Узган шимбә һәм якшәмбе көннәрендә Саба мәчетенә йөреп дин сабагы алучы малайларны һәм кызларны Изге Болгар җиренә республика буенча уздырыла торган бәйгегә алып бардылар. Отсазлары Тәнзилә хаҗия Йосыпова һәм Алмаз хәзрәт Гаянов алар белән алдан хәзерлек чаралары күргәннәр иде. Балалар белән әниләргә бару мөмкинлеге бирү безнең өчен олы бүләк булды. Кояш чыгу белән сәфәр намазларыбызны укып юлга кузгалдык. Кояшлы матур иртәдә юлда барганда да сорауларга җавапларны табуда остазларның ярдәмен күрдек. Үтемле вәгазьләр тыңлап бардык.
Викторина һәм Коръән уку бәйгеләреннән торган ярышны Болгарда балалар белән әле беренче тапкыр гына үткәрүләре икән. Әзерлек чаралары бик яхшы күрелгән.Катнашучыларның исем-фамилияләре язылган беджиклар эшләнгән. Килүчеләрне “Ак мәчеттә” иртәнге аш белән каршы алдылар. Дин әһелләренең кыскача вәгазьләреннән соң балаларны ике группага бүлеп бәйге башланып китте. Коръән укучыларны мәдрәсә өлешенә аерым җыйдылар, викторина өлеше “Ак мәчет”нең намаз уку бүлмәсендә узды. Ике йөздән артык сораудан торган бәйгедә сорауларның төрлесе бар иде. Җавап биргән һәр балага медальләр формасында билгеләр әзерләнгән. Нәтижәләрне дә шушы медальләр санына карап ясадылар. Авыр сорауларга берьюлы икешәр медаль бирү очраклары да булды. Унбиш урынга кадәр бүләкләр бирелде.