Коръәнне аһәңле итеп укыгыз!

23 март 2012 ел 09:55

Бик күпләр Коръәнне үзенең авызына җәмәгатьне каратып торырлык итеп уку турында хыяллана: ул адәм балаларының иман нурын арттыра һәм аларны дөнья мәшәкатьләреннән, юк-бар, файдасыз, буш сүзләр сөйләүдән котылып торырга; кешегә тормыш авырлыкларына күз йомарга, рухны күтәрергә, Аллаһ белән сер булып сакланыла торган аралашу булдырырга ярдәм итә.

Коръәнне матур итеп укыганда тәҗвид кагыйдәләренә туры китереп, тавышыңның моңлы, ягымлы яңгыравын халык-тамашачы хөкеменә тәкъдим итәргә ярыймы? Үз адресыңа мактау сүзләре ишетү һәм Коръәни-Кәримне кабаттан уку мөрәҗәгатен кабул итү рөхсәт ителәме?

Пәйгамбәребезнең (сгв) Габдерраззак һәм башкалар тапшырган хәдистә мондый юллар бар: “Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора”.

Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп уку һәр кешенең дә хәленнән килеп бетми. Нәкъ менә эчкерсез, саф, “үз” тавышы белән (бөтен кеше ишетерлек итеп, әмма шул ук вакытта “каты” кычкырмыйча) Китап укучыларга да юлыгасың. Мондый дәрәҗәгә ирешү өчен Ходай тарафыннан бүләк ителгән сәләтеңне осталык дәрәҗәсенә үстерергә һәм аны белгечләргә гел тикшертеп торырга кирәк. Аһәңле тавышыңны мактау сүзләреннән һәм рияланудан саклау алай ук җиңел түгел, әмма мөмкин эш.

Аллаһ Илчесенең (сгв) Кыямәт көнендә җавап тотачагыбыз турында әйткән васыятен истә тотарга кирәк: “Аллаһ каршына басканнан соң... фән белән шөгыльләнгән һәм бүтәннәрне гыйлемгә өйрәткән кешегә Аллаһ аңа, Үзе биргән сәләтләр турында исенә төшерергә мөмкинлек бирәчәк һәм, ул кеше, аларны таныячак. (Аллаһы Тәгалә) әйтәчәк: “Син алар белән ни рәвешле файдаландың?” Тегесе җавап бирәчәк: “Мин гыйлем алдым һәм белгәннәремне башкаларга да өйрәттем, Коръән укыдым – боларның барысы да Синең ризалыгың өчен иде. (Аллаһы Тәгалә) әйтәчәк: “Син алдалыйсың. Син, дөрестән дә, гыйлем алдың, әмма ул (синең турында) “син күп белүче” дип әйтсеннәр өчен генә иде. Һәм син (синең турында) “ул – изге Коръәнне укучы” дип әйтсеннәр өчен Коръән укыдың. (Синең турыда) шулай дип әйттеләр дә”. Шуннан соң аны барасы юл буенча йөзе белән аска каратып Утлы җәһәннәмгә сөйрәргә һәм шунда ташларга кушылды”.

Коръәнне ихласлык белән укучы, аерым кеше белән Аллаһ арасында чит телләрдән оста тәрҗемә итүгә охшаган, безгә күренми торган “күпер” булып калырга гына тиеш. Ул изге сүзләр дөньясында гизүче, җанны өзгәләүче, әмма үзенең “кулы” турында ни үзенә, ни әйләнә-тирәдәгеләргә искә төшерми торган үтә күренмәле озата баручы кебек булырга тиеш.

Ахырзаман Китабын уку һәм ятлау иң күркәм эшләрнең берсе булып санала, ул кешене рухи яктан баета һәм аны бик югары дәрәҗәләргә күтәрә. Аһәңле, матур уку җәннәт юлы да, җәһәннәм юлы да булырга мөмкин. Мактаганны һәр кеше дә яратканны һәм үзеңдә тәкәбберлекне җәелдермәүне дә истән чыгармау лязем.

Әбу Умамның (Аллаһ аннан разый булса иде) болай дип хәбәр иткәнлеге турында мәгълүмат бар: «Мин Аллаһ илчесенең түбәндәгеләрне әйткәнен ишеттем: “Коръән укыгыз, чөнки, дөрестән дә, Кыямәт көнендә ул аны укучыга яклаучы кебек булачак”».

Тагын да исәпсез-хисапсыз әҗер-савап мөэмин-мөселманга Коръәнне ятлаган һәм, алай гына да түгел, соңыннан аны онытмаган өчен бирелүе мәгълүм. Коръән хафизлар, ягъни Коръәнне хәтердән укучылар – Илаһи Ачыш йөртүчеләрнең җанлы гәүдәләнеше. Ә бит әле Аллаһ Үзенең чиксез рәхим-шәфкате белән истә калдыру юлын тагын да җиңеләйткән: “Сезнең иң яхшыгыз шул: кем Коръән өйрәнә һәм шуны башкаларга да өйрәтә”.

Имам әл-Җәзари әйткән: “Көпшә сыман итеп төрелгән кәгазьдә яисә китапта түгел, ә нәкъ менә йөрәктә Коръәнне ятлау юлы белән саклау (әлбәттә, Бөек Затның мөселманнарга бүләге) – Аллаһка ышаныч һәм мөгътәбәрлек үзенчәлегенә ишарә. Изге текстларны хәтердән белмәгән хәлдә, аларны бары тик кәгазьдә генә саклаучылар һәм шуның өчен дә аны гел китаплардан гына карап укучылар мондый Китапка ия булучыларның капма-каршысы булып торалар. Шул ук вакытта, Аллаһ Үзенең чиксез рәхмәте белән мөселманнарга шуны да бүләк кылды ки, аларның кайберләре пәйгамбәребездән (сгв) Коръәнне хәрефләп өйрәнеп, тулы һәм дөрес итеп укуга бөтенләе белән бирелделәр, бер генә хәрәкәне дә һәм бер генә сәкенне дә төшереп калдырмадылар”.

Имам әл-Мәүриди билгеләп узганча, “Коръән могҗизаларының берсе – кешеләрнең кайсы телдә сөйләшүләренә бәйсез рәвештә, аның бар кеше өчен дә җиңел ятлануыннан гыйбарәт. Бер генә китап та Коръән ятланган кебек ятланмый. Бу – аңа Ходай тарафыннан бирелгән үзенчәлек, ул аны шуның белән башка китаплардан аерып тора”.

Беренче карашка гына Изге Коръәнне ятлау мөмкин түгел кебек тоела. Әмма сәбәбенә керешкән кеше гел җиңә! Өстәвенә, мондый турылыклы юлдан безне Аллаһы Тәгалә Үзе җитәкләп бара.

Нияз САБИРҖАНОВ

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан

Башка журналлар

Безгә иминлек кирәк

18 декабрь 2013 ел 09:20

Исламга һәркемнең үз юлы

16 декабрь 2013 ел 09:27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы