Җир туңы бетеп, урамнар кипшүгә тирә-якта төзү-төзекләндерү эшләре дә колач ала. Бер карасаң, мөмкинлегең булганда, йорт салуның ние бар: чутлыйсы да мүклисе; өйдең — өй, кактың — чөй. Әмма каралты-кура җиткерүгә алай җиңел карарга ярамый. Ни дисәң дә, ел саен йорт төзеп тормыйсың бит. Бер салгач, бу зур чыгымнар сораган җитди хезмәтнең бәрәкәтле, озак вакытлар куанычын күрерлек булуы да кирәк. Нинди нигез ул? Күршеләрең кемнәр булыр? Эш барышында кагыйдәләр үтәләме, ата-бабаларыбыздан килгән йола, гореф-гадәтләр онытылмыймы? Болар хакында Казанның Гаилә мәчете имам-хатибы Илнар хәзрәт ЗИННӘТУЛЛИН белән әңгәмә кордык.
— Илнар хәзрәт, әңгәмәне йорт нигезеннән башлыйк әле. Нинди урынга төпләнү хәерлерәк?
— Гадәттә, кешеләр ризык табарга, яшәргә уңайлы, җире уңдырышлы, суы якын урынга төпләнергә тырыша. Безнең Татарстанда үзәнлекләрне үз итәләр. Иң мөһиме ул чүплек, зират, фаҗигаләр еш кабатлана торган хикмәтле урын булмасын. Ятим кешегә ниятләнгән, мәчет өчен планлаштырылган урынга да кызыгырга кирәкми. Чүплек булган җиргә салсаң, җен-шайтаннар йорты өстенә салган кебек буласың, шуңа яшәү дәверендә өйнең тынычлыгы булмый.
Мөселман кешесе бу җирлектә хәләл ризык табу мөмкинлеген, аралашып, гореф-гадәтләрне уртаклашып яшәү өчен мөселманнар күбрәк яшәгән урын булуын да истә тотарга тиеш. Бу киләчәктә балаларның үз динендәгеләр белән аралашып үсүе, әхлакый тәрбиясе өчен дә мөһим.
— Мөселманның йорты нинди таләпләргә җавап бирергә тиеш?
— Йорт салганда бу йортның эсседән һәм салкыннан саклавын ниятләү, Аллаһтан хәерле яшәеш сорау тиеш. Эшкә “бисмилләһ” әйтеп, догалар укып керешергә кирәк. Күләме бу йортта яшәячәк кешеләр санына карап исәпләнә. Гаиләң зурлыгы белән мохтаҗлык бар икән, зуррак итәсең. Кызлар һәм малайлар өчен аерым бүлмә булдыру да яхшы. Ә бер-ике кеше өчен генә әллә ничә катлы ташпулат төзеп куюны ислам дине бер дә хупламый. Байлар моны тәкәбберләнеп, бер-берсен күрмәс өчен шулай эшли, анда яшәүнең бәрәкәте китә. Аннан соң бу йортны тоту өчен зур күләмдә акча кертеп торырга да кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) нең өе кечкенә булган. Ул намаз укыганда Гайшә анабызга аякларын җыеп торырга туры килә. Бу әйберне әрәм, тиккә исраф итмәү белән бәйле.
— Дини китапларда йорт җиткергәндә “Һәр көндә бер рәт салу сөннәт булыр (таш бинада кирпечне бер рәт тезү, агач бинада бүрәнәне бер рәт салу)”, — дигән юллар бар. Дин буенча шулай тиешме?
— Бу киңәш формасында гына әйтелә. Ибраһим (г.с.) улы Исмәгыйль белән Кәгъбәне төзегәндә аның стенасын һәр көнне бер рәт салып күтәргәннәр. Анда һава шартлары эссе, ике кеше өчен генә төзелеш тә авыргарак туры килгән. Шунлыктан акрынлап кына эшләнгән.
— Хәләл йорт нинди була?
— Йортның урыныннан башлап, кирпеч, агач, башка йорт-җир җиһазлары булмасын, барлык төзелеш материаллары хәләл хезмәт белән табылган яки хәләл акчага сатып алынган булырга тиеш. Урланган әйбер бик хәтәр. Ришвәт тә хәрәм. Әгәр хәләл юл белән килмәгән булса, бу йортка күпме генә Коръән укысаң да, аңа бәрәкәт иңми.
— Мунча, гараж, бәдрәф, абзарны бер түбә астына кертеп төзү ярыймы?
— Мөселманнарда мунчаны йорт түбәсе астына кертмиләр. Болай эшләү төзелеш материалын янга калдырса да, куркынычсызлык ягыннан да, аның өйдән ераграк булуы хәерле. Аннан соң мунча шайтаннар яши торган урын. Алар белән бер түбә астында тору килеп чыга. Бәдрәф, гаражны өй белән янәшә эшләргә була, мөселманнарга йорт эчендә тәһарәт бүлмәсе булдыру яшәү өчен уңайлы. Мал асраган абзарны бер түбә астына кертү ярамый, анда да җен-шайтаннар булучан. Хайванның нәҗесе исе килеп тору белән дә бу мөселманнарга хас эш түгел.
— Капка, койма, тәрәзәләрне нинди сурәтләр белән бизәргә ярый?
— Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Йортның эчен, тышын хайван, кош-корт сурәтләре белән бизәү фәрештәләрнең канатын сындыра, шуңа мондый урыннарга фәрештәләр керми”, — дигән. Өй эченә, ихатага һәйкәл, статуя кебек сыннар кую да ярамый. Алар кечкенә булып, күзгә ташланып тормасалар да рөхсәт ителми. Игътибар итсәгез, безнең татар халкы орнаментларында да, сөлге, читекләребездә дә бернинди җан ияләре сурәтләре төшерелмәгән.
— Йортка күчкәндә иң элек бусагадан нәрсә кертергә: ипи-тозмы, песиме?
— Фәрештәләргә сәлам биреп, дога кылып, уң аягын атлап, йорт хуҗасының иң элек үзе керүе хәерле. Песи дигәннән, аны өйдә асрарга ярый, ә эт каралты-кураны саклау һәм ауга йөрү ниятеннән ихатада гына тотылырга тиеш. Аны өйгә кертү хәрәм гамәл.
— Йортка күчкәч, Коръәнне кайчан укытырга кирәк?
— Йортка Коръән укыту киңәш ителгән гадәткә керә, мәҗбүри түгел, чөнки аны төзегән кешенең матди хәле болай да авыр булырга мөмкин. Ул бер дини кешене, күрше, туганнарны чакырып, яңа нигезгә бәрәкәт иңсен өчен куанычны уртаклашу өчен эшләнгән эш. Йортка азан әйтү, бәрәкәтле догалар уку саваплы гамәл. Кайберәүләр Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт йөзеннән сарык чалып җибәрә. Бергәләп шатланган җирдә дуслык элемтәләре ныгый, яңа күршеләр белән танышалар.
Рәшидә АХМИРОВА, "Ирек мщйданы", 21.05.2012