Йорт салуның ние бар...

30 май 2012 ел 09:44

Җир туңы бетеп, урамнар кипшүгә тирә-якта төзү-төзекләндерү эшләре дә колач ала. Бер карасаң, мөмкинлегең булганда, йорт салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе; өйдең — өй, кактың — чөй. Әмма каралты-кура җиткерүгә алай җиңел карарга ярамый. Ни дисәң дә, ел саен йорт төзеп тормыйсың бит. Бер салгач, бу зур чыгымнар сораган җитди хезмәтнең бәрәкәтле, озак вакытлар куанычын күрерлек булуы да кирәк. Нинди нигез ул? Күршеләрең кемнәр булыр? Эш барышында кагыйдәләр үтәләме, ата-бабаларыбыздан килгән йола, гореф-гадәтләр онытылмыймы? Болар хакында Казанның Гаилә мәчете имам-хатибы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән әңгәмә кордык.

 — Илнар хәзрәт, әңгә­мә­не йорт нигезеннән башлыйк әле. Нинди урынга төп­ләнү хә­ер­лерәк?

— Гадәттә, кешеләр ризык табарга, яшәргә уңайлы, җире уңдырышлы, суы якын урынга төпләнергә тырыша. Безнең Татарстанда үзән­лекләрне үз итә­ләр. Иң мө­һиме ул чүплек, зират, фа­җи­галәр еш кабатлана торган хикмәтле урын булмасын. Ятим кешегә ният­лән­гән, мәчет өчен планлаштырылган урын­га да кызыгырга кирәкми. Чүплек булган җиргә салсаң, җен-шайтаннар йорты өстенә салган кебек буласың, шуңа яшәү дәверендә өйнең тынычлыгы булмый.

Мөселман кешесе бу җир­лектә хәләл ризык табу мөмкинлеген, аралашып, гореф-гадәтләрне уртаклашып яшәү өчен мөселманнар күбрәк яшәгән урын булуын да истә тотарга тиеш. Бу киләчәктә балаларның үз динендәгеләр белән аралашып үсүе, әхлакый тәрбиясе өчен дә мө­һим.

— Мөселманның йорты нинди таләпләргә җавап би­­рергә тиеш?

— Йорт салганда бу йорт­ның эсседән һәм салкыннан саклавын ниятләү, Аллаһтан хәерле яшәеш сорау тиеш. Эшкә “бисмилләһ” әйтеп, догалар укып керешергә ки­рәк. Күләме бу йортта яшәячәк кешеләр санына карап исәпләнә. Гаиләң зурлыгы бе­лән мохтаҗлык бар икән, зуррак итәсең. Кызлар һәм малайлар өчен аерым бүлмә булдыру да яхшы. Ә бер-ике кеше өчен генә әллә ничә катлы ташпулат төзеп куюны ислам дине бер дә хупламый. Байлар моны тәкәб­берләнеп, бер-берсен күр­мәс өчен шулай эшли, анда яшәүнең бәрәкәте китә. Аннан соң бу йортны тоту өчен зур күләмдә акча кертеп торырга да кирәк. Пәй­гам­бә­ребез (с.г.в.) нең өе кечкенә булган. Ул намаз укыганда Гайшә анабызга аякларын җы­еп торырга ту­ры килә. Бу әй­бер­не әрәм, тиккә исраф ит­мәү белән бәйле.

— Дини китапларда йорт җиткергәндә “Һәр көндә бер рәт салу сөннәт булыр (таш бинада кирпечне бер рәт тезү, агач бинада бүрә­нәне бер рәт салу)”, — ди­гән юллар бар. Дин буенча шулай тиешме?

— Бу киңәш формасында гына әйтелә. Ибраһим (г.с.)   улы Исмәгыйль белән Кәгъ­бәне төзегәндә аның стенасын һәр көнне бер рәт салып күтәргәннәр. Анда һава шартлары эссе, ике кеше өчен генә төзелеш тә авыргарак туры килгән. Шунлыктан акрынлап кына эшлән­гән.

— Хәләл йорт нинди бу­ла?

— Йортның урыныннан башлап, кирпеч, агач, башка йорт-җир җиһазлары булмасын, барлык төзелеш материаллары хәләл хезмәт белән табылган яки хәләл акчага сатып алынган булырга тиеш. Урланган әйбер бик хәтәр. Ришвәт тә хәрәм. Әгәр хәләл юл белән кил­мәгән булса, бу йортка күп­ме генә Коръән укысаң да, аңа бәрәкәт иңми.

— Мунча, гараж, бәд­рәф, абзарны бер тү­бә астына кертеп төзү ярыймы?

— Мөселманнарда мунчаны йорт түбәсе астына керт­миләр. Болай эшләү төзелеш материалын янга калдырса да, куркынычсызлык ягыннан да, аның өйдән ераграк булуы хәерле. Аннан соң мунча шайтаннар яши торган урын. Алар бе­лән бер түбә астында тору килеп чыга. Бәдрәф, гаражны өй белән янәшә эшләргә була, мөселманнарга йорт эчендә тәһа­рәт бүлмәсе бул­дыру яшәү өчен уңайлы. Мал асраган абзарны бер түбә астына кертү ярамый, анда да җен-шайтаннар булучан. Хайванның нәҗесе исе килеп тору белән дә бу мөселманнарга хас эш тү­гел.

— Капка, койма, тәрә­зәләрне нинди су­рәтләр белән бизәргә ярый?

— Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Йортның эчен, тышын хайван, кош-корт сурәтләре бе­лән бизәү фәрештәләрнең канатын сындыра, шуңа мондый урыннарга фәреш­тә­ләр керми”, — дигән. Өй эченә, ихатага һәйкәл, статуя кебек сыннар кую да ярамый. Алар кечкенә булып, күзгә ташланып тормасалар да рөхсәт ителми. Игъ­тибар итсәгез, безнең та­тар халкы орнаментларында да, сөлге, читекләребездә дә бернинди җан ия­ләре сурәтләре төшерел­мәгән.

— Йортка күчкәндә иң элек бусагадан нәрсә кертергә: ипи-тозмы, песиме?

— Фәрештәләргә сәлам биреп, дога кылып, уң аягын атлап, йорт хуҗасының иң элек үзе керүе хәерле. Песи дигәннән, аны өйдә асрарга ярый, ә эт каралты-кураны саклау һәм ауга йөрү ниятеннән ихатада гына тотылырга тиеш. Аны өйгә кертү хәрәм гамәл.  

— Йортка күчкәч, Коръәнне кайчан укытырга ки­рәк?

— Йортка Коръән укыту киңәш ителгән гадәткә керә, мәҗбүри түгел, чөнки аны төзегән кешенең матди хәле болай да авыр булырга мөм­кин. Ул бер дини кешене, күрше, туганнарны чакырып, яңа нигезгә бәрәкәт иңсен өчен куанычны уртаклашу өчен эшләнгән эш. Йортка азан әйтү, бәрәкәтле догалар уку саваплы гамәл. Кайберәүләр Аллаһы Тәга­ләгә рәхмәт йөзеннән сарык чалып җибәрә. Бер­гәләп шат­ланган җирдә дуслык элемтәләре ныгый, яңа күр­шеләр белән танышалар.  

Рәшидә АХМИРОВА, "Ирек мщйданы", 21.05.2012

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана