Йосыф Дәүләтшин: «Рәхимсез кешегә Аллаһның рәхмәте төшмәс»

05 февраль 2016 ел 10:59

Кешеләрнең гомер буе кылган эшләре, әйткән сүзләре фәрештәләр тарафыннан язы­лып, беркетелеп бара. Аллаһы Тәгалә: «Кеше бер генә сүз әйтсә дә, янында күзәтеп торучы әзер булыр», – диде («Каф», 18).
Бер як фәрештәң – изгелек­ләреңне, икенчесе явызлык­ларыңны язып бара. Кыя­мәт көнендә дәфтәрләрнең икесе үлчәүнең ике ягына салына. Ләкин кешеләргә савап һәм гөнаһ язылу тәртипләрендә дә Раббыбызның безгә булган чиксез рәхмәтен күрәбез. Пәйгамбәребезнең хәдисендә килгәнчә: әгәр кеше изгелек кылырга ният итсә һәм ул изгелеген кылса, Аллаһ фәрештәсенә ул изгелеген уннан алып җиде йөзгә кадәр арттырып яздыра. Чынлыкта, бер изгелек кылды, җиде йөзгә кадәр изгелек дип язылды. Әгәр кеше изгелек ният итеп, ул изгелеген кыла алмаса, Аллаһ фәрештәсенә, ул бер изгелек кылды, дип яздырта. Кешенең изге эшләре күбрәк җыелсын, ул җәннәтле булсын, дип, Аллаһ рәхимлеге белән изгелекләрне арттыра. Ә гөнаһларның җәзасына килгәндә, монда Аллаһ Гадел була. Әгәр кеше бер гөнаһны кылам дип ният итсә һәм аны эшләсә, аңа бер гөнаһлы эш кылды, дип языла. Ике дә, өч тә түгел, бер гөнаһ. Әгәр кеше бер гөнаһ эшне ниятләп, соңыннан ул эшен кылмаса (уйлангандыр, төзәлгәндер), аңа туктаганы өчен бер изге эш дип языла.

Кешеләрнең әҗер-саваплары күбрәк җыелсын өчен, Аллаһ бәндәләре белән сатулаша. Пәйгамбәребез: «Җәмәгать намазының савабы ялгыз укыган намаздан 27 мәртәбә артык язылыр», – диде. Мәсәлән, авылда бер кеше бәрәңге сата. Мәшәкать юк, өйдән килеп чиләген 100 сумнан алып китәләр. Әгәр күршесе кереп аңа: «Син нәрсә, бәрәңгеңне әнә теге урамга илтеп сатсаң, анда чиләген 2700 сумнан алачак­лар», – дисә, сатучы, артык акчаны ычкындырмас өчен, әллә кайларга барып чыгар иде. Сөбханаллаһ, Раббыбыз безгә: «Намазыңны өеңдә башкарсаң, бер бәядән, минем өемә – мәчеткә китереп сатсаң, 27 мәртәбәгә артык бәягә алам», – диде. Бу Аллаһының рәхмәте түгелме? Әгәр шул ук намазны Мәдинә шәһәренә килеп, пәйгамбәрнең мәчетендә укысак – 1000 намазга, әгәр Мәккәдә Кәгъба каршында башкарсак, бер намаз 100 мең намазга тора. Изге Мәккәдә ике рәкәгать намазны 5-10 минутта башкарасың һәм ул ике йөз рәкәгатькә тора. Әгәр кеше көненә 12 рәкәгать сөннәт намаз башкара дип алсак, 200 мең рәкәгатьне 45 елдан артык вакыт укырга кирәк.

Дин, шәригать кануннарын дөрес итеп өйрәнгән кеше Аллаһы Раббыбызның чыннан да чиксез рәхмәте иясе булуына инана. Адәм балалары Аның җирендә яшиләр, Ул биргән йөзләрчә төрле хәләл ризыкларны ашыйлар, алары өчен рәхмәт әйтмиләр, берсен тыйса, шундук зар кылырга тотыналар. Күпме гөнаһ-хаталарга чумалар, ә Аллаһ үз ризыкларын өзми, ай ахырында хисап кәгазе дә җибәрми. Мәрхәмәтле Рәсәй дә Украина әҗәтен түләмәсә, газны ябам дип яный. Җир өстендә кояш яктысын һәм җылысын алып яшәүче җиде млрд кешенең күпмесе генә Раббысын шөкер итә, ә Аллаһ – Сабыр, кояшны да сүндерми, суларны да япмый. Кешелек өстенә килүче бәла-казалар да, кешеләр кичергән кайгылар да кешелекнең кылган гөнаһларының ачы нәтиҗәсе булып тора.

Рәхимле тарафыннан мәрхәмәтле пәйгамбәр килде
Аллаһ – Рәхимле, пәйгамбәре дә җир өстенә Аның рәхмәте булып килде. Аллаһ Тәгалә: «Сине бөтен галәмнәргә дә рәхмәт итеп җибәрдек», – диде («Пәйгамбәрләр», 107).
Пәйгамбәребез барча кешеләргә һәм җеннәргә, хайваннарга һәм үсемлекләргә дә Аллаһының рәхмәте булып килде.

Сөекле пәйгамбәребезнең кешеләрне дингә өндәүнең нигезендә мәрхәмәтлелек ятты. Ул кешеләрнең тормышларын яхшы якка үзгәртергә, аларны гөнаһлардан саклап, җәннәт юлына юнәлтергә теләде. Һәркемнең кайгысы – аның кайгысы, һәркемнең шатлыгы аның шатлыгы булды. Аллаһы Тәгалә: «Сезгә үз арагыздан илче килде, аның өчен сезнең хәсрәтләрегезне күрү авырдыр. Ул сезнең өчен кайгыра, иман ияләренә карата шәфкатьле һәм мәрхәмәтледер», – диде («Тәүбә», 128).

Әгәр пәйгамбәр кешеләргә карата ихтирамлы, мәрхәмәтле булмаса, ул үзенә күпме кешеләрне ияртә алмас иде. Аллаһы Тәгалә: «Аллаһының рәхмәте белән, син аларга карата миһербанлы булдың. Әгәр син аларга рәхимсез булсаң, алар синнән качарлар иде», – диде («Әль-Гыймран» 159).

Пәйгамбәр үзенең нурлы йөзе, киң йөрәге белән миллионлаган кешеләрнең күңелләрен яулады, бүген дә яулап килә. Пәйгамбәрне үтерим дип кылыч тотып килгән кешеләр, аның нурын күреп, иң тугры сәхабәләренә әйләнделәр.

Мәрхәмәтсезлек – мөселман өммәтенең генә бәласе түгел. Бөтен дөньясы шуңа әйләнеп бара. Ләкин үзен Аллаһының бәндәсе, Мөхәммәд пәйгамбәрнең өммәте дип йөрүчеләрнең рәхимлелек сыйфатларын югалтулары аеруча кайгыга сала. Чөнки безнең кулда Коръән, пәйгамбәрнең хәдисләре бар, ә кемдәдер ул юк. Шушы байлыкларыбыз булып та, әгәр без үзгәрмәсәк, диннең төп сыйфатларын үзебезгә сеңдермәсәк, ничек без Аллаһ бәндәләре, Мөхәммәт өммәте булырбыз? Аллаһы Тәгалә: «Сез кешеләр арасыннан чыккан иң хәерле өммәт булдыгыз. Игелеккә чакырасыз, яман эшләрдән тыясыз, Аллаһыга иман китерәсез», – диде («Әль-Гыймран», 110).

Аллаһ – Рәхимле, безгә дә ул мәрхәмәтле булырга кушты. Пәйгамбәребез: «Башкаларга рәхимле булмаганның үзенә дә мәрхәмәт булмас», – диде. Аллаһының рәхмәтенә ирешим, дөньяда бәхетле, ахирәттә җәннәтле булыйм дигән кеше Раббысыннан үзенә күбрәк мәрхәмәт бирүен сорасын.
 


Йосыф ДӘҮЛӘТШИН, Түбән Кама Үзәк мәчете имам хатибы

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана