Татарстан мөфтияте матбугат чаралары өчен халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрде

01 июнь 2016 ел 14:29

Майның бер көне ел туйдыра диләр… Ә монда, дүрт көн инде Казан гөрли – эшлекле очрашулар, килешүләр корыла. Бер-бер артлы оештырылган чараларда мөһим вакыйгага әверелгән сәяси, икътисадый, мәгълүмати мизгелләрнең шаһитлары, әлбәттә, иң беренче чиратта журналистлар. Бу дүрт көн – 18, 19, 20, 21 май бер елга гына түгел, дистәләгән елларга азык әзерли кебек.

Әмма телевизордан күрсәтелгән өзек-төтек сюжетларны караганда күңелдә һич кенә дә мондый уйлар тумый. Хәтта интервью бирүчеләргә җөмләсен ахырга кадәр әйттереп бетерми кисәләр, каядыр ашыгалар. Бәлки чараларның бик күп булуы аркасында җитешмәү бәласе журналистларның эшләрендә шулай чагыладыр… Әллә инде “кыскалыкта – осталык” шул буламы?!

Башкаларга бәйләнеп утырган булам, үзем дә менә хәзер 19 майда уздырылган “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” халыкара фәнни-гамәли конференциясе кунакларын каршы алганда, дүрт көн дәвамында алар белән аралашканда хәтергә кереп калганнар белән “өзек-төтек” рәвештә генә бүлешергә җыенам.

Рәсми хәбәрләрне сюжетлар таратты, хәзер исә рәсми булмаган “өзек-төтек”ләргә күчик. Исем-фамилияләрне, төгәл адресларны атап тормыйча гына…

— Чит илләрдән килүчеләрне бер-бер артлы каршы алабыз. Кайсы шәех, кайсы журналист… Кайсын, әллә ялгышып, әллә бутап, кароль диләр. Шуңа ышандырырга теләгәндәй берсе өсти: “Ул бит аэропортта аерым җирдән чыгарга тиеш ие, карыйм, каролем бөтен пассажирлар белән бергә чыгып килә! Ап-ак…” Каршы алу мәшәкате белән мәшгуль булганда шәехләребез татарча рәхмәт сүзен ятлый. Безгә дә аларның рәхмәтләре ишетелә, менә шулай, беренче очрашулар татарча “рәхмәт” сүзеннән 17се көнне иртә таңнан башланып, төнге өчләргә кадәр сузылса да, горурлык хисе ару-талуны сыпырып алгандай итә…

— Ком чүлләрен күрергә ияләшкән кунаклар сабыйларча гаҗәпкә калуларын яшермичә, фотога төшерүне сорый торгач, үземнең дә күзләрем ачылып киткәндәй тоелды. Бездәге табигатьнең матурлыгына бит ис китәрлек икән! Машинада барганда юл буйларыннан төп-төз юкәләр, каеннар, чыршылар озата бара, махсус сибеп үстергәндәй тоелган зәңгәр кыр чәчәкләре, тузганаклар келәме чакрымнарга җәелгән. Май аена гына хас табигый сусыл яшел төс бөтен тирә-ягыбызны ямьләгән! Әле бер көнебезне кояш иркәли, икенче көнне инде томанлы яңгыр бар мохитка бер серлелек бирә…

— Кайсыдыр чарага ашыккан арада Мәскәү журналисты тиз-тиз сөйли: “Мин бит Казанда беренче тапкыр. Самолетка утыргач коллегам әйтә: “Менә Казанга баргач ашарбыз. Анда әзерләнгән ризыкны башка җирдә дә ашарга була. Әмма Казанда ул күпкә тәмлерәк”. Менә өч көннән соң мин аның нигә шулай әйткәнен аңладым. Сездә чыннан да ризык тәмле, бик тәмле. Теге конус рәвешендәге баллы… Чәкчәк түгел… Исеме ничек әле? Кайда саталар аны?” Җавапка: “Талкыш-каләвә”, дим. “Талкыш-каләвә? Ә ул нәрсәне аңлата? Нинди телдән кергән?” Сораулар тезелә. Ә минем җавап бирергә вакыт җитми…

— Читтән килгән журналист үзенең фикерләре белән уртаклаша: “Шундый кызык, үзегез игътибар итәсезме икән, Казан кешеләре башларын аз гына кырын салып, елмаеп сөйләшәләр. Бигрәк тә кызлар. Менә шәһәрдә йөрдем хәзер. Кем янына барып сорау бирсәң дә шулай. Ярдәм итә алалармы, юкмы – ансы икенче мәсьәлә, башларын кырын салып, елмаеп карыйлар да күңелгә җылы кереп китә. Яктылык, кешелеклелек күренә… Юллаган җиреңне тапмасаң да куркыныч түгел кебек тоела”…

— Болгарда чит төбәктән килгән фотограф хисләнеп-хисләнеп соклануын белдерә. Мин инде аны үземчә котыртып алырга уйладым. “Болгар турында төрле фикерләр ишетергә туры килә. Кайберәүләргә яңа биналар күп булуы да ошамый. Тарих югалуыннан куркалар”, — дим. Үземчә сынап торам инде тегене. Ә яңа танышым бөтенләй кызып китте: “Сәхнәдә ике Президент басып тора: элеккегесе һәм хәзергесе. Әллә ничә гасыр элеккеге корылмалар янында яңа биналар гаҗәпкә калырлык итеп төзелгән. Менә, күп дигәндә 50 ел үтсен, болар барысы да тарихка керәчәк! Бу тарихта иң мөһиме — дәвамлылык бар. Иң кызыгы – республика үз тарихын яза”…

…Әле язып үткәннәрне укып та аңлагансыздыр, шушы дүрт көндә чит ил һәм чит төбәк кешеләре күзлеген кигәндәй булдык.

Яхшы сүз – җан азыгы. Яхшы сүзләрне тыңлавы да рәхәт. Шулай да “өзек-төтекләр” язудан туктап, “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” халыкара фәнни-гамәли конференция уяткан җитди уйларга күчәм.

Дүрт көндә төрле илләрдән җыелган мөселман эшкуарлары, җитәкчеләре, дин әһелләре шактый сәяси, икътисадый ниятләрне барладылар, килешүләр кордылар. Башка еллардан аермалы буларак, Казансаммит, татар имамнары форумы массакүләм мәгълүмат чаралары өчен махсус халыкара чара — “Онлайн ММЧ: мәгълүмат кырында ДАИШка каршы тору” халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Ул дин темасына язучы Татарстан, Россия, чит ил журналистларына үзара һәм шул ук вакытта ислам белгечләре, дин әһелләре белән аралашу мәйданчыгы итеп күзалланды. Шуның өчен дә һәр өстәлгә төрле тармак, төрле ил вәкилләре аралаштырып утыртылды. Яшь имамнарыбыз, РИУ мөгаллимнәре тәрҗемәчеләр ролен дә башкарды. Алдан ук чарада дүрт телдә: татар, гарәп, рус, инглиз телләрендә аралашу мөмкинлеге биреләчәге турында хәбәр ителде. Конференциянең пленар утырышы Фәннәр академиясендә узды.
Чакырулар редакцияләргә берничә ай алдан юлланды. Ләкин соңгы елларны даими дини темаларга язган кайбер татар журналистлары бу тәҗрибәдә катнашуны кирәк тапмадылармы, әллә башка чараларга юл тоттылар… Бу сүзләрем минем Әлмира апага, Ләйсирәгә, Райнурга, Альфред, Хатыйп абыйларга кагыла… Ни дисәң дә, 19 май бит ул “Бәллүр каләм” көне, аннары Болгар җыенына барырга әзерләнергә кирәк иде. Шул ук вакытта имамнар форумы очрашулары үткәрелде. Кыскасы, бик тыгыз булды. Менә шундый объектив сәбәпләрне табарга мөмкин, анысы.

Инде дини теманы яктыртучы татар журналистлары турында сүз киткән икән, тагын бер фикерне өстәргә кирәк (кайчан әле тагын шулай җае туры килер). Бәлки безгә татар матбугатында дини теманы яктырту тәҗрибәсе турында аерым фикер алышырга вакыт җиткәндер?! Нәзарәт тарафыннан тәҗрибә уртаклашу максатыннан халыкара конференциягә әзерлек барган көннәрдә ишетелгән кайбер сүзләр, русчалап әйткәндә, шактый “ыстранный” булып тоелды. Әйтик, кайбер район газетларында мөхтәсибләрдән балалар өчен үткәрелә торган мөселман лагерьларе турындагы белдерүләре өчен дә түләү сорыйлар. Вәгазьләрен чыгарырга район газетлары битләрендә урын табылмый. Гәрчә җирле халыкка бер нәсихәт булыр иде. Ислам диненә кагылышлы ТВ тапшыруларны халык теләсә дә карый алмый торган вакытларга куялар.

Шул ук вакытта телевизион каналларда 5-10 минутлык дини тапшыруларны күпсенә башлаганнар, сюжетлар да көннән-көн кыскара. Әлбәттә, “Яңа гасыр”ның Болгардан туры трансляция ясавы үзе бер зур дәгъват булды. Бу эшне оештырган Данил Гыйниятовка, Ләйсирә Фазлыевага, Рифат Йосыповка һәм башкаларга рәхмәт яусын. Шундый җылы, милли, дини тапшыруларга бүгенге көндә ихтыяҗ бик зур.

“Онлайн ММЧ” конференциясенең резолюциясе кабул ителде.
100дән артык вәкил: мөфтиләр, имамнар, исламны өйрәнүче белгечләр, дәүләт органнары вәкилләре, журналистларның фикерләре уртак бер резолюциягә тупланды. Анда дингә кагылышлы ялган мәгълүматларга каршы тору, илдә тынычлыкны саклау чарасы буларак шактый тәкъдимнәр керде. Массакүләм мәгълүмат чараларында дин турында язу сыйфатын югарырак дәрәҗәгә күтәрү, журналистларны махсус дәүләт программасы нигезендә әзерләү кирәклеге хакында әйтелде. Исламның асыл кыйммәтләрен халыкка җиткерү мөһимлеге ассызыкланды. Бу документ үзе үк дини теманы яктыртуда матбугат чаралары хуҗалары, мөхәррирләр, журналистлар өчен бер нигез дип аңларга кирәктер.

Айзирәк Гәрәева, "Идел"

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана