Бала тәрбияләүнең ун кагыйдәсе

27 ноябрь 2013 ел 09:54

Баланың дөньяга килүе бу дөньядагы барлык нәрсәләр кебек үк Аллаһы Тәгалә ихтыярында. Сезнең үзегездән бәйле булганнары түбәндәгеләр: аның дөньяга килүен моңа әзер булып каршы алу; балигъ булганга кадәр аны саклап үстерү, тәрбияләү, аның турында кайгырту; яхшы тәрбия бирү (үзенең кылган гамәлләре өчен җавап бирә ала торган мөстәкыйль шәхес тәрбияләү).

Һәр бала бу дөньяга үз миссиясе белән килә. Шуның өчен һичбер очракта да аның язмышын үзгәртергә тырышмагыз, аңа үз сәләтләрен, укуга, уеннар уйнарга, аралашырга, башка төрле эшчәнлеккә булган табигый омтылышларын  үстерергә мөмкинлек бирегез.

Баланы ничек бар – шулай кабул итегез. Күпләр баланың “шәхес механизмы” үсүен туктата, яхшы ата-ана була белү – нәкъ менә баласының үсешен һәм камиллеккә омтылуын тәэмин итә белү дигән сүз бит инде. Үз балаларыгызны яратыгыз, аларны бәяли, эш һәм омтылышларында дәртләндерә белегез.

Аллаһ рәсүленең (аңа Аллаһның рәхмәте вә сәламе булса иде) үз оныклары Хәсән белән Хөсәенне иркәләп үпкәнен күреп, сәхабәләрнең берсе: “Ун балам бар, минем аларны бервакытта да үпкәнем юк”, – дигән. Аллаһның Рәсүле (с. г. в.) аңа: “Аллаһ синең күңелеңнән мәрхәмәтлелекне алып ташлагач, мин нишли алам соң?” – дип җавап биргән.

Һәр бала да – шәхес! Балагыз белән аралашкан вакытта, аның фикер, хис һәм эмоцияләрен илтифатсыз калдырмагыз. Кайвакыт балалар бездән дә акыллырак була. Чөнки алар күңеленнән хакыйкать ташкыны, җәмәгатьчелек фикере кебек үк, бернинди дә киртәсез агыла. Бу очракта “алай дип әйтү кабул ителмәгән” кебек бернинди дә искәрмәләр юк. “Һәрбер яңа туган бала дөньяга фитрәт халәтендә килә”, – диелә хәдистә. Ягъни, һәр бала, туган вакытта төрле бозыклыклардан һәм явызлыклардан азат, бары тик тәрбия һәм тирәлек кенә  аны начар кешегә әйләндерә. Шуның өчен балагызның табигыйлегеннән курыкмагыз, аңа игътибарлы булыгыз, аның сөйләгәннәрен тыңларга  өйрәнегез, ә кайвакыт хәтта бу “яшь профессорыгыз” белән киңәшләшегез дә.

Балагызга бервакытта да ялган сөйләмәгез! Бервакытта да! Ул “белмәскә тиеш” булган бернинди  хакыйкать тә юк. Шаярып  та ялган сөйләргә  ярамый. Әгәр дә балага турыдан-туры дөресен сөйләргә нигезле берәр сәбәп мөмкинлек бирми икән, сез аңа барысын да ачык кына әйтергә нәрсә комачаулаганын аңлатыгыз. Эндәшми, аңлатмый калу да ярдәм итмәячәк, чөнки балалар бик тәэсирләнүчән була. Балалар белән үзара ышанычлы мөнәсәбәтләрне аларның балачагыннан ук урнаштырырга тырышыгыз.

Балагызның тән, гәүдә төзелешенә бәйләнмәгез. Баланың гәүдәсен тотышы – аның үз-үзенә ышанучанлыгы һәм куркынычсызлыгының чагылышы. Әгәр дә балагыз бөкрәебрәк йөрмәсен дисәгез, анда куркынычсызлык тойгысы  тудырырга тырышыгыз: аны артык ачуланмагыз, кимсетмәгез, түбәнсетмәгез,   уңайсыз киемнәр киеп йөрергә мәҗбүр итмәгез. Баланың сәламәтлеге һәм үзен уңайлы хис итүе аның тышкы кыяфәтеннән әһәмиятлерәк.

Балагыз мөмкин кадәр мөстәкыйль булсын. Аңа ул үзе эшли алмаган эшләрендә генә ярдәм итегез. Вакыт үткән саен аның мөстәкыйльлеген арттыра барыгыз.

Үз балагызны башка балалар белән чагыштырмагыз. Ул, бу дөньяның калган 7 миллиард кешесе кебек үк, үзенә бертөрле. Үз вакытында моны аңлый алу – аны тәкәббер булудан һәм үз-үзен таныту теләге белән яшәүдән аралаячак.

Үз балагызга, аның яхшы сыйфатлары потенциалына ышаныгыз. Бу ышаныч сезгә киләчәктә балагызның шәхси һәм профессиональ уңышлары белән горурлану булып кире кайтачак.

Бусы – ата-аналар өчен кагыйдә. Балаларга тәрбия бирүнең зарурлыгына да карамастан, сезнең шәхси тормышка, шәхси эшчәнлеккә дә хокукыгыз бар. Балаларыгыз үзегез өчен күпмедер вакытыгызны сарыф итүегезне (шөгыль, ял итү, күңелле башка вак-төякләр) хөрмәт итәргә өйрәнеп үссен. Үзегезне кайгыртырга онытмагыз, шул вакытта башкаларны кайгырту сезгә зур шатлык һәм ләззәт китерер.

Ася ГАГИЕВА,

"Дин вә мәгыйшәт"

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы