Җамигъ мәчет – Мамадышның күрке

02 март 2016 ел 14:44

Мамадышның күрке булган җамигъ мәчетебез, күккә ашкан манарасыннан яңгыраган моңлы азан тавышы белән бөтен галәмне тәрбия кылучы Аллаһы Тәгаләнең нурын таратып, күңелләрне сафландыра, пакьләндерә. Милләтебез гомер сөргән җирләр беркайчан да мәчетсез – кыйбласыз булмаган. Аллаһны тану, Аның кушканнары белән, дингә омтылып яшәү генә һидаятькә - туры юлга илтә.

Мәчетебез 1996 нчы елда сафка баса. Ике катлы, 500 ләп ир–ат һәм 200 ләп хатын–кыз сыйдырышлы бу мәһабәт бина әллә кайлардан үзенә дәшеп тора. Татарстанда төзелгән беренче таш мәчетләрдән санала. Башка төбәкләрдән килгән күп кенә имамнар Мамадышыбызда хезмәт кылсалар да, үз җиребездә туып абруй казанган имамнарыбыз да байтак. Мәчетебез имамы Наил хәзрәт Вахитов мәчет эшен җанландырып җибәрү, мәхәлләне туплау, халыкка хезмәт итү өчен дини һәм дөньяви гыйлемнәрен кулланып эш итә. Никах, исем кушу, вәгазьләр сөйләү белән беррәттән, картлар йортында, балалар өчен приютта һәрдаим төрле эчтәлектәге лекцияләр, дәресләр үткәрелә. Спорт, милли бәйрәмнәр, гореф–гадәтләргә дә зур өстенлек бирелә. Уку–укыту, җәйге чорда балалар өчен лагерьлар оештыру, мохтаҗларга, авыру, ятим балаларга ярдәм итү кебек социаль мөһим чаралар мәчетебездә актив алып барыла. Һәр елны Мәккәдә булып кайткан хаҗилар белән очрашу да матур гадәткә әйләнде.

Соңгы 20 елда Мамадыш мөхтәсибәтен Илһам хәзрәт Миннегалиев җитәкли. Мөхтәсибәттәге күп эшләр аның фатихасы һәм тырышлыгы белән башлана. Ул эшчәнлегенә һәрвакыт ниндидер яңалык кертергә  тырыша торган кеше. Вәгазь-тәрбия мәҗлесләрендә калеб үзенең кимчелекләреннән, яман гадәтләреннән пакьләнә, мактаулы сыйфатлар, күркәм холык белән зиннәтләнә, шуңадыр да мөхтәсибәт тырышлыгы белән вәгазь кичәләре, мөселман гаиләләре бәйрәмнәре үткәрелә. Мөхтәсибәт, район башлыгы һәм мәчетебез ярдәме белән һәр ел саен 300 кеше өчен корбан, ифтар ашлары үткәрелеп килә.

Җамигъ мәчетебез – шәһәребезнең күрке булса, Коръәнчә яшәү рәвешен – туры юлны сайлаган, гыйбадәт йортына килеп, гөнаһсыз сабыйлардай шатланып белем алучы якташларыбызның һәркайсы – безнең өчен олы үрнәк.

                

                                                                            Зөлфия ХӘМИДУЛЛИНА

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана