string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7579.html"
25.02.2014 11:25

Ике градус җылылык белән башланып киткән Яңа елыбызның беренче ае 35-40 градус салкыннар белән тәмамланды. Ике халыкның олы бәйрәме дә бер айга туры килде. Православие динендәгеләр Раштуаны, без исә Мөхәммәд салаллаһу галәйһи вәссәләмнең туган көнен бәйрәм иттек.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте дәгъват бүлегенең яшь хәзрәтләре белән шәхсән үземә дә җөмһүриятебезнең берничә район үзәгендә Мәүлид бәйрәмендә катнашырга туры килде. Халык белән аралаштык, сөйләштек. Район үзәкләренең зур, якты, затлы мәдәният йортларында да, авылларда да иң хөрмәтле 80-90 мөселман җыелган шул табыннарда 3 сәгатькә якын бәйрәм иткән чаклар булды. Берсен мактасам, икенчесе үпкәләр кебек, ихластан әйтәм, барысы да бик матур бәйрәм булып күңелгә кереп калды. Аларны район мөхтәсибләре, авыл имамнары оештырды. Халык һич тә салкын дип тормады, чиста, ару, матур киенеп бәйрәмнәргә җыелды. Бәйрәм итте, ә безнең бәйрәмнәрнең ничегрәк үткәнен күз алдына китерүе кыен түгел: Коръән укыла, вәгазьләр сөйләнә, мөнәҗәтләр әйтелә.

Дәгъват җитәкчесе Нияз хәзрәт Сабиров төркеменә бик тә булдыклы, ихлас хәзрәтләр җыйналган иде. Беренче, икенче, дип язарга җыенмыйм. Күз алдыма кем беренче килә, шуны язам. Язарга кирәктер, чөнки халык соңыннан  да, шунысы-шунысы кем әле, кайда үскән, кайда укыган, дип килеп сорашты.

Былтыр Руслан Фәхретдиновның  Мәүлид бәйрәмендә зур сәхнәдән Пәйгамбәребез (с.г.в.) турында сөйләвен тыңлап, исләрем киткән иде. Шуннан соң мин аны бер дә күздән ычкындырмадым. Үз-үземә бәйрәм ясап, кайсы мәчеттә вәгазь сөйләгәнен белешеп, дәфтәр, ручка алып, шунда бара торган булдым. Быел исә ул авылларга, районнарга үзе килде. Пәйгамбәребез (с.г.в.) турында сөйләде. Хәтере дә, белеме дә, үз-үзен тотышы да бик югары кимәлдә. Коръәнне яттан бик дәрәҗәле итеп укый, хәдисләрне дә урынлы, кирәкле җирдә бик җиңел файдалана.

Болгарда, Ак мәчеттә Мәүлид бәйрәмен Руслан хәзрәт алып барды.  Ак мәчетнең имамы да ул хәзер. Кыр уртасында нишләр инде бу хәзрәт, тик тормасмы, бушка вакыт әрәм итмәсме, дип күңел карышса да, килештек. Ак мәчеттән халык өзелмәс, юлларга тузан төшермәс. Хәзер машина заманы. Яшьләрне, байларны, язучыларны, шагыйрьләрне шунда тартырга, каткан күңелләрне, тупасланган җаннарны ачарга иде. Бу җәһәттән Чечня мөселманнары безгә үрнәк булып тора. Рамзан Кадыйровның 9 баласы бар, инде икесе Коръәнне яттан белә икән. Бездә дә бөтенләй юк түгел, ә күңел күбрәкне өмет итә.

Тимергали Юлдашев та - дәгъват бүлеге белгече. Булдыра торган. Ул Термезда туып- үскән, алган белемнәре өстенә, Казан дәүләт университетының филология бүлегендә бары тик татарча яхшы сөйләшергә өйрәнер өчен генә укыган. Бер үк вакытта тарихны, әдәбият, сәнгатьне яхшы үзләштергән. Күзгә карап дөп-дөресен әйтергә дә, тәнкыйтькә күчәргә дә мөмкин. Иптәшләре: “Сабыр, сабыр, ашыктырма, динебездә көчләү, ирексезләү юк, төшендерү, аңлату бар”, – дип әйтә торгач, Тимергали дә сабыр, итагатьле.

Сүз, никадәр матур, үтемле булса да, алҗытырга, туйдырырга мөмкин. Берничә сәгатькә сузылган мондый очрашуларны мөнәҗәтләр остасы Ильяс Халиковтан (фотода) башка күз алдына да китереп булмый. Руслан хәзрәт Ульян өлкәсендә, Тимергали хәзрәт Үзбәкстан якларында туып үссә, Ильясыбыз - үз туган җиребезнең җимеше. Мамадыш районы, Уразбахты авылының талантлы, сәләтле, тырыш баласы.

Хәер, кечкенәдән үк тырыш була ул, үрмәләп, гармун, баянга ябыша. 3 нче сыйныфта беренче тапкыр сәхнәдән “Әссәламегаләйкем” дигән җырны башкара.  Әбисе, бабасы, олы абыйсы намаз укый. 13 яшендә Ильяс та намазга баса. Бер үк вакытта көрәш белән дә ныклап шөгыльләнә,  ике тапкыр чемпион була, Муса Җәлил исемендәге призны да ала.  Ильяс алдында бөтен юллар да ачык кебек. Аны көрәшкә дә, музыкага да теләп кабул итәчәкләр. 2000  елда ул КДПУга (хәзерге КФУ) укырга керә. Татар филологиясен өйрәнә. Музыканы, мөнәҗәтләрне дә читкә куймый. Үзенә тиң тормыш иптәшен - Нурфияне дә шунда таба. Тормыш иптәше дигән сүз ул һәрвакыт туры килми. Ә менә Нурфия, Ильяс белән очрашулар үткәреп йөргән чакларыбызда белдем, чын мәгънәсендә аның тормыш иптәше, хезмәттәше, иҗатташы да, сөекле кызларының әнисе дә. Нурфия җырларның сүзләрен, Ильяс көен яза. Инде аларның 50ләп җыры бар, беренче кассеталарын да чыгарганнар иде. Бик тиз генә таралып та бетте. Җырларда, көйләрдә хикмәт түгел. Бу талантлы яшь парның яңа бер хезмәте бар. Алар, ихлас мөселманнар буларак, Коръән сүрәләрен, Пәйгамбәребез (с.г.в.) хәдисләрен көй, моң, серле аһәңле сүзләр белән халыкка җиткерә. Очрашуларда халыкның аларны  тыңлап, ничек мөкиббән киткәнен күрдем. Үзем дә тыңлап туя алмадым. Аларда - Аллаһы Тәгаләне мактау, әти-әнине, туганнарны хөрмәт итү, Кыямәт көне, ислам диненең биш баганасы.

Ильяс Халиков бүгенге көндә Русия Ислам университетында педагогика һәм психология дәресләрен укыта, диссертация яза. Яшьләрне тәрбияләүдә аның яңадан-яңа формалар табасы килә.

Бервакыт: “Җырлау - әлегә минем хобби,” – дигән иде ул. Һич тә килешәсе килми. Хобби өчен җырлаучылар бик күп. Ә менә Ильяс, Нурфия кебекләрне очратканым юк. Аларның җырлавының максаты - яңа буынны, яшьләрне тәрбияле, динле, иманлы итү, аларга Аллаһының барлыгын, берлеген, бөеклеген аңлатып, бәхетле итү.

Бер айга сузылган бәйрәмебезнең йомгаклау кичәсе Казанда, филармониянең концертлар залында шыгрым тулы залда 3 сәгатькә якын дәвам итте. Шул кичәдә катнашырга  (тамашачы булып кына)  Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин дә  килгән иде. Ул, кичә тәмамланганда, сәхнәгә чыгып, тамашачыларны да котлады. Әлеге матур бәйрәмне оештыручыларга:

- Елаттыгыз да, шатландырдыгыз да, - диде.

Шәехҗан Фәния  ХУҖАХМӘТ.