитеты тарафыннан акрредитация үткән урындагы Диния назарәте вәкилләре контрольдә тота.

“Хәләл” стандартларына туры килү сертификаты алу оешмага Россия законнары нигезендә хәләл продукция җитештерү хакында юридик хокук бирә. Дөньяви законнар кысаларында эшләгән оешмага мөселманнар тарафыннан гына түгел, шулай ук дәүләт тарафыннан нигезләнгән документка ия булу да мөһим. Бу процесс җитештергән товарны экспортка (читкә) чыгарганда ярдәм итә.

“Хәләл” комитеты, үзенең хезмәткәрләре белән берлектә, күп чыгымнарсыз гына сезнең продукцияне таратырга ярдәм итә ала. Моннан тыш, комитет оешмалар җитештергән продукцияне базарга чыгаруны да тәэмин итә. Җитештерү буенча киңәшләр, продукцияне җитештерүне җайга салу да комитет тарафыннан башкарыла.

Бүгенге көндә комитет Татарстанда һәм Россиядә “Хәләл” продукция җитештерүче эре оешмаларны берләштерде. Бу оешмалар хәзер илебез мөселманнары тарафыннан танылу алды.

 

Хәләл турында киң таралган ялгышлар

Җитештерүчеләр һәм кулланучылар арасында өч ялгыш фикер киң таралган.

Беренчедән, "Хәләл" ризыкка сертификация үтүне (таныклык алуны) дога укып рөхсәт бирү итеп кенә аңлыйлар. Ягъни дога укылгач, азык-төлек хәләлгә әйләнә дип ялгышалар.

Икенчедән, дуңгыз ите һәм аракы кулланылмаган очракта азык-төлек хәләл дип хаталану.

Өченчедән, күпләр дуңгыздан кала башка итләр хәләл дип уйлый. Моннан тыш, алар җитештерү урынын тикшерә алмый. Хәләл продукция җитештерү өчен бөтен җитештерү урыны тикшерелергә, барлык кушылмалар, аларны китерүче оешмалар бәяләнергә һәм расланырга тиеш.

 

Хәләл сертификаты алу өчен нәрсә таләп ителә?

Азык-төлек җитештерергә "Хәләл" сертификаты алу өчен продукт тәҗрибәсе, ислам дине кануннарын белүдә гыйлеме һәм җитештерү тәҗрибәсе булган мөселман белгече тарафыннан тикшерелергә тиеш. Хәтта мөселман оешмалары җитештергән азык-төлекне тә бәйсез белгечләр бәяләве сорала. Кулланучылар җитештерүчеләрнең сүзләренә түгел, ә азык-төлекнең хәләл булу яки булмавын тикшерүче белгечләрнең (экспертларның) һәм дини оешмаларның биргән бәясенә, дәрәҗәсенә, тәҗрибәсенә таянырга тиеш.

 

Комитетның бурычлары

* Халыкны шәригать кануннарына туры килгән азык-төлек белән тәэмин итү.

* Һөнәри профессиональлекне күтәрү һәм хәләл булуны тикшерә, сертификат бирә торган оешмаларның алдынгы тәҗрибәсен куллану.

* "Хәләл" азык-төлекне таныту һәм мониторинг ясау.

* "Хәләл" җитештерү турындагы мәгълүматны халыкка тарату.

* Халыкның "Хәләл" стандартлары буенча туклану хокукын тормышка ашыруда ярдәм күрсәтү.

 

Комитетның үзенчәлекле яклары

* "Хәләл" комитеты сертификатының дәүләт сертификаты үрнәгендә бирелүе;

* мөселманнарның продукциягә карата ышанычын арттыру өчен, "Хәләл" комитеты карамагында эшләгән оешмаларның азык-төлек җитештерүен ныклы контрольдә тоту;

* Россиянең хәләл индустрия (эшчәнлек) тармагында ун елдан артык эш алып барылу;

* гомум "Хәләл" тамгасы астында 70 предприятие эшләү;

* "Хәләл" маркасын һәм азык-төлекне, продукцияне халык арасында популярлаштыру;

* комитетта бәйсез белгечләрнең эшләве.

Үзәкләшкән дини оешма – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хәләл” стандарты комитеты