Ринат Галимов: Су астында Коръән сүрәләрен уку шулкадәрле рәхәтлек бирә!

28 май 2012 ел 09:04

Кичә, ягъни 25 майда — изге җомга көнендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә, Коръән елы кысаларында, табиблар һәм мөселман әһелләре катнашында "Коръән һәм сәламәтлек” дигән үтә дә файдалы "түгәрәк өстәл” үткәрелде. Әлеге чараны нәзарәтнең дәгъват бүлеге һәм "Умма” газетасы хезмәткәрләре оештырган.

Әлеге кичәдә башта сүз исемлектә беренче булып торган Ренат әфәнде Таҗиевка – Республика медицина профилактикасы үзәге баш табибы урынбасарына бирелде. Ренат Вәҗетдин улы: "Безгә Коръәнне өйрәтмәделәр”,-дип залда утыручыларны алдан ук кисәтеп куйды һәм күбрәк сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләде. Аның чыгышында безне уйландыра торган саннар да бар иде. Ренат әфәнденең сүзләренчә, халыкның сәламәтлеге 45 %ка сәламәт яшәү рәвешеннән тора. Аннары тирә-як мохит, генетик факторлар һәм башкалар китә. Тик бүгенге көндә халыкның күпчелеге начар якка юнәлеш алган. Мәсәлән, Россиядә яшәүчеләрнең 45%ының тәмәке тартуы әнә шул хакта сөйли. (Минем уйлавымча, бу саннар күпкә югары. Х.Г.) "Ә бит Россия тәмәке җитештерүче һәм аны сатуга әзерләүче ил булып саналмый. Тәмәкене җитештерүчеләр төрле алымнар, ысуллар кулланып, үзләренең зыянлы товарларын безгә сатарга тырыша. Ә сез беләсез, тәмәке тартучылар 2 тапкыр күбрәк үпкә чире белән авырый. Үлем-китемнәр дә күбәя. Россиядә 2 миллион кеше наркоман. Әле болар наркологик диспансерларда исәптә торучылар гына. Наркотик матдә кулланып та исәптә тормаучылар никадәрле! Эчкечелек – безнең ил өчен чын мәгънәсендәге зур афәт...”-дип билгеләп узды Ренат әфәнде. Менә шушы зарарлы гадәтләр белән көрәшү өчен республикада 6 профилактика үзәге һәм 21 үзәк барлыкка килгән. Аларның максаты кешеләрне сәламәт яшәү рәвешенә чакырудан гыйбарәт.

"Түгәрәк өстәл”дә, минем фикеремчә, "Бентос” су астында йөзү клубы президенты, табиб-эндокринолог Ринат Галимовның чыгышы шактый кызыклы булды. Ринат Рафаэль улының бәян кылуынча, бу клубның инде 35 еллык тарихы бар икән. Шушы вакыт эчендә аңа күп кенә яшьләр белән эшләргә, водалаз-инстрктор буларак, аларны күзәтергә, бихисап киңәшләр бирергә туры килгән. Клуб президентының сүзләренчә, тәмәке тартучы яшьләр су астына төшә алмыйлар, чөнки сулыш юллары кысылудан алар мондый гамәлне кылудан мәхрүмнәр. Аракы, наркотик матдәләр кулланы турында инде әйткән дә юк. Андый бәндәләр өчен биредә юл ябык. Теләсә дә, теләмәсә дә, Ринат әфәндегә яшьләрне зарарлы гадәтләрдән арындыру, аларны сәламәт яшәү рәвеше рухында тәрбияләү мәсьәләләре белән дә шөгыльләнергә туры килә. Шунда берәү, ә ул "Милләт сәламәтлеге” фонды вәкиле иде булса кирәк: "Димәк, яшьләрне тәмәке тартудан туктату өчен су астына төшерергә кирәк икән”,-дип үз сүзен кыстырып куйды. "Су астында бернинди ыгы-зыгы юк. Анда авырлыкның барлыгын да тоймыйсың. Вакыт тукталгандай була. Соңгы 4-5 ел эчендә мин ислам дине белән кызыксынам. Анда Коръән сүрәләрен укуы шулкадәрле рәхәтлек бирә, чөнки шайтан суга керә алмыйча, яр кырыенда кала дип уйлыйм...”дип дәвам итте Р. Галимов. Аны тагын теге кеше – Игорь Никитин бүлдерде. «Мин үзем христиан кешесе. Әмма бер бассейнда су астында мөселман кешесенең Коръән укуына һәм аны дельфиннарның исе китеп тыңлавына тап булдым. Күрәсең, судагы дулкыннар аша аларга изге китапны уку

