Гыйлем сүзе Коръәндә җитмештән артык урында кабатланып килә. Раббыбыз Коръәннең иң беренче иңгән аяте белән безгә укырга боерган: “Сине барлыкка китергән Раббың исеме белән укы!” (“Галәкъ”, 96:1).
Гыйлемле булу һәр мөселманга фарыз. Дөньяви һәм дини белеем алу һәр заманда мөһим. Шуңа күрә дә безнең халык буыннардан-буыннарга, белем беркайчан тузмый, белем - бәхет ачкычы, дип нәсыйхәтли. Аллаһның Рәсүле саллаллаһу галәйһи вә сәлләм үзенең бер хәдисендә болай дигән: “Кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып бара торган юлны җиңеләйтә. Фәрештәләр, гыйлем алучы кешенең кылган гамәленә ризалык белдереп, канатларын җәяләр. Гыйлем иясенә күктәге һәм җирдәге җан ияләре гөнаһын гафу итүне сорыйлар, хәтта балыклар да”. Менә шушы хәдистән гыйлем китергән бәхетнең ни икәне бик яхшы күренә.
Бүгенге көндә мәгълүмат кыры бик киң. Бер яктан бу күренеш бәхет ачкычын табарга, ягъни белемне тирәнәйтергә мөмкинлек бирә. Әмма интернет кирәкмәс, зарарлы, хәтта куркыныч гыйлем таралуына да сәбәпче булып тора. Соңгы ике дистә ел эчендә дөнья күләмендә эшли торган террорчы оешмаларның исламга бәйләп ялган гыйлем өйрәтүләрен күреп торабыз. Россия мөселманнарын да ялгыш юлга ияртергә тырышу, бигрәк тә яшьләрнең күңеленә вәсвәсә салырга тырышу күзәтелә. Без моңа бары тик дөрес һәм файдалы, шул ук вакытта татарларның традицион рухи мирасы булып тупланган гыйлем белән генә каршы тора алабыз.
Безнең бабаларыбыз бик тә зирәк итеп: “Алтын - җирдән, галим илдән чыга”, - дигән. Тарихтан күренгәнчә, бу сүзләр юктан гына әйтелмәгән. 922 елда безнең бабаларыбыз исламны рәсми рәвештә кабул иткән. Әмма татар тарихчылары һәм галимнәре әйтүенчә, ислам Болгар җирләренә Мөхәммәд Пәйгамбәр саллаллаһу галәйһи вә сәлләм заманнарында ук килә. Заманында Болгарның үзенең дини мәктәбе - беренче Болгар университеты – “Белем йорты” булган. Әлеге уку йорты 1080 елда галим Якуб ибне Ногман тарафыннан ачылган. Һәм әлеге белем йорты халыкара дәрәҗәгә ия була, анда укырга дөньяның төрле төбәкләреннән җыелганнар. Тарихи документларда Болгар - дин галимнәре, фәлсәфәчеләр, фән белгечләре шәһәре буларак тасвирланган.
Бүгенге көндә ил җитәкчеләре хуплавында Болгар ислам академиясен булдыру - шушы тарихны дәвам итү ул. Татарстан Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәрипович Шәймиевнең ярдәме белән академия оештырыла. Академияне гамәлгә куючылар - Үзәкләшкән дини оешма - Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, Россия мөселманнары үзәк Диния нәзарәте һәм Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте.
Әлеге академиядә илебезнең мөселман өммәте элитасы - ислам фәннәре буенча галимнәр, магистрлар һәм докторлар әзерләнәчәк. Шулай ук биредә өстәмә һөнәри белем алу мөмкинлекләрен булдыру күз алдында тотыла.
Академия алдында мөһим бурычлар тора. Беренчедән, академик гыйлем татар рухи-дини мирасын саклау һәм үстерү, дини белем дәрәҗәсен күтәрү өчен кирәк. Икенчедән, бу уку йорты төрле ялган гыйлемнәргә - радикаль карашларга һәм идеологияләргә каршы тору чарасы буларак күзаллана.
Шулай ук мөселман өммәтен традицион ислам кыйммәтләренә һәм хәнәфи-мәтуриди дини мәктәбе өйрәтүләренә таянып берләштерергә ярдәм итәр, Аллаһы боерса. Болгар академиясе Россия мөселман галимнәре берлеген, Мөселман дин әһелләре өчен фәнни-белем бирү үзәген, Болгар ислам китапханәсен, Татар дини мирасын өйрәнү үзәген үз эченә алачак.
Без чын мәгънәсендә зур тарихи көннәрдә яшибез. 29 апрельдә Казанда Болгар ислам академиясе республика җитәкчелеге катнашында җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителде. Аллаһ боерса, 21 майда - Болгар җыены көнне Болгарда ислам академиясе нигезендә бөтенебез бергәләп догалар кылырбыз, олы эшне башлап тәкъбирләр әйтербез.
Аллаһы Тәгалә җитәкчеләребезнең дә, дин әһелләренең дә, һәм гомумән, Болгар ислам академиясен булдыру юлында үз өлешен керткән һәрбер кешенең башкарган эшләрен уң кылып, илебездән яңа буын татар дин галимнәрен чыгарырга насыйп итсә иде. Амин.
ТАТАРСТАН МӨФТИЕ КАМИЛ ХӘЗРӘТ СӘМИГУЛЛИН