«Мулла буласым килә!»

27 июль 2012 ел 09:37

Мәчеттән намазга чакырган азан тавышы ишетелә башлагач, авылыбызга җан кереп киткән кебек булды. Азанын да бит әле аның кем әйтә диген?! 11 яшьлек Илназ Фәхретдиновның сабыйларча моңлы тавышын ишеткәч, ирексездән эшеңнән тукталып, бер мәлгә шуны тыңлап торасың. Беркөнне мәчеттән чыкканын үзем дә сагалап торып, аңа сүз кушарга булдым әле. «Болай булгач, тиздән мулла да булып куярсың инде», – диюемә, җитди генә итеп: «Иншаллаһ», – дип куйды кәләпүшле «кечкенә мулла». Кулындагы мәчет ачкычын күреп, үзең генә кереп-чыгып йөрергә курыкмыйсыңмы соң, дим. Бу соравыма да, шул ук җитдилеген саклап: «Юк, мин бит, азан әйтеп, авылдан шайтаннарны куып торам. Азан тавышы барып җиткән чиктән шайтан уза алмый», – ди әңгәмәдәшем.

Ә азанны аңа мәктәптә оештырылган лагерьга, теләге булганнар өчен дини белем бирергә дип, мәдрәсәдән махсус чакырып кайтарылган Мөдәррис Нургалиев өйрәткән. Казанның меңьеллыгы исемендәге мәдрәсәдән кайткан Мөдәрристән авылның мулласы Илһам абый Гәрәев берәр малайны азан әйтергә өйрәтүен сораган. Бер дәресне дә калдырмыйча, ихлас теләктән укып йөргән Илназны ул менә шулай азан әйтергә өйрәткән. Әнисе әйтүенчә, азан әйтергә вакыт җитте, кайт, дип әйтүче дә юк малайга. Онытылып урамда уйнап йөргән җиреннән вакытында кайтып җитә дә, тиз генә мәчеткә барып, азан әйтеп, калганнарны намазга чакыра ул. Илназның үзенең дә Мөдәррис абыйсы кебек мәдрәсә шәкерте буласы килә икән. Әнисе Гүзәлгә: «9 нчы сыйныфны бетергәч үк Казанга китәбез. Минем мәдрәсәдә укыйсым килә», – дип әйтеп тә куйган. 6 яшеннән бирле, беркем кушмаса да, Ураза һәм Корбан гаетенә дә йөри Илназ. Әнисенә чәчен үстерергә кушса, дәү әтисен исә мәчеткә намазга йөрергә кыстый икән. Гүзәлдән: «Улың дин белән ничек кызыксынып китте соң», – дип сорыйм. Бактың исә, Илназга алты яшь вакытта әтисе үлеп киткәч, ул әнисеннән, әтине гел төштә күрәм, нишлим икән, андый вакытта нәрсәләр укырга кирәк, дип сораган. Шуннан догалар ятлый башлаган. Һәр атнакич, җомга көнне әтисе рухына догалар укый икән ул. Улы азан әйтә башлагач, әтиләре Гүзәлнең төшенә дә кергән. Ике кулына ризыклар тутырылган пакетлар тоткан. Үзе шундый шат... Елмая... «Менә туган көнемә сезне сыйларга дип алдым әле», – дип әйтә, ди. Бу төш тә улының догалары барып ирешүенә кергәндер, шәт. 
Илназ алты-җиде яшеннән үк зиратка кеше җирләргә дә йөри икән. Анда нәрсә эшлиләр, нәрсәләр укыйлар, сөйлиләр – аны барысы да кызыксындыра. Шуларны игътибар белән карап-тыңлап, өйрәнеп йөри ул үзенчә. Әле Бәраәт кичәсе көнне дә мәчеттән кайтып, өйдәгеләргә анда мулла сөйләгән сүзләрне ирештергән. Юынып-чистарынып, мәетләр рухына дога укырга кирәк, бүген аларның рухлары кайта, дип, аларны догалар укырга күндергән. Шушы яшьтән үк дин белән шулай ихластан кызыксынган Илназның аягы җиңел булып, авылыбыз мәчетендә азан тавышы гел яңгырап торсын, мәчеткә йөрүчеләрнең сафы да ишәйсен иде.


Дилбәр ГАРИФ, Кама Тамагы, Олы Кариле

"Шәһри Казан" газетасыннан

Башка журналлар

Шәмаил - татар мәдәнияте бренды

Термин буларак – Ираннан, ә формасы сурәт ясау тыелган төрекләрдән килә. Аның сөнни һәм шигый...

19 февраль 2016 ел 09:45

“Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша кеше күңеленең караңгы якларын фаш итеп, игелекле гамәлләрен данлый

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән...

09 февраль 2016 ел 09:32

Йосыф Дәүләтшин: «Рәхимсез кешегә Аллаһның рәхмәте төшмәс»

Кешеләрнең гомер буе кылган эшләре, әйткән сүзләре фәрештәләр тарафыннан язы­лып, беркетелеп бара...

05 февраль 2016 ел 10:59
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана