Ана филне чакырмыйк...

13 декабрь 2016 ел 16:06

Мәүлет ае башланды. Яңа елга санаулы көннәр калды. Шул уңайдан ел дәвамында булган аеруча мөһим вакыйгаларга бәя бирергә вакыт дип, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин белән әңгәмә корырга булдык.

– Быел Диния нәзарәте, махсус комиссия оештырып, имам­нарның вазыйфаларына ни дәрәҗәдә туры килүен, белем­нәрен тикшерде. Аерым алганда, башкалабыздагы Кабан арты мәчете имамы Сәет­җәгъфәр хәзрәт, куелган та­ләп­ләргә җа­вап бирә алмый, дип бәяләнде. Аңа ни-нәрсә тәкъдим иттегез? Шундый хәлдә калган башка имамнар да бармы?

 
– Бисмилләһ-иррахман-иррә­хим!  Бу тикшерү устав буенча уз­дырыла. Имамнарыбыз галим була алмаса да, аларның дәрә­җәсе гадәти авыл муллаларыннан өс­тен­рәк булырга тиеш. Кайчак без­гә чит илләрдән галимнәр ки­лә. Алар мәчеттә булып чыккач, сез­нең имамнарыгыз Коръән укый алмый, дип дәгъва белдерә. Узган ел Төркиядән бер галим килгән иде. Бер мәчетебездә булып, ахшам намазыннан чыккач, бу имам Пәй­гамбәребезгә иңде­релгән Коръән­не түгел, башка әйбер укыды, дип белдерде. Менә бит намаз да кабул була алмаслык дәрәҗәдә укый кайбер кеше. Моны ишетү дә уңайсыз. Кечкенә генә авыл түгел, башкала бит бу. Дөньякүләм дан казанган галим­нәребез бар. Әгәр гыйлемнәре җитми икән, әйдә, хәзрәтләребез укысын. Без аларны укытырга әзер. РИУ, “Мөхәм­мәдия” мәдрә­сәсе, башкалары бар. Укысыннар, мөмкинлек бар бит. Бу – аның һөнәре! Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнсен.  Чыннан да, Сәетҗәгъфәр хәзрәт комиссия алдында Коръәнне дөрес итеп укый алмаган. Шуңа күрә без аңа кайсы булса да мәдрәсәгә кереп укырга тәкъдим иттек. Төркиядә, Малай­зиядә, Иорда­ниядә укыймы – үзе сайласын. Инде Иорданиядә тукталдык. Бер елдан кайтыр да, эшчәнлеген дәвам иттерер, гыйлем алсын. Гарәпчә дә өйрәнер, Коръән­не дә матур итеп укый башлар, иншалла. Ул гына түгел, башка берничә имам да чит­ләш­терелде. Әйтик, Биектау районында имамлык итүче Рәис Мө­барәкшинга да без шундый таләп куйдык.

 
– Диния нәзарәте, республикабыз мәчетләрендә җом­га намазы татарча гына уздырылырга тиеш, дип бик яхшы карар кабул итте. Шул ук вакытта комиссия эшләгәндә ни өчен­дер мулла­ларыбызның татар әдәби телен­дә матур итеп вә­газь сөйли аламы, юкмы икән­леге тикше­рел­мәде. Киләсе елда мондый комиссия эшләя­чәкме? Әллә әлеге комиссия биш-алты елга бер мәр­тәбә генә җыелачакмы?

 
– Минем шәхси карарым түгел бу. Моны безнең пленум кабул итте. Бу – бөтен имам­нарыбызның, мөхтәсиб­ләребез­нең фикере. Бил­геле, беренче чиратта торган та­ләпләребез бар. Дөрес итеп Коръән уку, шәригатьне белү мө­һим. Татарчасы зәгыйфьрәк икән, өйрәнсен. Шундый катгый таләп куйсак, татар әдәби телен яхшы белсен дисәк, имамна­рыбызның калмавы да бар. Инде җитди таләпләр куя башладык. Әйтик, бу уку елыннан башлап “Мөхәм­мә­дия” мәдрәсәсендә бар­­ча дәрес­ләребез татарча алып барыла. Шулай булырга тиеш тә. Чөнки телебез онытылса, мил­ләтебез, аннан, Алла сакласын, динебез дә бетәргә мөмкин. Бу комиссия ел саен эш­ләячәк. Чөнки имамнарыбыз бик күп. Һәр районны иләк аша үткә­рәчәкбез.


– Татар телен гамәлгә ашыруда имамнарыбызның татарча күркәм итеп вәгазь сөйли алулары беренче адым булса, икенче, өченче, дүртенче адым­­­нар да булырга тиештер. Әйтик, мәдрә­сәләрдә укыту теленең татар теле булуы, барча мөгал­лим­нәрнең туган те­лебездә сөй­ли-аңлата белүе, “Хозур” нәшриятында басыла торган әдәбият-дәрес­лекләр­нең күп­че­­леге үзебезчә нәшер ителүе зарурдыр...


– Дөрес әйтәсез. Хәзер менә киләсе елда басылачак китаплар­ның исемлеген төзибез. Аларның күпчелеге татар телендә булачак. Татарча аңлап бетерә алмаучыларга зарланырга җирлек юк: “Азан” радиосындагы тап­шыру­ларыбызның күбесе – урысча, мә­четләрдәге дәрес­ләре­без­нең дә шактые урыс телендә. Ки­рәк булса, инглизчә дә укыта алыр­­лык кеше­ләребез бар. Җом­га вәгазь­ләрен татарча гына сөйләтү та­ләбе – беренче адым. Икенче адымыбыз – “Мөхәм­мә­дия”дә татарча гына укыта башлавыбыз. Күпчелек китапларыбыз­ның татарча бастырылуы өченче адымыбыз булачак. Хәзер без иске имля буенча бер дәреслек әзер­либез. Имамнарыбызга иске имлябызны өйрәтергә иде дип хыялланабыз. Имамнар арасында булса да, иске имляда язышсак файдалы булыр иде. Имамнарыбыз, Алла боерса, килә­чәктә иске китапларыбызны укый алачак. Сер итеп кенә әйтәм: килә­се елда, Алла боерса, иске имляда бер яңа журналыбыз нәшер ителә башлаячак.


– Барча мәдрәсә мөгал­лим­нәренә, шул исәптән РИУ укытучыларына да бер ел эчендә татар телен өйрәнү таләбен куярга вакыт җитмәдеме икән? Инкыйлабка хәтле Казанга дини гыйлем эстәргә килгән шә­керт­ләр татарча укыган бит.


– Бу мәсьәләне күтәрүегез бик әйбәт. Димәк, шундый фикерләр бар. Без бу таләпне РИУ ректоры Рәфыйк хәзрәткә, остазларыбызга җиткерсәк, иншалла, киләчәктә күпчелек фәннәрне татарча укытуга күчәрбез. Әйтик, Грозныйдагы ислам университетында ике телдә – гарәпчә һәм чеченча укытыла. Алар динебезне ана телендә өйрәнә. Безнең хәзерге өлкән хәзрәтләребез үз вакытында Ташкентта “Мир-араб” мәдрәсәсендә үзбәкчә укыган. Телебез бик бай. Аның бүген зәгыйфь хәлдә булуына без үзебез гаепле. Беренче чиратта үзебезнең иске дини китап­ларыбызны хәзерге татарчага кү­черергә кирәк.

Кеше иң әүвәл татарча өйрәнсә, икенче адым буларак, иске имлябызны үзләш­тер­сә, нинди яхшы булыр иде. Менә хәзер кулымда 1915 елда басылган Шәйхелислам Хәмиди тәрҗемә кылган гакыйдә китабы. Соңгы вакытта, гакыйдә буенча китаплар кирәк дип, әллә кайлардан килгән тәрҗемә китапларын көтеп торабыз. Менә бит алар. Рәхәтләнеп укый алсак, диңгез кадәр гыйлем үзләштерә алабыз. Кечкенә генә күренсә дә, монда бик күп гыйлем бар. “Кая гына сәфәргә чыкса да, Мәрҗани белән Галимҗан Баруди “Сөбател гаҗи­зин” китабын алган”, – дип бер китапта укыганым бар. Без Таҗетдин Ялчыгол шәрех кылган “Рисаләи газизә” китабын өч мең данә бас­тырып, бушлай тараттык, тик аны укучы юк... Аны бит укырга, өйрә­нергә кирәк. Анда шундый зур гыйлем – хәзинә бар. Инкыйлабка хәтле татарда утыз мең исемдәге гыйлем чишмәсе дөнья күргән. Без һаман аларның урысчага тәр­җемә ителеп нәшер ителгәнен көтәбез. Әйдәгез, үз телебездә укыйк, өйрәник! Татарчасы яхшы булган кеше иске имляны бер айда үзләштереп, борынгы китап­ларны шартлатып укый ала. Без бит – бер мең ел буе шул иске имляда язган, шуны оныта башлаган халык!


– Киләсе елда Октябрь инкыйлабына йөз ел тула. Сезнең – дин әһеле күзлеген­нән караганда революция иле­безгә, җәмгыятебезгә нинди үзгә­реш­ләр алып килде? Без аннан нинди сабаклар алырга тиеш?


– Билгеле, аннан сабак алырга кирәк. Дөрес, 2017 ел безнең өчен Галимҗан хәзрәт Баруди­ның мөфти итеп сайлануы белән дә истәлекле. Өммәттәшләребез беренче мәртәбә үз ихтыярлары белән сайлап куйган мөфти ул. Киләсе елда аның юбилее булачак. Тууына 160 ел тулачак. Моны да онытмаска кирәк. Начары гына түгел, яхшысы да булган, ди­мәк. Инде инкыйлабка килгән­дә, бер шәех турындагы хикәят искә төшә. Ул бер вәгазендә, сүз арасында, мин беркайчан да фил баласының итен ашамаячакмын, дип кыстырган. Нәрсә өчен шулай әйткәндер: шәкертләре аңла­маган. Бер заман әлеге шәех фикердәшләре, шәкертләре бе­лән сәфәргә урманга бара. Алар монда  адаша, ничек кайтырга белми аптырый. Ризык та, су да бетә. Үләрлек дәрәҗәгә төшмә­сәләр дә, бик читен хәлдә калалар. Шул чакта боларга бер фил баласы очрый. Аны суеп пеше­рәләр, ашыйлар. Итен шәехкә дә тәкъдим итәләр.

– Раббыма бер сүз биргән идем, беркайчан да фил баласы итен ашамаячакмын дип әйткән идем, – диеп, ул баш тарта. Ястү на­мазыннан соң, болар йокларга ята. Шәехнең йокысы килми. Бө­тенесе йокыга тала. Шул чак тау шикелле бер фил килеп җитә. Ба­ласының исеннән, эзеннән кил­гән ана фил икән бу. Борыны бе­лән биредәге кешеләрнең авызын иснәп чыга. Кемнең авызыннан фил исе килә, һәрберсен тап­тап-изеп үтерә, теге дөньяга олактыра. Шәех бу манзараны куркып, гаҗәпләнеп карап тора. Теге кешеләр, баласына кул салып, ана филне үзләре чакырган булып чыга бит. Ана фил үз чиратында шәехне дә исни, анда ит исе юк. Шуннан ул җиргә чүгәләп, сыртына шәехне утыртып, хөр­мәт йөзеннән, ачлыктан үл­мәсен дип, аны кешеләр яшәгән җиргә илтеп куя. Хәзер без кризис дип әйтәбез, афәт килде дибез. Менә шулай ана филне дәш­кәндәй, рибага кереп, хәрам ашап, гөнаһлы га­мәлләр кылып, без аны үзебез чакырабыз. Илле, йөз ел эшли торган фирмалар була. Процентка, хәрамгә керәләр дә бөл­ген­леккә төшәләр. Ана фил килә дә боларны “изеп-таптап” китә. Риба, хә­рам аша­гансың икән, син­нән “фил исе” килә. Сиңа хаҗ фарыз булган, тик син акчаң булып та бар­ма­ган­сың... Калдырган на­маз­ла­рың, зина исе килә икән, башыңа афәт тә төшә. Ягъни бө­тен проблемаларны без үзебез чакырабыз. 1917 елдан да безгә сабак алырга кирәк. Без бит таркаулыкка төш­тек, җәдит­че­ләргә, кадим­челәргә бүленеп, тарткалаша башладык. Татар хал­кының бөтен проблемасы үзенә бәйле. Телебез, го­реф-гадәт­ләребез оны­тылса, динебез дә җуелыр.

Динебезне тотыйк, телебезне сак­лыйк, балаларыбызга тапшырыйк: безнең вазыйфабыз бу. Шәригатебезне бозсак, фәхе­ш­лек­кә, аракы диң­гезенә төшсәк, ана филне чакыргандай булачакбыз. Әлеге хик­мәтле хи­кәятнең төп мәгънәсе шунда: кеше үзен чикли белергә тиеш. Раббыбыз, Коръән иңдереп, безгә шул чикне күрсәткән.


– Бер ай элек газетабызда даими авторыбыз, РФ Дәүләт Думасы депутаты Фатих Сиба­гатуллинның “Традицион татар исламы” дигән мәкаләсе дөнья күрде. Андагы раслаулар ни дәрәҗәдә дөреслеккә туры килә?


– Болар – Фатих әфәнденең шәхси фикере. “Җәннәт – әни­лә­ребезнең аяк астында” дигән гый­барә – Пәйгамбә­ре­безнең хәдисе ул. Татарларга гына түгел, чечен, башкорт, гарәпләргә һәм башка милләтләргә дә кагылышлы бик матур, бик мәгънәле өндәмә-нәсыйхәт бу. Гарәп хатыннары, әлбәттә, намаз укый. Бәлкем укымаучылары да бардыр. Алар безгә үрнәк түгел. Без берничек тә тәңречелеккә кайта алмыйбыз. Чөнки соңгы дин ул – ислам. Аллаһы Тәгалә безгә ислам дине биргән. Ул – иң өстен, иң олы дин. Исламнан соң без бер динне дә кабул итә алмыйбыз. Итмибез дә, ниятебез дә юк. Бу динебезне тотып, балаларыбызга тапшыра алсак, шул җитә.


– Камил хәзрәт, Мәүлет бәйрәмен – Мөхәммәд пәйгам­бәрнең туган көнен былтыр да Болгарда зурлап билгеләп үт­кән идек. Быел да шунда (11 декабрь көнне) билгеләп узарга җыенабыз. Казаныбыз чит­тә­рәк кала кебек. Нигә Камал театрындамы, Тинчурин театрындамы республика Мәүлет бәй­рәме итеп уздырмаска?


– Мин мөфти булып эшли баш­лаганчы, ничектер Болгар читтә­рәк кала иде. Болгарыбызны онытмаска кирәк, озакламый анда ислам академиясе эшли башлаячак. Казанга килгәндә, һәр зур мәче­тебездә Мәүлетне үткәрәбез. Әйтик, 9 декабрьдә, җомга көнне башкалабызның Тынычлык, ягъни Мирный бис­тәсе мәчетендә әлеге бәй­рә­мебезне зурлап билгеләп уздырачакбыз. Бу араларда көн саен диярлек рес­публикабызның теге яки бу мәчетендә Мәүлеткә бәйле чаралар булачак. Элек ничектер оят кебек иде, хәзер, киресенчә, кем Мәүлетне яхшырак уздыра, дип ярыш бара. Мөхтәсибләр хисап тота. Инде Казанга килгәндә, киләсе елда без аны башкалабызда зурлап билгеләп үткәрергә уйлыйбыз. Халыкка тамаша кирәк. Табигый, мәчеткә чакырсак, кемдер килми, читенсенә. Театраль­ләште­релгән тамаша итеп, мө­нәҗәтләр әйтеп, вәгазьләр сөй­ләп, иншалла, киләсе елда башкалабызда Мәүлетне олылап бил­геләп үткәрергә ниятлибез. Бәлкем анда дөньякүләм билгеле булган берәр мөнәҗәтчене җәлеп итәрбез. Шундый ниятебез бар.

Рәшит Минхаҗ

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 184, 09.12.2016/)

Башка журналлар

Ураза гаете мөбарәк: республика ифтарын үткәрергә ярдәмчеләр кирәк

Быел республикакүләм ифтар мәҗлесе 22 июнь көненә билгеләнгән. “Казан Арена” стадионында узачак IV...

30 май 2016 ел 17:25

Алтын - җирдән, галим илдән чыга

Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән...

26 май 2016 ел 09:35
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана