string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7541.html"
17.06.2014 13:38
Минем бу язмада телгә алынган хәлләр, сирәк булса да, башка авылларда да булырга мөмкин. Кыскасы, язганнарым белән кемнәрдер килешмәс, кемдер гаеп итәр, кемдер, дөрес эшләгәнсең, дип әйтер, монда һәркемнең үз каланчасыннан карап фикер йөртүеннән тора, гаепләп булмый.

Хәл болайрак. Үзегез беләсез, Совет Армиясе сафларында төрле кыйтгаларда, СССР территориясе һәм чит илләрдәге чикләнгән Совет гаскәрләре сафларында төрле милләт вәкилләре бертуганнар кебек хезмәт итә иде. Шундый егетләрнең берсе – Украин егете – Казанда хезмәт иткәндә, безнең авыл кызы белән танышып, армиядән соң шул кыз белән никахлашып, тормыш корып җибәрәләр. Менә шушы егетебез совхозда алдынгы механизатор булып, макталып эшләп йөрде. Эш дәверендә бәйрәмнәрдә бүләксез калдырмадылар. Эшли-эшли үзләренә кирпечтән зур гына йорт җиткерделәр, бер малай, ике кыз үстерделәр. Шулай әйбәт кенә яшәп ятканда, авыру эләгеп, бу ир 2008нче елда кинәт кенә гүр иясе булды. Хәзер инде балалары да үсеп җитеп башлы-күзле булдылар. Татар кызы, татар егетләренә кияүгә чыктылар.

Үләр алдыннан, каенанасы янына күмәргә дип, васыять әйтеп калдырган булган. Ул, өйләнеп, авылда яши башлагач, яхшы гына татарча сөйләшергә өйрәнде, кешеләргә бик ярдәмчел иде. Кем дә булса вафат булып, ярдәм сораса-сорамасалар да, мәет җирләшергә булышып йөрде. Кыш көннәрендә бульдозеры белән зират юлларын, капка алларын кардан чистартып куя, Коръән ашларына чакырсалар, башына түбәтәен киеп килер, дога кылганда, кулын күтәреп: «Амин», – дип, дога кылып утырыр иде. Өйләрендә дә Коръән ашлары укыттылар. Стеналарында шәмаилләр эленеп торды.

Шушы егетебезне, үзенең васыяте буенча, каенанасы янына күмәргә туры килде. Мондый эшне авыл халкы ризалыгыннан башка мулла үзе генә хәл итә алмый, халыкның, олыларның риза булуы да кирәк. Авыл халкы бу егеттән бик канәгать иде, шуның өчен каршы килүче булмады. Җирләп, берничә көн үткәч, бу ир авылдагы бер хатынның төшенә керә. Өстендә – кара костюм-чалбар, кулында – комган, иңбашына сөлге салынган килеш бер бүлмәдән чыгып килә икән. Без бу төшне яхшыга юрадык. Менә авыл муллаларына шушындый четерекле мәсьәләләрне чишәргә туры килә кайвакытта, үзең генә чишә алмаганны мөхтәсибәтенә дә шалтыратып, киңәш сорарга туры килә.

Билгеле, мәкаләдә язылганча, татар зиратлары «үләт базы» булырга тиеш түгел. Бары тик мөселман өммәтеннән генә булган мәетләрне генә җирләргә кирәк анда. Тик менә мин язган кебек очраклар башка авылларда да очраштыргалый торгандыр, дип уйлыйм.

Тагын шуны да искәртми булмас: хәзер күп җирләрдә, бигрәк тә шәһәрләрдә, сирәк булса да авылларда да катнаш гаиләләр туып тора. Андый очракларда килен булып килгән чит милләт кызларыннан иман кәлимәсен әйттереп, мөселман иттереп никах укыла. Шулай итеп, мөселман гаиләсе, мөселман өммәте арта. Ә инде урыс егетләренә иман китертә алмыйсың, бик сирәге генә иман китерергә мөмкин. Алар, муеннарындагы тәреләрен салып, иман китерәчәк түгел. Шундый кияүләргә: «Сез нишләп татарча сөйләшмисез, инде сезгә татарча өйрәнергә вакыт бит», – дип әйткәнем бар. Алар: «На черта он мне нужен?» – дип кенә җаваплыйлар иде. Менә шушы җаваптан күренгәнчә, алар синең телеңне үз итмәгән кебек, динеңә карата да яхшы карашта булмыйлар. Шуның өчен дә башта өйләнгәнче, кияүгә чыкканчы, безнең кызларыбыз-егетләребез уйлансыннар, ата-аналарының, туганнарының киңәшен тотып, аек акыл белән эш йөртсеннәр иде. Яшь вакытта үтә ул гомер, гел яшь тормыйсың – картаясың да бар, гомер көзеңә кергәндә артыңа да борылып карыйсың, яшьлектә эшләгән хаталарыңа үкенеп тә куясың, тик үкенүдән генә файда юк. Менә шундый катнаш никах белән яшәгән гаилә әгъзаларыннан: «Хәзер үкенмисеңме бу эшеңә?» – дип сораганым бар, терсәк якын, тик тешләп булмый шул инде хәзер, дип җаваплыйлар. Югыйсә, тормышлары да әйбәт, ирләре дә акыллы, барыбер кан тартмаса да, җан тарта дигән кебек, һәркайсын олыгайгач үз диненә тарта, икесе ике дин тотып яшәргә мәҗбүр була. Бакыйлыкка күчкәндә балаларына да, туганнарына да никадәр мәшәкать ясыйлар. Икесен ике зиратка илтеп җирлисе булачак – менә шуларны да уйларга кирәк, ике милләт вәкиле бергә кушылганчы.

Һәрбер милләт кешесе үз милләте белән генә кушылып гомер кичерсә иде. Картайган көннәрендә үзләренә дә, туганнарына да артык мәшәкатьләр ясамасыннар һәм зиратларыбыз да үләт базына әйләнмәсен иде.

Минем бу язмам кайсыбер укучыларга ошап та бетмәс, мин бары үзем белгән, үзем күргәннәрне генә сезнең хөкемгә ирештерәм. Берәү дә шундый хәлләргә юлыкмасын иде, дигән теләктә калам.

Салих ЗАКИРОВ.

Яшел Үзән районы, Зур Җәке авылы.

 

http://beznen.ru/