авазлары килеп ирешкәндер”,-дип үзенең күзәтүен бәян кылды ул һәм чыгыш ясаучыны бүлдергәне өчен гафу үтенде. "Мин үзем, беренче чиратта, табиб-эндокринолог. Медицина стажым 30 ел,-дип дәвам итте Ринат әфәнде. - Кешеләр авырмасын өчен профилактика үткәрү аеруча мөһим. Әйтик, японнар 1961 елдан бирле елына 2 тапкыр медицина күзәтүе узалар. Бу аларда дәүләт югарылыгында куелган. Ә бит әлеге фикерне алар Россиядән алганнар. Озын гомерле булуны да алар дәүләт югарылыгында хәл кыла. Японнарның хөкүмәте инде үз кешеләрен 100 яшькәчә яшәтү бурычын куйган. Ә бу исә бик мөмкин хәл...” "Түгәрәк өстәл” шуның белән дә кызык ул: Р. Галимовка үз фикерләрен әйтеп бетерергә тагын ирек бирмәделәр. "Ә сез японнарның диңгез ризыкларын куллануларын кая куясыз? Ә бит диңгез продуктлары хәләл булып санала. Дөрес, сейсмологик яктан бу ил тотрыклы саналмый. Аннары анда 100 % кеше нурланыш алган. Бездә атом бомбасының да шартлаганы юк. Ә кешеләребезгә 70 яшенә җитүе дә зур проблема”,-дип чыгыш ясаучыны куәтләде биология фәннәре докторы, акабемик Игорь Никитин. Ренат Таҗиев тә үзенең Япониядә булганлыгы турында сөйләп алды. Аның сүзләренчә, ресторан ябылганнан соң, алардагы ризыкларны башка савытларга салап куялар, бездәге кебек, икенче көнне су кушып, җылытып бирмиләр икән. "Яңа пешергән ризык кулланмаганга күрә, бездәге кешеләрдә ашказаны-эчәк, бавыр чирләре башлана”,-дип өстәде Р. Таҗиев.

Шәхсән үземә нәзарәтнең мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәлиулла хәзрәт Якуповның чыгышы хуш килде. Ул бәндәне начар гадәтләрдән арындыру өчен диннең мөһим роль уйнавын бәян кылды. Әгәр бер кеше авырып китсә, ул моны Аллаһы Тәгалә аны чистартырга тели дип кабул итә. Инсан 5 вакыт намаз вакытында да үзенә күп файда ала. Беренчедән, ул моны Раббыбыз ризалыгын алу өчен дип эшләсә, икенчедән, физик күнегү кебек итеп тә кабул кыла. Нәтиҗәдә, ул Аллаһының рәхмәтенә ирешә, үзенең сәламәтлеген дә ныгыта. Бер генә дин дә бәндәгә начарлык теләми.

Динебездә авыру кешенең хәлен белү зур саваплы гамәл булып санала. Вәлиулла хәзрәтнең сөйләвенчә, ислам динендәге имамнар – озын гомерле кешеләр. Мәсәлән, Казанның элеккеге мэры Камил Исхаковның әтисе Шамил хәзрәт 90 яшенә якынаеп вафат булды. Шәрәфле баш казый Габделхак хәзрәт Саматов шулай ук озын-озак гомер юлы узып, мәңгегә күзләрен йомды. Әхмәтзәки хәзрәт Сафиуллин тагын да күбрәк, хәтта 100 яшенә җитеп, үз акылында булып, арабыздан китте. "Йәсин” клиника-профилактика үзәге директоры Ирек Җәбировның чыгышы үзләренең учреждениесе турында мәгълүмат бирүдән гыйбарәт булды. Аларга кем мөрәҗәгать итсә. Шуларның барысын да кабул итәләр икән. Шулай да биредә ислами алымнар өстенлек итә. Әйтик, авыручы ир кешене – ир затыннан булган табиб, хатын-кызны шул ук җенестәге табибә кабул итә. Шулай ук монда корсак төшерү кебек эшләр дә башкарылмый. Ирек Мостафа улының сүзләренә караганда, әгәр хатын-кызның көмәне баланың яисә анасының сәламәтлегенә зыян салырлык булса, андыйларны кабул итәләр һәм үзләренең киңәшләре белән башка хастаханәгә озаталар. ...Кызганыч, изге җомга көнендә көндезге сәгать 12 нчедә башланган «түгәрәк өстәл”дә чыгыш ясаучыларның һәммәсен дә тыңлап булмады, чөнки намазга өлгерә алмау ихтималы бар иде. Тыңлаган кадәреннән дә мин үземә шактый күп мәгълүмат алдым. Изге китабыбыз Коръән буенча яшәргә кирәк, моның сәламәтлеккә һичшиксез файдасы булачак дигән нәтиҗәгә килдем.

Хатыйп ГӘРӘЙ, tatar-islam.com

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана