string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7646.html"
13.08.2013 14:49

«Тавышы бигрәк моңлы, ул әйткән мөнәҗәтләр елата да, уйлата да», – диләр аның турында. Сүзем Яшел Үзән районының Норлат авылында гомер итүче Нурания Галимҗанова хакында. Мөнәҗәтләр турында күбрәк белергә теләп, Нурания апаларга юл тоттым. Капканы ачып керүгә чын мәгънәсендә гөлбакча каршы алды мине. Яраннар, кыналар, кашкарыйлар, мин белмәгән тагын әллә нинди чәчәкләр арасында югалып калдым хәтта. Нурания апа: «Элек монда тавык тизәгеннән башка нәрсә юк иде. Җыештырырга җай да булмады. Гел каядыр ашыктык, өлгермәдек. Ә менә намазга баскач, буш вакыт үзеннән-үзе килеп чыга икән ул, чәчәкләр үстерү белән мавыга башладым әле», – дип каршы алды.

Нурания апага бүген 68 яшь. Ә аның көләч күзләренә, ягымлы карашына карап, сөбханалла, дип куясың. «Дин яшәртә мине», – дип көлә ул. Уразадагы әңгәмәдәшемнең хәлен сорашам. «Шөкер, тәравих намазыннан соң сәхәргә кадәр аз гына вакыт калса да, йокы туя, ардырмый да. Мондый көнне чәй эчеп туя алмасам, уразада эчәсе дә бик килми бит, Ходайның рәхмәте», – ди Нурания апа. Сүз арты сүз ялганып, мөнәҗәтләргә күчәбез.  
– Нурания апа, мөнәҗәтләрне кайдан өйрәндегез?
– Без алты кыз үстек, әнием Нәгыймә 42 ел каенанасы белән яшәгән. Дәү әни белән әни бик тату иде. Безне  дә, дин тәртипкә илтә, иманлы булыгыз, дип үстерделәр. Кечкенә чагыбызда әниләрнең авыз ачтырганнарын, Корбан ашлары уздырганын хәтерлим. Догалар укыганнан соң, әни ахирәте Рабига апа белән гел мөнәҗәтләр әйтә иде. Шул чакта ук таныштым мин бәет һәм мөнәҗәтләр белән.Ул чакта бит телевизорлар юк, яшьләр бездә җыела, ә без җиделе лампаны ялтыратып куябыз. Бүген әни «Ләйлә илә Мәҗнүн»нең дәвамын сөйләячәк. Шигырьгә, нәфис сүзгә оста иде мәрхүмә.  Догаларны да әнидән ятлап калдым. Аннары китапханәдән укырга алган китапларда очраган бәетләрне дә күчереп алам, улым мөнәҗәтләр тупланган җыентыклар алып кайта.
– Дин юлына басарга нәрсә этәргеч бирде?
– Мин озак еллар кибетче булып эшләдем, әмма эшемнән дә, тормышымнан да тәм тапмадым. Бәхетле тоймадым үземне, җан тынычлыгы юк иде диимме... Эшемнән кыскартылгач, Коръән сүрәләрен, намаз уку тәртипләрен өйрәнә башладым. Берсендә төш күрәм: Казанда Тукай урамы буйлап барам, имеш. Анда төзелеш, каршымда  йорт, аның бер ягы төзелеп тә бетмәгән, килеп керсәм, шундый матур, ак, якты йөзле әбиләр тезелешеп утырганнар. Мин, ялгыш килеп эләктем, дип, кире чигенәм, ә алар куллары белән үзләренә дәшәләр. Шуннан араларында бер абыстай кебеге, күккә кулын сузып, ике сүрә алды да, берсен үзенең түш кесәсенә салып куйды, икенчесен миңа бирде. «Хикәя» сүрәсе иде ул. Шуннан теге әбиләр, миннән имтихан алган кебек, догалар сорый башладылар. Белмим бит, дип, елап җибәрдем. Шундый курыктым. Уянгач та озак уйланып йөрдем. Бу төш намазга басарга этәргеч булды. Тик шайтан дигәне бастырмый гына бит. Һаман кичектерелә, әле монысы, элек тегесе килеп чыга. Шуннан берсендә поездда барганда ике кешенең сөйләшеп кайтуына колак салдым. Казандагы «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеннән Нәкыя абыстай Борындык авылына дин сабаклары укытырга кайтып бара икән. Мин, ике дә уйлап тормый, үземне борчыган нәрсә турында сөйләп бирдем. Ул исә, Норлатта төшеп калып, безгә кунакка кайтты. Тәһарәтләр алып намазга бастык. Тик укый гына алмый бит Нәкыя абыстай. «Нәрсә бар соң өегездә?» – ди. Минем ирем җитәкче кешене йөртте. Еш кына бездә ир-атлар кәеф-сафа корып, карта уйнап утыралар иде. Боларны сөйләп биргәч, абыстай, карталарны табып, чыгарып куйгач кына иркенләп дога укый алды. Карталар бик начар нәрсә икән ул. Шуннан  бирле намазда инде мин, шөкер. Үземне бик бәхетле хис итәм, ирем дә туры юлга басты, спиртлы эчемлекләрдән баш тартты, улым белән киленем дә уразаларын калдырмыйлар. Кызым да гел хәлемне белеп тора. Ходам бәхетемне гомерле итсен.
– Мөнәҗәт сезнең өчен нәрсә ул?
– Ул кешенең күңел көзгесе кебек. Йөрәккә үтеп керә торган көчле дога ул. Аны укыгач, уйланасың, борчу-хәсрәтләрдән барлыкка килгән күңелдәге төеннәр чишелә, рәхәт булып китә.
– Мөнәҗәтләр әйтүнең билгеле бер тәртибе бармы?
– Бар. Рамазан аенда аерым, Мәүлид аенда Пәйгамбәребезне олылаган мөнәҗәтләрне әйтергә тырышабыз. Ачы язмышлы кешеләргә багышлап, аерым мөнәҗәтләр языла. Бәби чәйләренә баргач, шул темага кагылышлысын көйлисең.
Нурания апаның мөнәҗәт әйтүен тыңлый-тыңлый, һәр мөнәҗәтнең аерым көе бар икәненә төшенәм.
– Сезнеңчә мөнәҗәтне һәркем дә әйтә аламы?
– Юктыр, мөгаен. Моның өчен Ходай Тәгаләдән бирелгән сәләт, моң кирәк.
– Берәр яратып башкара торган мөнәҗәтегез бармы?
– Кечкенә чагыбызда Хәдичә-Кобра атлы әби бар иде. Ул бер баланы тәрбияләп үстерде. Сабый ятим булган икән. Әтисе эш урынында үлгән, әнисе Фатыйма-Зөһрә дә, бу газапны күтәрә алмыйча, дөньялыктан китеп барган. 3 айлык сабыйны бу карчык асрамага алган. Баланы кызганып бәет чыгарган. Мин шул юлларны 7-8 яшемдә ишетеп, отып калганмын:
«Атагыздан ятим калдың,
Үстердем күз карасыдай.
Балам, балдан татлы идең,
Яшьли киттең арабыздан.

Яратып өйләнештегез
Фатыйма-Зөһрә белән.  
Өч айлык улың калды –
Үлем алды сине бездән.

Казаннардан кайтты  хәбәр:
Суга баткан улың, диеп,
Йөрәккәе түзә алмады –
Хатының китте үлеп.

Үзең дә ятим идең бит,
Ятим үсәр инде балаң.
Бу хәсрәткә сабырлык бир,
Синнән сорыйм, газиз Аллам».


Эльвира МОЗАФФАР,

shahrikazan.com