Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзем дип түгел, өммәтем, халкым дип яшәгән. 571нче елда рабигуль-әүвәл аеның 12нче көнендә, дүшәмбедә җир өстендә зур вакыйга була. Аллаһы Тәгаләнең илчесе Мөхәммәд дөньяга килә. Аллаһның илчесе егерме өч ел буена үзенең көнен дә, төнен дә кызганмый. Ахыр сулышына кадәр Аллаһы юлында, кешелекнең бәхете өчен хезмәт итә. Беркайчан да ял итми,туйганчы ашамый, йокламый, гаиләсе өчен дә яши алмый. Үзем дип түгел, өммәтем, халкым дип яшәгән.
Мамадышта бу зур вакыйганы һәр елны билгеләп үтәләр. 23 гыйнварда район мәдәният йорты абыстайлар, хәзрәтләр, мөселманнар белән шыгрым тулы иде. Аларны фойеда дини-әдәби композиция каршы алды. Районыбызда гомер-гомергә тату, дус яшәүче татар, рус, мари, удмурт, керәшеннәр иҗаты күргәзмәләрен мөселманнар кызыксынып карады. Һәркемнең күңеленә хуш килде.
Иң хәерле сүз – Раббыбыз Аллаһ сүзе. Кичә мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәтнең Коръән сүрәләре укуы белән башланып китте. Чарада Диния нәзарәтеннән дәгъват бүлеге хезмәткәре Тимергали хәзрәт Юлдашев халыкны вәгазьләде, мөфти Камил хәзрәтнең сәламнәрен-теләкләрен, котлауларын җиткерде, Пәйгамбәребез (сгв) хакында вәгазь сөйләде. Пәйгамбәребез (сгв) Аллаһның сөекле бәндәсе иде. “Әгәр без Аллаһның сөекле бәндәсе булырга теләсәк, Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәтен өйрәнергә, аңа иярергә тиешбез”, - диде. Әле безнең әбиләр, бабайлар мондый бәйрәмнәрне күрмәгәннәр, дин тыелган чорда кача-поса гына билгеләп үткәннәр. Без бу яктан бик бәхетле, мәчетләрегез эшли, район башлыклары да бәйрәмгә килгән дип ассызыклап үтте.
Мамадыш районы, Усали авылыннан чыккан якташыбыз туграчы- миниатюралар остасы, галим һәм әдип Нәҗип Нәккаш Мәүлид белән котлап үтте. Районыбыз үзәк мәчетенә үзе ясаган шамаилләрен бүләк итте. Мамадышта үзенең күргәзмәсен оештыру нияте барлыгын әйтеп сөендерде.
Мәүлид бәйрәмендә вәгазь-чыгышлардан тыш Пәйгамбәребезне мактап мөнәҗәтләр көйләнә, салаватлар әйтелә. Россия Ислам университетыннан Сәет Давыд моңлы тавышы белән мөнәҗәтләр, сүрәләр әйтте. РИУ мөгаллиме, якташыбыз -Уразбахты авылы егете Ильяс Халиков нәшидләре, салаватлары күңел түрләренә үтеп керде. Урта Кирмән кызы Гөлсирин Абдуллина, Кече Кирмәннән Фарил Дөлмиев җитәкчелегендәге “Сандугач” балалар уен кораллары ансамбленә ияреп Алсу Исрафилова, авыл ханымнары башкарган мөнәҗәтләр дә нур өстенә нур булды. Халык театры режиссеры Марат Баязитов һәм яшь башкаручы Фәрит Усманов сәхнәләштергән “Ике күзнең бәһасе” гыйбрәтле хәле һәркемне уйландырды.
Бәйрәм белән муниципаль район башлыгы Анатолий Иванов, “Хәтер” фонды директоры, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рафаил Газизов, Бөтендөнья Татар конгрессының җирле җитәкчесе, Татарстанның атказанган җырчысы Гөлнәзирә Талипова, мөхтәсиб Илһам хәзрәт, район үзәк мәчете имам хатыйбы Наил хәзрәт котладылар.
Бик рәхәт вакытта яшибез. Районыбызда 55 мәчет гөрләп эшләп тора. Аллаһы Раббыбыз гаиләләребезгә тынычлык, бәрәкәт бирсен! Аллаһының рәхмәте белән, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, районыбыз җитәкчеләре, дин әһелләре, “Ак калфак” мөөслимләре җитәкчеләре Рузалия Ибраһимова катнашында күркәм чара бик оешкан төстә, рухи югарылыкта, тәэсирле узды. Бәйрәмебез “Вятка” кафесында табын артында сыйланып, бер-беребезне Мәүлид белән котлашып үтте.
Фирая Мингалиева, Мамадыш