string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7571.html"
28.03.2014 12:56

Ата-анага мәхәббәтне гыйбадәтнең бер төре дияргә була. Аллаһы Тәгалә аларны синең бу дөньяга килүеңнең сәбәбе итә, алар кулы белән сине үстерә һәм тәрбияли. Ата-анаң картаеп, файда түгел, ә киресенчә, кыенлыклар китерә башлагач, аларга карата мәхәббәт, мәрхәмәт күрсәтсәң, бу синең Аллаһы Тәгаләгә мәхәббәтеңне һәм хөрмәтеңне күрсәтүең булачак. Аллаһы Тәгалә болай дигән: “Аллаһ хөкем итте вә әмер бирде, фәкать Аллаһка гына гыйбадәт кылырга һәм ата-анага изгелек итәргә. Әгәр син исән чакта аларның берсе яки икесе дә картлыкка ирешсәләр, син аларга “уф” та димә вә каһәрләмә, кәефләрен җибәрмә, бәлки аларга, һәрвакыт йомшак вә мөлаем сүзләр сөйлә!” (“Бәни Исраил” сүрәсе, 23 нче аять).

        Бер шәһәрдә әтисе белән улы яшәгән. Әниләре булмаганга күрә, улын әтисе үзе генә тәрбияләгән. Дөресен генә әйткәндә, малай бик үк тәртипле булмаган.  Шуңа күрә әтисе аңа еш кына: “Синнән кеше чыкмаячак”, - дип әйтә торган булган.  Әлбәттә, бу сүзләр малайның йөрәгенә тия, мәктәпне тәмамлагач, ул өйдән чыгып китә. Шәһәргә килеп, эшкә урнаша, хәзерлек курсларына бара, университетка укырга керә. Ә колагында һәрвакыт әтисенең сүзләре яңгырап тора: “Синнән кеше чыкмаячак”. Еллар уза, ул укуын дәвам итә. Уңышлы гына университетны тәмамлап, туган шәһәренә кайта. Эшкә урнаша, эшендә уңышларга ирешә, шәһәр башлыгы булып эшли башлый. Аның әтисе белән еллар дәвамында аралашмаганын аңлагансыңдыр инде. Ниһаять, ул әтисен мэриягә кабул итү бүлмәсенә чакырта. Карт бүлмәгә керә һәм чиксез гаҗәпләнә - шәһәр башлыгы урынында аның улы утыра. Улы тынлыкны беренче булып боза: “Син миннән кеше чыкмаячак, дия идең. Күрәсеңме, минем нинди дәрәҗәгә ирешкәнемне? Үзем югары уку йортына укырга керә алдым, аны кызыл диплом белән тәмамладым, туган шәһәремә кайттым һәм барысына да үзем ирештем. Күрәсеңме, мин кем булдым?  Ә син нәрсә дип әйтә идең?..”  Әтисе чал башын чайкап: “Улым, улым! Мин бит син университетка керә, аны тәмамлый алмаячаксың, шәһәр башлыгы була алмаячаксың, дип әйтми идем. Мин, кеше була алмаячаксың, дия идем..  Кеше булсаң, син үз әтиең белән болай эшләмәс идең!”- ди.

        Увәйс турындагы хикәяне ишеткәнең бармы икән? Ул Пәйгамбәребез  (с.г.в.) заманында яшәгән. Авыру әнисен калдырып китә алмаганлыктан, аңа Пәйгамбәребез (с.г.в.) белән очрашу насыйп булмый. Аллаһы Тәгалә аның дәрәҗәсен күтәрә, чөнки ул чынлыкта Пәйгамбәрне  дә (с.г.в.), әнисен дә бик ярата. Пәйгамбәребез (с.г.в.) аның догаларының кабул булуын әйткән һәм хәтта бүләк итеп аңа үзенең күлмәген тапшырырга кушкан. Мәхәббәт ул - бөек хис!  Усайр бин Амрның болай диюе турында хәбәр ителә: "Гомәр бин әл-Хаттаб янына Йәмәннән өстәмә гаскәр килгән саен, ул алардан: "Арагызда Увәйс бин Әмир юкмы?"- дип сораган. Һәм шулай соравын Увәйс (р.г.) белән очрашканга кадәр дәвам иткән. Ул: "Син Увәйс бин Әмир буласыңмы?” - дип сорагач, Увәйс: “Мин”, - дип җавап бирә. Гомәр (р.г.) яңадан сорый: “Син мурад кабиләсенең каран нәселеннәнме?” Ул: “Әйе”,- дип җавап кайтара. “Син махау (проказа) авыруыннан (бер дирһәм зурлыгындагы урыныңнан кала) тулысынча терелә алдыңмы?” Ул: “Әйе”, - дип җавап бирә. Гомәр  яңадан сорый: “Синең әниең бармы?” Ул: “Әйе”, - дип җавап бирә. “Миңа Рәсүлебез (с.г.в.) өстәмә гаскәр белән  Йәмәннән мурад кабиләсенең каран нәселеннән, махау авыруыннан бер дирһәм зурлыгындагы урыныннан кала тулысынча терелгән  Увәйс бин Әмир киләчәк, ул әнисен бик хөрмәт итә, ә Аллаһы Тәгалә белән ант иткәндә Аллаһы Тәгалә аңа булыша, әгәр дә булдыра алсаң, син аннан Аллаһы Тәгаләдән сине кичерүен үтенүен  сора, дип әйтте, -  ди Гомәр. - Аллаһы Тәгаләнең мине кичерүен сора!” Увәйс Аллаһы Тәгаләдән Гомәрне кичерүен сорый. Моннан соң Гомәр аның кая барырга теләвен сорый. Увәйс Куфага барырга теләвен әйтә. Гомәр: “Куфа башлыгына синең өчен хат языйммы?” - дип сорый. Увәйс аңа: “Миңа ярлылар арасында булу күбрәк ошый”, - дип җавап бирә.    Икенче көнне Гомәр белән Куфа шәһәренең хаҗ кылган бер күренекле кешесе очраша һәм анардан Увәйс турында сораштыра башлый. Бу кеше аңа: “Мин аны соңгы тапкыр күргәндә, аның өендә бернәрсә дә юк иде дияргә була”, -  ди. Гомәр: “Мин Рәсүлебезнең (с.г.в.) өстәмә гаскәр белән  Йәмәннән мурад кабиләсенең каран нәселеннән, махау авыруыннан бер дирһәм зурлыгындагы урыныннан кала тулысынча терелгән  Увәйс бин Әмир киләчәк, ул әнисен бик хөрмәт итә, ә Аллаһы Тәгалә белән ант иткәндә Аллаһы Тәгалә аңа булыша, әгәр дә булдыра алсаң, син аннан Аллаһы Тәгаләдән сине кичерүен үтенүен  сора, дип әйткәнен ишеткәнем бар”, -  ди. Бу кеше Увәйс янына килә һәм Аллаһы Тәгаләдән аны кичерүен үтенүен сорый. Увәйс аңа: “Син хаҗны миннән соң кылдың, шуңа күрә Аллаһы Тәгаләдән син минем өчен сора”, - дип җавап бирә. Бу кеше: “Син Гомәр белән очраштыңмы?” - дип сорый. Увәйс: “Әйе”, - дип җавап бирә һәм  Аллаһы Тәгаләдән бу кешене кичерүен сорый. Бу турыда кешеләр ишетәләр, ә Увәйс үз юлы белән китеп бара (Мөслим).

        Бу хәдиснең шулай ук Мөслим китергән  икенче төрендә болай дип әйтүе хәбәр ителә: “Гомәр (р.г.) янына Куфадан кешеләр  килә, араларында еш кына Увәйстән көлә торган  кеше була. Гомәр: “Арагызда каран нәселеннән кеше бармы?” - дип сорый. Шул кеше алга чыгып баскач, Гомәр дәвам итә: “Аллаһы Тәгалә Илчесе (с.г.в.)  болай диде: “Яныгызга Йәмәннән әнисеннән башка беркеме дә калмаган Увәйс исемле кеше киләчәк. Элек  аның бөтен тәнен аклык каплаган була,  Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать иткәч, Ул бер дирһәм зурлыгындагы урыныннан кала аның тәнен сәламәтләндерә. Аны очратканнар, анардан  Аллаһы Тәгаләдән сезне кичерүен үтенүен сорасын”.

        Бу хәдиснең Мөслим китергән өченче төрендә Гомәрнең (р.г.) болай дип әйтүе хәбәр ителә: “Минем Пәйгамбәребезнең (с.г.в.): “Чынлыкта табигыйннарның иң яхшысы – әнисе булган, элек бөтен тәне аклык белән капланган Увәйс исемле кеше. Аннан Аллаһы Тәгаләдән сезне кичерүен үтенүен сорагыз!”

        Сөбханалла! Нинди матур мисал! Аллаһы Тәгалә сезгә әти-әниегезне яратырга һәм аларның хакларын сакларга булышсын!

"Дин вә мәгыйшәт"