Һәр Универсиада кунагына – теләгән ризык

23 май 2012 ел 11:58

2013 елның 6-17 июлендә Казанда үтәчәк Универсиада мөселманнар өчен изге саналган Рамазан аена туры килә. Шушы уңайдан дин тотучылар өчен чарада аерым шартлар булдырылачак.

22 май көнне Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта Универсиадага әзерлек эшләре белән таныштырдылар. Биредә спорт корылмалары, юллар, чишелешләр төзү, катнашучылар өчен транспорт мәсьәләсен хәл итү, кунакларга визасыз режим булдыру һәм башка темалар турында сүз чыкты.

Ашханәдә хәләл ризыклар була

«2013 ел Универсиадасы дирекциясе» җитәкчесе Владимир Леонов сүзләренә караганда, уеннар вакытында кунакларның дини, милли ихтыяҗлары тулысынча исәпкә алыначак. Әйтик, киләсе елга Рамазан ае 9 июльдә башланыр дип фаразлана. Казанга мөселман илләреннән арбитрлар, спортчылар күп килер дип көтелә. Шуңа алар өчен Универсиада ашханәсенең эш вакыты озынайтылачак.

«Бу гына да түгел, катнашучыларга берничә төр меню тәкъдим итәбез. Хәләл ризыклар, Азия, Европа халыклары ашлары, вегетарианнар өчен һәм башка төр азык-төлек булачак», - диде Владимир Леонов. Чит илдән килгән кунакларга милли тәм-томнарыбыз да тәкъдим ителәчәк. Универсиада авылында гыйбадәт урыннары төзү дә төрле дин вәкилләренә карата ихтирамны күрсәтә.

Татар теле - Универсиада теле дә

XXVII халыкара студент уеннары Татарстанның ике дәүләт телендә (татарча, русча) һәм инглизчә алып барылачак, шулай ук башка телләргә тәрҗемә итү күздә тотыла. «2013 ел Универсиадасы дирекциясе» җитәкчесе сүзләренә  караганда, тел белгечләрен инде алдан ук әзерли башлаганнар. Хәзерге вакытта республика югары уку йортлары белән шул юнәлештә хезмәттәшлек алып барыла.

Халыкара студентлар уеннары кунаклары өчен 2013 елга 5 госпиталь әзерләнә. Анда бүген медицина персоналы туплыйлар, спорт корылмалары эчендә допинг-контроль бүлмәләре төзиләр. «Русада» Россия допингка каршы агентлыгы белгечләре тарафыннан бүген допинг контроль үткәрергә 35 инспектор сайланган. Җәйге Универсиада көннәренә аларның саны 60ка җитәчәк. «ГЛОНАСС+ 112» ашыгыч ярдәм системасына мөрәҗәгать иткән чит ил кунаклары да үз телләрендә җавап алачак.


Миләүшә ЗАКИРОВА

www.intertat.ru

 

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана