string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7569.html"
28.03.2014 12:23

Безнең бүлек хезмәткәрләре һәрвакыт юлда. Соңгы вакытларда иман кичәләрен авылларның мәдәният йортында уздыра башладык. Моның сере гади: мәчеттә уздырган кичәгә бары тик мәчеткә йөрүчеләр генә килә, ә инде мәдәният йортына чакырсак, кызыгып, дин тотмаучылар да килергә мөмкин. Вәгазьләрдән тыш мөнәҗәтләр дә башкарабыз, соңыннан викториналар уздырабыз. Гади генә сораулар бирәбез без анда, мәсәлән: “Исламның баганалары нидән гыйбарәт?”, “Пәйгамбәребез галәйһиссәлам нинди шәһәрдә туган?” һ.б. Дөрес җавап биргән кешегә кечкенә генә булса да бүләк тапшырабыз. Монда да дәгъвәт бар. Динне белмәүче, дөрес җавапны белмәүче җавап бирүчегә карап соклана. Аның күңелендә, мин дә белә алам бит инде бу нәрсәләрне, миңа да өйрәнергә кирәк, дигән уй туып, мәчеткә дә йөри башлар, иншә Аллаһ.  Шундый иман кичәсен Кукмара мәдәният йортында да уздырган идек, Кукмара мәдрәсәсе директоры шалтырата:  “Кичәдән соң бер егетебез мәчеткә йөри башлады”, - ди. Мондый хәбәрләр безне бик сөендерә. Мәдәният йортына 200 кеше җыелып, шуларның берсе генә иманның әһәмиятен аңлап, мәчеткә килсә, бу да безнең өчен нәтиҗә. Чөнки хәдисләрдә әйтелгәнчә, бер генә кешене дингә китерсәк тә, ул бик зур әҗер.

        Кая чакырсалар, шунда барырга тырышабыз. Узган елның маеннан кайсы районнарда гына булмадык: Биектау, Кукмара, Әгерҗе, Арча, Әтнә, Яшел Үзән, Мамадыш, Чистай... Һәрвакыт сәфәрдә без. Аллаһы Тәгалә шундый вазыйфаны йөкләгән икән, без аны җиренә җиткереп үтәргә тырышырга тиеш. Кыямәт көнендә Ул: “Сиңа белем бирелде, ул белемнән ничек файдаландың?”, “Яшьлек бирелде, аннан ничек файдаландың?”- дип һәммәбездән дә сораячак бит. Без бу эшләрне Аллаһының рәхмәтенә, ризалыгына ирешер өчен башкарабыз. Мәчетләргә кешеләрнең күбрәк килүен телибез. Бүгенге вазгыять шундый: мәчетләр җитәрлек дип әйтергә була, ләкин кайбер авылларда алар буш. Мәчетләрне матур келәмнәр, матур шәмаилләр бизәргә тиеш түгел бит, ә  дин кардәшләребез, мөселманнар бизәргә тиеш. Гали радыйаллаһу ганһүнең, шундый заман килер - кешеләрнең күңелләрендә тәкъвалык булмас, мәчетләр буш торыр, дигән сүзләре бар.

        Кайбер районнарның мәдәният йортларына хәтта 500 кеше җыелган вакытлар булды, әлхәмдүлилләһ. Вәгазь укыганда, мөнәҗәтләр башкарганда кешеләрнең күзләренә карыйсың: сине шундый игътибар белән тыңлыйлар, аларның чынлап та рухый ризыкка бик мохтаҗ икәнлеген күрәсең.  Кичәләрдә еш кына район хакимияте урынбасарлары, хакимият вәкилләре дә катнаша, бу да безне бик сөендерә. Алар һәрвакыт халык исеменнән безгә рәхмәт сүзләрен  җиткерәләр. Мәдәният йортыннан чыгып барганда, яныбызга килеп, аерым-аерым рәхмәт әйтеп китүчеләр дә бар.

        Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин   исеменә бик ерак бер авылдан – Әгерҗе районының Ямурза авылыннан хат килде. Анда авылда мәчеткә йөрүче кешеләрнең саны артуы, бер ел эчендә егерме кешенең намазга басуы турында тәфсилләп язылган иде. Без вәгазьләргә бик мохтаҗ, берәр хәзрәтне җибәрә алмассыз микән, дип язганнар иде ямурзалылар. Мөфти хәзрәт бу хатны миңа тапшырды. Һәм без - Руслан хәзрәт Фәрхетдинов (ул элек дәгъвәт бүлегендә эшли иде, хәзер Болгардагы Ак мәчетнең имам-хатыйбы) һәм Руслан хәзрәт Ясәвиев, Ямурза авылына барып, вәгазь кичәсе үткәрдек. Рәхмәтләрен әйткәннән соң, алар һәр якшәмбе көнне бер хәзрәт килсә иде, дигән үтенечләрен дә җиткерделәр. Бу эшне Түбән Кама мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин үз өстенә алды, я үзе барып, я ярдәмчесен җибәреп анда вәгазь сөйләделәр. Ямурзага беренче тапкыр килүебездә безгә төзелә башлаган мәдрәсәне күрсәткәннәр иде. Күптән түгел ул мәдрәсә ачылды, бәйрәмгә без дә чакырулы идек, клубта бик матур мәҗлес ясадылар. Теге якшәмбе вәгазьләре өчен халыкның рәхмәт сүзләрен ишетү безгә бик рәхәт булды. Мәчетнең өлкән яшьтәге хәзрәте белән кулга-кул тотынышып эшләсен дип, мәдрәсәгә бер яшь хәзрәтне билгеләдек.

        Соңгы вакытта “Зәкят” хәйрия фонды белән бергәләп балалар өчен викториналар уздырабыз. Күбесенчә яшь имамнарны үзебез эшкә җибәргән авылларга барабыз. Мәчетләргә балаларны җәлеп итүдә аларга да бер ярдәм булыр, дибез. “Зәкят” хәйрия фонды директоры Илнур Галиев та динебез өчен бик борчыла торган кеше. Яшьләрне дингә тартуда кулдан килгәнчә ярдәм итә. Викториналар үткәрү турында аның белән утырып сөйләштек тә, фонд бүләкләр әзерләүне үз өстенә алды.

        Беренче викторинабыз Арчаның Апаз һәм Урта Курса авылларында узды. Алдан ук мөхтәсиб, җирле үзидарә җитәкчесе, мәктәп директоры белән сөйләшеп куйган идек. Мәчеткә йөрмәүче балалар да катнашсын, сорауларга җавапны белмәсәләр дә күреп, ишетеп утырсыннар, дидек. Аллаһының рәхмәте булсын, бөтен балаларны шунда җыйганнар – Апазда 125 кеше катнашты. Вәгазь укыдык, Ильяс Халиков белән РИУ шәкерте Сәет Дауд мөнәҗәтләр көйләде. Балалар шундый матур итеп җаваплар бирделәр, урыннарны билгеләп, бүләкләр тапшырдык, барысына да шоколадлар тараттык. Монысы -  балаларны мәчеткә китерү өчен үзенә күрә бер стимул инде.

        Халык арасына чыгарга кирәк, халык өметсез түгел. Әмма коры вәгазь генә җитми ул, шуңа күрә төрле ысуллар кулланабыз. Кайберәүләргә вәгазь үтеп кермәскә мөмкин, ә мөнәҗәт аша үтә. Алга таба без Чаллыга, Бөгелмәгә барырга җыенабыз, май ахырында, һәрбер районнан ике-өч баланы чакырып, Болгарда, Ак мәчеттә республика викторинасы үткәрергә ниятлибез.       

        Безнең әле төрмәләрдә дә бик зур эшләр башкарыла. Татарстанда тугыз төрмә бар. Зөя утравындагы 5 нче колониягә аерым тукталасым килә. Без анда тиздән мәчеткә йөрүче тоткыннар арасында ислам гыйлемнәре буенча бәйге уздырырга җыенабыз. Узган ел әлеге төрмәдә үткәрелгән бәйгедән шаккатып кайткан идем. Тоткыннар гарәп телен мәдрәсәнең икенче курсында укучы шәкерт кебек беләләр. Шунда әзерләнеп бит ул! Хәзерге вакытта мәчеткә йөздән артык тоткын йөри, мәчетләре элек бер генә катлы иде, хәзер ике катлы итеп төзекләндереп яталар. Казан төрмәләре дә безнең игътибардан читтә түгел, алар өчен дәгъвәт бүлегенең ике хезмәткәре җаваплы, Кама аръягы төбәге өчен - бер кеше. Тоткыннар арасыннан берәрсен без имам итеп билгеләп куябыз. Башта белемен тикшереп, аңа шәһадәтнамә бирәбез. Бу нәрсәгә бик игътибарлы булырга кирәк. Әгәр дә ул мөфтият тарафыннан билгеләнмәсә, башка карашта булган, белемсез, тәҗрибәсез кеше имам булып, башкаларга да тискәре йогынты ясарга мөмкин. Төрмәләрдә җомга вәгазьләре сөйлибез, лекцияләр укыйбыз, аларга китаплар илтәбез. Ураза һәм Корбан гаетләрендә мәчеткә йөрүчеләр өчен мәҗлесләр үткәрәбез.

        Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре, колония хезмәткәрләре өчен дә лекцияләр укыйбыз.   Ислам, мөселманнар, аларның башка диннәргә мөнәсәбәте турында мәгълүмат бирсәгез иде, дип алар үзләре безне чакыралар. Ислам гакыйдәсен, ислам артына яшеренгән төрле агымнарны өйрәнү өчен Казанга башка төбәкләрдән дә килгәннәр иде. Без аларга да лекция укыдык, Диния нәзарәтенең төрмәләрдә эшләү тәҗрибәсе белән дә уртаклаштык.  Алар өчен бу бик кызыклы булды.  

        Без мигрантлар белән дә эшлибез. Күптән түгел дәгъвәт бүлегенә яңа хезмәткәр алдык. Гали хәзрәт Ибодов – таҗик милләтеннән, бик белемле, укымышлы хәзрәт (аны мөфти Камил хәзрәт үзе тәкъдим итте). Һәр атнаның сишәмбе һәм пәнҗешәмбе көннәрендә ул Вьетнам базарындагы гыйбадәт бүлмәсендә базарда эшләүче мигрантларны җыеп, аларга хәнәфи мәзһәбе буенча вәгазь укый, безнең гореф-гадәтләребез турында сөйли, сорауларга җаваплар бирә, проблемаларын хәл итәргә тырыша. Киләчәктә мигрантларны җыеп, үзебез дә лекцияләр укый башларга ниятләп торабыз. Бу да бик зур һәм бик кирәкле эш. 

        Пәйгамбәребез, үз халкына хезмәт кылган кеше шул халыкның дәрәҗәле кешесе, дигән. Һәр мөселман кулдан килгәнчә халыкка хезмәт итәргә тиеш. Чын күңелдән хезмәт кылсак, иншә Алла, нәтиҗәсе дә булмый калмас.    

                                      Нияз хәзрәт САБИРОВ,                           

                   Диния нәзарәтенең дәгъвәт бүлеге җитәкчесе    

"Дин вә мәгыйшәт"