Халык мәдрәсәсе

23 май 2012 ел 18:29

20 май көнне Кукмара мәдрәсәсендә чыгарылыш мәҗлесе булып узды. Мөгаллимнәр һәм мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләрдән тыш, әлеге чарада Кукмара мөхтәсибәте һәм ТР мөселманнарының Диния нәзарәте вәкилләре дә катнашты.

         Җыелыш Коръән аятьләре укылып дога кылудан башланды. Район  имам-мөхтәсибе Зиннур хәзрәт Сәмигуллин гыйлем алу әһәмиятенә багышланган вәгазь сөйләгәннән соң, мәдрәсә директоры Ришат Курамшин  чыгарылыш сыйныфлары шәкертләре һәм мәдрәсә эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.

         Кукмара мәдрәсәсенә 1998 елда нигез салына. Ул вакытта аның аерым бинасы, уку өчен тиешле шартлары булмый. Әмма халыкның дин белеменә сусап күпләп укырга килүе мөгаллимнәрне рухландыра һәм гыйлем бирүне бер тәртипкә салып әлеге эшне башкарырга зур этәргеч була.

         Ун ел дәвамында мәдрәсә Үзәк мәчет бинасында эшли. Район мөселманнары, дин җитәкчеләре хакимияткә мөрәҗәгать итү нәтиҗәсендә, 2008 елда мәдрәсәнең бинасы салына башлый һәм Аллаһның олуг рәхмәте белән, нәкъ бер елдан Кукмара Үзәк мәчете янәшәсендә өч катлы күркәм бина калкып чыга.

         Шартлар яхшыргач, укыту процессын камилләштерергә, төрләндерергә ниятләп, мәдрәсә коллективы махсус лицензия алуга ирешә һәм урта профессиональ дини белем бирүче кичке бүлекне ачып җибәрә. Бүген мәдрәсә, шулай итеп, халыкка 2 юнәлештә дини белем бирә: башлангыч һәм урта-махсус. Ике бүлектә барлыгы 400 ләп кеше укый, шул исәптән кичке бүлектә 80 ләп шәкерт.

         Быел мәдрәсәне 127 шәкерт тәмамлады. Шуларның 29 ы ир-егетләр, 68 е – хатын-кызлар, 22 се – малайлар, 8 е – мәктәп яшендәге кызлар. 107 кеше башлангыч бүлекне тәмамласа, кичке бүлекне тәмамлаучы 20 шәкерт урта-махсус дини белем алуны раслаучы дипломнарга ия булды. Чыгарылыш сыйныфлары укучылары арасында 52 кеше – кукмаралылар, 75 кеше – район авылларыннан килеп укучылар.

         Быелгы, 13 нче чыгарылыш шәкертләре санын әүвәлге елларда мәдрәсәне тәмамлаучылар санына кушсаң – 997 килеп чыга, ягъни шушы вакыт эчендә Кукмара мәдрәсәсендә меңгә якын кеше укып чыкты. Шунысы шатландыра: шактый күп авылларда әлеге уку йортын тәмамлаучылар дин дәресләре бирә. Райондагы 68 мәхәлләнең 35 ендә имам вазифаларын Кукмара мәдрәсәсендә белем алган абыйлар башкара. Быелгы чыгарылыш шәкертләре арасында да авыл имамнары бар: Шамил хәзрәт Җәләлиев (Әсән-Елга авылы), Нурислам хәзрәт Мортазин (Сәрдекбаш), Хакимҗан хәзрәт Шакирҗанов (Каенсар), Азат хәзрәт Һадиев (Бакчасарай). Шулай ук Саба районының Яулаштау авылы имамы Илнур хәзрәт Фәйзрахманов та быел Кукмара мәдрәсәсен тәмамлаган.

         13 нче чыгарылыш шунысы белән дә үзенчәлекле булды: мәдрәсәне дөньяви мәктәп системасында эшләүче яки озак  еллар шунда хезмәт итеп лаеклы ялга чыгучы шактый күп укытучылар тәмамлаган икән. Әйтик, Хәләветдинова Гүзәлия Шакирҗан кызы (Туембаш), Низаметдинова Раушан Гаяз кызы (Кукмара), Кочергина Нурисә Фәләх кызы (Кукмара), Шакирова Гөлтаһирә Фәйзрахман кызы (Янил), Мөхәммәтгалиева Хәлимә Мөгыйн кызы (Зур Сәрдек), Җәләлиева Миңнекәүсәрия Билал кызы (Әсән-Елга), Хантемирова Җүәйрә Абдулла кызы (Кәркәүч) шундый тәҗрибәле, талантлы укытучылардан. Мәдрәсә җитәкчелеге аларга аеруча зур өмет баглап, шушы хөрмәтле мөгаллимәләребез дин юлында да һөнәри осталыкларын файдаланырлар дигән ышанычын белдерә.

         Дини гыйлем дигәндә, аның кыйммәтен аңлаган кешегә бүген, дөрестән дә, зур мөмкинлекләр ачылды. Кукмаралылар шушы мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска тырыша булса кирәк. Укыту программасы бер тәртипкә салынып, һәр  теләгән кеше укырлык шушындый халык мәдрәсәләре кирәкме бүген? Һичшиксез, кирәк. Әлбәттә, башка кайбер җирлекләрдә кебек ел саен 15-20 кеше кабул итеп, әлеге мәдрәсә дә 50-60 шәкерт “асрап” ята алыр иде алуын, әмма алар икенчерәк юнәлешне – барлык район халкына хезмәт итү юлын сайлаганнар. Шуңа да биредә мәктәп яшендәге балалардан алып, сиксәненче дистәне вакларга тотынган әби-бабайларга кадәр укып йөри. Аеруча сөендергәне – яшьләрнең күп булуы. Уйлап карасаң, бу бит аларның ахирәткә, Мәңгелеккә әзерләнеп йөрүләре. Ә моннан да мөһимрәк эш бармы бу дөньяда?

         Чыгарылыш кичәсе истә калырлык мизгелләргә бай булды. Мине генә түгел, башкаларны да иң нык тетрәндергәне, мөгаен, рус төркемендә белем алган Валентина Александровна исемле бер апаның чыгышы булгандыр. Ул биредәге мөгаллимнәрнең ихлас күңелле булуларына соклануын белдереп, бер кәлимә-сүз татарча белмәгәннәрне дә кире бормыйча гыйлем алырга  мөмкинлек тудырганнары өчен олы рәхмәтен белдерде. Рус милләтеннән булган бу апа чыгыш ясаганда күпләрнең күзләреннән шатлыклы күз яшьләре атылып чыкты...

         Тантаналы мәҗлес ахырында мәдрәсә директоры Ришат хәзрәт шәкертләргә киңәш-нәсыйхәтен җиткереп болай диде:

         – Мәдрәсә тәмамлаган, дин белемен үзләштергән кеше тормышта башкаларга үрнәк  булырга тиеш. Сезгә карап кешеләр күңелендә ислам динебез турында уңай фикерләр генә тусын. Аннары шунысы да мөһим: мәдрәсә тәмамлап шаһәдәтнамә алу – ул әле җәннәтле булдым дигән сүз түгел. Шушында алган гыйлемнәрегез дәфтәр-конспектларыгызда түгел, ә калебләрегездә саклансын. Шул гыйлем белән гамәл кылырга, аңа нигезләнеп яшәргә кирәклеген онытмагыз. Дини гыйлемгә ия булуның, Аллаһның ихласлы, тәкъва бәндәсе булуның төп күрсәткече – ул күркәм холык, яхшы әхлак. Мәшһүр язучыбыз Гаяз Исхакый әйткәнчә, әхлак бетсә – дин бетәр, дин бетсә –  халык бетәр. Шушы фикердән нәтиҗә ясап, үзебез дә әдәп-әхлак өлгесе булыйк, башкаларны да ислам дине кыйммәтләре белән таныштырып, якыннарыбыз, туганнарыбыз һәм кардәшләребезнең рухи дөньяларын баетыйк, туры юлны – дөнья вә ахирәт бәхетенә илтүче якты, нурлы юлны табуларына сәбәпче булыйк...

Нияз САБИРҖАНОВ

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана