string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7542.html"
10.06.2014 16:40

Балалар табибына чират зур. Берничә айлык нарасыйларын күтәреп торучылар да бар. 9-10 айлык  баласы белән бер әни кеше ике сәгатькә якын чират торды. Инде табиб янына керәм дигәндә генә, мәктәп яшендәге баласын ияртеп  бер ханым килеп басты да: “Без язылдык. Хәзер безнең вакыт”, – диде. Аның беркем белән дә исәпләшергә җыенмавын күреп, чиратта торучылар:

–       Менә бу кечкенә балалы хатын гына кертегез инде, — диде.

–       Юк, кертә алмыйм. Без музыка мәктәбенә соңга калабыз.

–       Ике сәгать тора ул, хәленә керегез инде…

–       Миннән мәрхәмәт көтмәгез. Мәрхәмәтле кеше түгел мин.

Сөйләшү шунда өзелде… Бәхәскә керүче табылмады.

Пәйгамбәребез (с.г.в) бер хәдисендә: “Аллаһ синең калебеңнән мәрхәмәт хисен алган, кызгану хисен йөрәгеңнән чыгарган икән, мин ни эшли алам?” – дигән бит. Игелексез кешеләрне күргәч әйткән ул бу сүзләрен. Шәфкатьсезлек күргәч, без дә берни эшли алмыйбыз… Бары тик: “Барысы да тәрбиядән тора инде”, – дип кенә нәтиҗә ясыйбыз. Ә инде тәрбия темасына кереп китсәк, кешелек дөньясы иң зур тәҗрибә туплаган өлкә ул. Бу мәсьәләдә “рецептлар” җитәрлек. Безгә аларның кайсы иң яхшы икәнен ачыклыйсы гына кала. Мәсәлән, кайбер кешеләр динсез дә яхшы тәрбия биреп була дигән фикердә.

Кеше никадәр шәфкатьле булса да, бер көн килеп, яхшылык эшләвеннән туктарга мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин. Мәсәлән, яхшылык эшләгән кешесе аны күрә, аңлый, бәяли белмәсә. Яхшылыкның кадерен белми ул дип бу гамәлен туктатырга мәҗбүр булачакмы? Булачак. Әгәр яхшылык эшләүче прагматик булса, гадәттә, игелекле гамәлләрне файда күрү нияте белән дә кыла. Эшләгән яхшылыгына бер төрле дә җавап булмаса, ул аны туктатырга мөмкинме? Әлбәттә, мөмкин. Эшләгән яхшылыгы үзенә начарлык булып кайтса (ит яхшылык, көт яманлык дигәндәй, андый хәлләр дә булгалый), бигрәк тә! Әле күпме нервысын, саулыгын бетерә. Хәтта “моннан соң  миннән мәрхәмәт көтмәгез” дип, йөрәге кырыслануы да бар…

Әмма диндә ихлас мөселман игелекле эшләреннән рәхәт, тәм таба, хәтта яманлык белән җавап бирсәләр дә, исе китми. Йөрәге кырысланмый. Таш атучыларга да аш атарлык көче була аның. Ә үкенү хисе туып та карамый. Ни өчен үкенсен ди әле, эшләгән яхшылыкларын Аллаһы Тәгалә күрә, белә бит! Аңа шул җитә, чөнки нияте Аллаһ ризалыгына ирешү иде. Ул: “Бу дөньяда ике нәрсәне: сиңа карата кылынган начарлыкны һәм эшләгән яхшылыгыңны хәтереңдә сакламаска тырыш”, – дигән таләпкә буйсынып яши. Аның игелек эшләүдән  рәхәт табуы җанына шифа, тормышына ямь, бәрәкәт өсти. Ахирәттә әле әҗерен дә алачак.

ГМ белешмәсе:

  • Ислам – үзе үк шәфкать һәм мәрхәмәт дине. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең “Мәрхәмәт итмәгән кешегә мәрхәмәт булмас” дигән хәдисен күңелегездән чыгармагыз, балаларыгызның да, җае чыккан саен, исенә төшереп торыгыз.
  • “Дөреслектә эшләр нияткә карап бәяләнә. Һәр кешегә үзе ирешергә ниятләгән нәрсә генә булачак…” дигән хәдиснең мәгънәсенә төшенсәгез, “яхшылыгымны белүче дә, күрүче дә юк” дигән уй башыгызга да кереп чыкмаячак.
  • Аллаһ ризалыгы өчен дип эшләнгән яхшылык беркайчан да үкенү, ачу хисе булып кайтмый. Моны балаларга кечкенәдән үк аңлатырга кирәк.

Нурия Әлмиева. "Гаилә Һәм мәктәп"