XIX йөз – XX йөз башында татар дин әһелләренең гаилә тормышы

13 июль 2012 ел 09:16

Татарлар үзләренең гаилә тормышын элек-электән ислам дине кушуы буенча корырга тырышкан. Халкыбызның мәдәниятен, традицияләрен формалаштыруга асылда нәкъ менә дин хезмәт иткән. Аллаһы Тәгаләгә ышану һәрвакыт берләштерү көченә ия булып, милләтебез язмышына төшкән бик күп авырлыкларны җиңәргә булышкан. Бүгенгә кадәр нәкъ менә шул дин тоту татарларның рус телле халык арасында “эреп” юкка чыкмавына ярдәм итә. Дин җәмгыять яшәешенең иң мөһим нормаларыннан берсе булган әхлакый кыйммәтләрнең югалуыннан саклый. Шунлыктан дин таләпләренә нигезләнеп татарларда гаилә төшенчәсе һәрвакыт бик югары бәяләнеп килде, никахлашу табигый зарурилык булып исәпләнелде.

Гомер-гомергә татар муллалары гаиләләре халыкның зур игътибар үзәгендә булды. Гадәттә бу гаиләләр зур һәм нык булган. Әйтик, Түнтәр авылының (хәзерге Балтач районында. – ред.) танылган имам-мөдәррисе Ишмөхәммәт Динмөхәммәтов җиде бала тәрбияләп үстерә: Фатыйма, Мөхәммәтрәкыйп, Фарук, Латыйфа, Нурлыгаян, Габделхәй, Нурислам. Тәтеш өязенең Тәүгилде авылы имамы Сәгыйть бине Хәмитнең тугыз баласы була: Сабит, Сәхиб, Гыймран, Гыймадетдин, Мөхәммәтша, Әхмәтша, Җамалетдин, Низаметдин, Гатаулла. Ата-аналар, кагыйдә буларак, улларының гаиләләре белән бергә яшәгәннәр.

Муллалар үзләренең балаларын тәрбияләүгә нык игътибар итәләр. Алар сабыйларын, мәктәпкә яки мәдрәсәгә биргәнче үк, өйдә бик җентекләп әзерлиләр. Кечкенәдән үк балаларын шәригать кануннарына, укый-язарга, әхлакка һәм хезмәткә өйрәтәләр. Улларын 7-8 яшькә җитүгә башлангыч дин белеме мәктәпләренә укырга җибәрәләр. Шуннан соң алар 20-25 яшькә кадәр мәдрәсәләрдә гыйлем эстиләр, хәллерәкләре чит илләрдә дә дини белемнәрен арттыра. Шул рәвешле белем алгач, күбесе башта мәдрәсәләрдә хәлфә булып эшли, аннан әтиләре урынына яки башка мәхәлләдә муллага әйләнәләр.

Гадәттә, муллалар мәдрәсәне тәмамлаганнан соң гаилә корганнар. Кәләшне егетнең әти-әниләре, башлыча, байлыгына, белеменә, матурлыгына, дәрәҗәсенә карап, күбесенчә башка мулла гаиләләреннән сайлаганнар. Өйләнгәч, мулла үзенә аерым йорт төзегән, мәхәллә халкы аңа бу эшендә зур ярдәм иткән.

Муллаларның кайбер уллары, мәдрәсәне тәмамлагач, сәүдә юлы белән киткән. Мәшһүр этнограф Карл Фукс алар турында болай дип яза: “Муллаларның уллары бервакытта да өйләрендә тормыйлар: алар ел давамында ярминкәләрдән кайтып кермиләр, баштарак үзләренең атлары белән олау ташыйлар, аннары шәһәрнең татар сәүдәгәрләренә кибетләрендә эшләргә булышалар. Алар товарлар китерәләр, түкләр бәйлиләр. Шулай итеп, сәүдәгә өйрәнәләр, әкренләп приказчикларга әйләнәләр дә, акча туплаганнан соң, еш кына сәүдәгәр булып китәләр”.

Муллаларның кызлары исә, гел әти-әниләре янында булып, төпле башлангыч белем һәм тәрбия алганнар. Ата-ана кызына бирнә хәстәрен күрү белән беррәтттән, аның әйбәт хуҗабикә булып үсүен дә кайгырткан. Кыз баланы укый-язарга, ислам дине нигезләренә, шулай ук кул эшенә, милли аш-суга, йортта хуҗалык эшләренә өйрәтәләр. Ә инде 15-16 яше тулуга, башлыча мулла, сәүдәгәр, йә булмаса мещан улына кияүгә бирергә тырышканнар. К.Фукс муллалар турында: “... Аларның кызлары еш кына бай Казан татарларына кияүгә чыга, кызлары өчен кияүдән зур гына калым алалар”, – дип яза.

Ул чорда муллалар берсен-берсен яхшы белгәннәр, үзара кунакка йөрешкәннәр, шуңа күрә үз балаларын еш кына таныш муллаларының балалары белән кавыштырганнар. Шулай итеп, үзара мөнәсәбәтләр дуслык-туганлашу белән ныгытылган. Мисал өчен, мәшһүр имам, галим, тарихчы Һади Атласи Түбән Чыршылы (Лениногорск районы) авылының танылган имам-мөдәррисе Габделфәттах хәзрәтнең (аңарда Ризаэддин Фәхреддин 10 еллап чамасы белем ала) кызы Хөсникамалны үзенең гомерлек яры итеп сайлый. Танылган мулла Мөхәммәдзакир ишан Камаловның кызы Әсма дин галиме Муса (Җарулла) Бигиевка кияүгә чыга. Чистай өязенең Яуширмә (Кутлушкино) авылыннан имам Гыйләҗетдин Исхаков (язучы Гаяз Исхакыйның әтисе) Габделвәли мулланың кызы Камәрия белән тормыш кора.

Өйрәнелгән материаллардан күренгәнчә, муллалар гаиләләрендә аерылышулар бик сирәк күренеш булган. Бай муллалар арасында икешәр хатынга өйләнеп яшәүчеләр дә була. Мәсәлән, Мамадыш өязенең Шәдче авылыннан Җамалетдин бине Бикашның, Норлат (Буа районы) авылы имамы Фәхреддин бине Мостайның икешәр хатыны булган. Бу уңайдан танылган дин эшлеклесе, Чистай шәһәре имамы Мөхәммәдзакир ишан Камаловның гаиләсен тасвирлап үтәргә мөмкин. Аның гаиләсе шактый зур була. Ул ике хатынга өйләнеп яши. Бибигасыйма белән беренче никахыннан гына да дүрт бала тәрбияләп үстерә. Кызларыннан берсе – Фатыйма яшьли вафат була, калган икесе – Бибихандәлиф белән Бибихәдичә үзләренең язмышларын имамнар (беренчесе – Мөхәммәдшаһит, икенчесе – Шиһабетдин имам) белән бәйли. Мөхәммәднәҗип дигән улын да затлы нәселдән булган кызга өйләндерәләр. Үзеннән күпкә яшь хатыны Бибифатыймага (аңа 15-16 яшендә кияүгә чыга) Мөхәммәдзакир хәзрәт олы яшьтә өйләнә. Ел саен аларның балалары туып тора. Озакламый балаларының гомуми саны ундүрткә җитә (дүртесе сабый чагында үлә). Аларның күбесе кызлар була. Әминә – имам Нәҗип хәзрәт Шәмсетдиновка (Түнтәри), Камиләттениса – имам Нәҗип хәзрәт Әмирханга, Тарифә – Уразгилдиевка, Әсма-Галия – атаклы дин белгече Муса Бигиевка, Өммегөлсем – фабрикант Абдулла Акчуринга, Шәмсениса – “ярлы” Рөстәм Акчуринга, Җүәйрә – мөгаллим Миргалим Мансуровка кияүгә чыга, Хәтимә исемле бер кызы гражданнар сугышында фельдшер булып хезмәт иткәндә тифтан вафат була.

Танылган дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗанинең гаилә тормышы үзенә күрә четерекле була. Ул 1851 елда 32 яшендә Казан ахуны Габденнасыйр бине Рахманколыйның кызы Фатыймага өйләнә. Әмма озакламый хатыны бала тапканда вафат була. 1852 елда Казанда яшәүче Исмәгыйль Апанайның кызы Бибинәгыймә (Нәгыймә) белән икенче гаилә кора. Бу никахтан ун баласы туа (Хәерниса, Борһанетдин, Мәрьям (зурысы), тагын Мәрьям (кечесе), Фәхерниса, Әхмәт, Мәхмүт, Гайшә, Салих, Һава). 19 ел диярлек бергә яшәгәч, 1870 елда бу хатыны да бала тапканда вафат була. Өченче тапкыр Шиһабетдин хәзрәт 1871 елда 53 яшендә Казан сәүдәгәре Хөсәен бине Якубның кызы Бибифатыймага (Фатыйма) өйләнә. Аның бу хатыннан ике баласы  (Галия, Нәгыймә) булганлыгы мәгълүм. Соңыннан Буа шәһәренең атаклы имам-мөдәррисе Габденнасыйр ишан Мөхәммәдәминнең (1886 елда вафат) кызы Бибизөһрәне (Зөһрә) икенче хатынлыкка ала.

Шиһабетдин хәзрәтнең Әхмәт, Гайшә, Салих, Мәхмүт исемле балалары һәм ике Мәрьяме дә әтиләре исән чакта ук вафат булалар. Ул үтә дә сәләтле булган, бик зур өметләр багланган 20 яшьлек Мәхмүтенең үлемен аеруча  авыр кичерә..

Ә менә мөфти Ризаэддин Фәхреддиннең шәхси тормышы шактый уңай бара. Ул 1885 елда 26 яшендә Минзәлә өязенең Чубытлы авылы ахуны кызы Нурҗамалга өйләнә. Бу бәхетле пар 51 ел бергә гомер кичереп, балаларына үрнәк булып, дүрт ул – Габдрахман, Габделәхәт, Габдрәшит, Сәгыйтьне һәм ике кыз – Зәйнәп белән Әсманы тәрбияләп үстерә.

Кыска нәтиҗә буларак шуны әйтик: XIX йөз – XX йөз башларында татар муллаларының гаиләләре шактый ишле, нык һәм тату була. Алар халыкка чын мөселманнарның ничек яшәргә кирәк булуы хакында үзенә күрә бер күрсәткеч, үрнәк булып тора.

 

Рәшит хәзрәт МАЛИКОВ,

тарих фәннәре кандидаты,

Буа мәдрәсәсе директоры

 

Башка журналлар

Каргыш төшәме?

26 август 2013 ел 10:30

Дарина, без сине яратабыз

19 август 2013 ел 09:21

Мөнәҗәт – күңел көзгесе

13 август 2013 ел 14:49
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы