Рухи тамырларыбыздан читләшмик!

14 декабрь 2012 ел 14:38

Кызганыч ки, Татарстанда ислам дине яңарышы бик катлаулы төстә барды. СССР таркалгач, дингә юллар ачылды. Әмма Россиядә дини белем алу өчен мөмкинлекләр юк иде. Мәдрәсәләр яңартылмаган, аларда укытырдай хәзрәтләр дә санаулы гына. Мәктәп тәмамлаган яшьләр чит илләргә белем эстәргә китте. Дин турында аз гына да гыйлеме булмаган егетләр үзенә кирәклесен дә, безгә кирәкмәгәнен дә сеңдереп, Татарстанга кайтты, яшьләрне укыта башлады. Билгеле, аны “Террорчы бул” дип өйрәтмәгәннәр. Әмма ул тегендәге традицияләрне бирегә кайтып аңлата башлады. Ә Согуд Гарәбстанында хәнбәли мәзһәбе нигезендә яшиләр. Бу илдә гел мөселманнар гына булгач, алар ислам диненә хас булмаган күп әйберләрне кискен рәвештә инкяр итә. Ә бездә җирлек башка. Синең тирәңдә икенче дин, башка милләт кешеләре дә яши. Аларның да дөньяга үз карашы бар. Шуңа күрә биредә хәнәфи мәзһәбе тамырланган. Ә ваһһабчылыкның идеология буларак тискәре ягы – безгә яки биредә яшәүче халыкка хас булмаган, бу җирлектән аерылган традицияләрне тарату, халыкны мең еллык традицион тамырларыннан аеру. Ваһһабчылар, дип әйткәндә, алар бу җирлектән аерылган кешеләр, дип аңларга кирәк. Ә традицион җирлектән аерылу – радикальлек өчен иң беренче һәм куркыныч адымнарның берсе.

Ислам дигән төшенчә бер Аллаһка инануны аңлата. Без, хәнәфи мәзһәбендәгеләр, шулай дибез. Ваһһабчылар исә, чиста Ислам – Мөхәммәд саллә-ллаһу галәйһи үә сәләм чорына кайту дип, бер Аллага инануны абсолютлаштыралар. Ә бу исә кайбер әйберләрне тыюга китерә. Әйтик, син әби-бабаң, ата-анаң каберенә йөрмәскә, изгеләр җирләнгән урыннарга бармаска тиеш буласың. Бу тыюлар Согуд Гарәбстанында яшәгән, традицияләре чүл шартларында формалашкан халык өчен кыенлык тудырмый. Ул чүлдә сәфәр кыла, якыны вафат булса, шунда ук җирләп китә, соңыннан ул каберне таба да алмый. Шуңа да якыннарың күмелгән урынга мөнәсәбәт дигән төшенчә алар өчен гомумән юк. Ә бездә башкача. Күз алдына китерегез, авылда яшәгән, үзен чиста Ислам тарафдары санаган мөселман көн дә, зират яныннан узып, мәчеткә йөри, әмма зиярәт кылмый. Гыйлемле, биш вакыт намаз укый торган бу мөселманның ата-бабасы кабере өстендә агачлар ауган, анда чүп-чар ауный икән, аның халык арасындагы абруе бер тиенлек тә булмаячак. Чынлыкта, дингә инану телдә генә түгел, ә әхлакый йөзеңдә дә булырга тиеш. Аннары мәетнең өчесе, җидесе, кырыгын үткәрү-үткәрмәү мәсьәләсен бик куерталар. Янәсе, мондый мәҗлесләргә йөрмә. Югыйсә, ислам динендә рациональлек дигән әйбер бар. Мин бу уңайдан үзебезнең Балтач ягын күз алдыма китерәм. Бөтен туган-тумача җыела. Кешенең йөрәге ихлас сөйләшү өчен ачылган, ул якын әрвахлар рухына Коръән укыту өчен иң тәмле ризыклар тезелгән табын янына килеп утырган. Бу инде муллага вәгазь уку өчен әзер аудитория. Алай гына да түгел, алар бу дөньяның вакытлы гына булуы, Аллаһ каршына барырга туры киләчәге турында уйлана. Ә инде мондый мәҗлесләрне инкяр итү – җыелган халыкны, ягъни әзер аудиторияне инкяр итү дигән сүз. Башкача аларны ничек җыясың? Ваһһабчылыкның кайбер җирлектә, әйтик, әлеге дә баягы Согуд Гарәбстанында бер зыяны да юк. Ә бездә ул күп аңлашылмаучылык тудыра. Чит традицияләрне аңсыз рәвештә безнең җирлеккә күчерү – ваһһабчылыкның иң тискәре ягы. Вафат булган кешенең өчесен, җидесен, кырыгын уздыру вакытындагы Коръән уку, вәгазь сөйләү, сәдака бирүдә ислам диненә хилафлык китергән бер әйбер дә юк. Бу – авылда халык белән эшләү өчен нәтиҗәле алымнарның берсе.

Мәсьәләнең икенче ягы да бар. Безнең хәнәфи мәзһәбендә намаз укыганда куллар кендектән түбән куелырга тиеш, без кулларны күтәреп намаз укымыйбыз. “Ул мәчеткә йөри, ничек укыса да, ярар инде”, дип әйтәләр. Болай дию дә дөрес түгел. Дөрес, формаль килсәк, биредә дин кануннарын бозу юк. Ихлас күңелдән укылган намазны Аллаһы Тәгалә кабул итәр. Әмма дин – ул традиция. Кеше үзе шулай укыгач, мин хаклы, дип уйлый башлый. Ә инде тора-бара минем бабамнар намазны дөрес укымаган, аларның традицияләре миңа нәрсәгә, татар телен ник өйрәним, йола, гореф-гадәтләр нигә кирәк, миңа ничек өйрәттеләр, шулай яшим дип, ул бүтән традицияләрне үз итә башлый. Шуңа күрә биш вакыт намазын калдырмаган, әмма шул ук вакытта үз телен, йола, гореф-гадәтләрен, үткәннәрен инкяр иткән яшьләр тәрбияләвебез мөмкин. Аның: “Әти-әни намаз укымый”, – дип, алар белән утырып ашамый башлавы да ихтимал. Бер газетада намаз укучы студент егет белән уздырылган интервью укыган идем. «Минем әти-әни намаз укымый, алар – кяферләр», – ди ул. Үз ата-анасын кяфер дип әйткән яшьләр белән нишләрбез? Ә үзе шулар акчасына яшәп белем ала икән. Без еш кына: “Аллаһка шөкер, балабыз эчми, тартмый, намаз укый”, – дип шатланабыз. Ә ул: «Сез намаз укымыйсыз, миңа сезнең белән утырып ашау хәрам», – дисә... Әйе, алар ихлас күңелдән Аллаһы Тәгаләгә бирелгән яшьләр. Шуңа күрә яшьләрне биздерү дә бик ярап бетми. Алар белем алырга чит илгә барган һәм нинди остаз туры килгән, шуннан өйрәнгән. Әйткәнемчә, аның иң куркыныч ягы – безнең җирлектән аерылып, манкортка әверелү, радикальләшеп китү ихтималы булу.

Рәфыйк МӨХӘММӘТШИН,

сәясәт фәннәре докторы,

Россия ислам университеты ректоры

Башка журналлар

Рәҗәп ае

25 май 2012 ел 13:31

Халык мәдрәсәсе

23 май 2012 ел 18:29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы