string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7604.html"
16.12.2013 09:27

Кешене дингә мәҗбүриләп китереп булмый, һәркемнең үз юлы, үз сәбәпчесе дигәндәй... Әнә шул сәбәпче булырга язса иде.

        ... Мамадыш бик матур, уңайлы шәһәр. Яшьләр өчен барып күңел ачарлык урыннар да күп. Әмма безнең - имамнарның яшьләребезне үз яныбызга тартасы килә бит инде. Моннан дүрт ел элек җыелып уйлаштык та, клуб ачыйк, үзебезгә дә, яшьләргә дә күңелле булыр, дигән фикергә килдек. Ә аларны ничек җәлеп итәргә? Ишеккә белдерү ябыштырып куеп кына булмый. Төшеп киттем мин төнге клубка. Шуннан берничәсен үземә ияртеп мәдрәсәгә алып мендем. И, хәзрәт, без бераз салган идек бит, фикеребез дә чуалган, диючеләр дә булды. Булсын, дидем. Кызлар да, безнең итәкләребез кыска, дип кыенсынып кына мәдрәсә эченә үтте. Бергәләшеп чәйләр эчтек, тормыш турында сөйләшеп утырдык. Ул көнне җиде кеше килгән булса, шуның икесе безгә даими йөри башлады, бу - зур күрсәткеч иде. Тора-бара яшьләр фикер-тәкъдимнәрен әйтә, үзләре белән иптәшләрен ияртеп килә башлады. “Сәлам” клубы әнә шулай эшләп китте. Бәйрәмнәрне, туган көннәрне бергәләп уздыра идек. Хәмерле туган көн бәйрәмнәре урынына Коръән укылды, вәгазьләр сөйләнде. Соңыннан, чыннан да, туган көн бәйрәмен хәләл итеп үткәргәндә күпкә хәерлерәк икән, диюче яшьләр күп булды. Төрле профессия кешеләрен чакырып, осталык дәресләре дә уздырдык. Казанның “Алтын урта” мөселман оешмасы яшьләре белән оештырган кичәләр бик күңелле булып истә калган. Бергәләп ял да иттек, файдалы эшләр белән дә шөгыльләндек. Безнең Мамадыштан ерак түгел бик матур Яковка күле бар. Ял итүчеләр шул күл янында тау чаклы чүп өемнәре калдырып китә. Җыелышып чыктык та күл буйларын ялт иттереп җыештырып куйдык, соңыннан пылау пешереп сыйланып, күңел ачтык. Мондый чаралар яшьләрне берләштерә, күңелләрне бер-берсенә якынайта. Өйләнешкән яшь мөселман парлары күп бездә. Өйдәге эшләрен карагач, алар кая барсын? Төнге клублар, хәмерле табыннар безнең өчен түгел. Ә яшьлек яшьлек инде, күңел ачасы да килә. Менә шулай итеп мәдрәсәдә аралаша башладык.

        Бу эшне без - яшь имамнар бергәләшеп алып бардык. Мөхтәсибебез Илһам хәзрәт Мингалиев  исә башлангычыбызны күтәреп алып, хуплап кына торды. Үзе дә килеп, вәгазь сөйләп китә иде, курайда да бик матур уйный ул. Мамадыш мәдрәсәсе директоры Габдрахман хәзрәт Хәбибуллин да үзенең тәкъдимнәре белән гел ярдәм итеп торды, вәгазьләр сөйләде.

        Әйе, кеше дингә төрле юллар белән килә, әмма бер форсаты чыгуга, аңа ныклап торып ябышырга кирәк, юкса ул башка булмаска да мөмкин бит. Мин үзем Мамадышта туып үскән егет. Дин белән кызыксыну сабый чагымнан ук килә бугай. Әниемнең әнисе, комачаулар диптер инде, мине бүлмәсеннән куып чыгара да, бикләнеп сәгатьләр буе намаз укый иде. Ә минем кызыксынуым тагын да көчәя. Ник бикләнеп укый, ник мине кертми икән, дип аптырыйм. Аның  кытыршы тышлы, борынгырак “Һәфтияк шәриф” китабы бар иде. Шуны эзләп табып актара башлагач, ул түзмәде, янына чакырып алып, укып күрсәтте. Әмма, аңламагач, бу миңа берничек тә тәэсир итмәде. Шуннан соң әбием пәйгамбәрләр тормышын әкият кебек сөйләп, шулай күңелемә юл салды, ахры. Әти ягыннан әбием дә:”Улым, синең учыңа “Аллаһ” сүзе язылган, зинһар, шушы кулларың белән җинаять кылма”, -  ди торган иде. Сигезенче класста мин Үзәк мәчеткә йөри башладым. Анда имам-хатыйб Рөстәм хәзрәт Ясәвиев үзе гарәп телен өйрәтә иде. Без бит инде шук малай-шалай, шулай берсендә ахшам намазын укыганда шаярышып та алдык.  Намаздан соң  хәзрәт минем яныма килде дә, кулларыңа бер тапкыр катырак сугыйммы, әллә ике-өч мәртәбә әкренрәкме, диде. Мин, өч тапкыр суктырасым килмичә, берсенә ризалаштым. Ә иптәшләргә эләкмәде бит, алар качып өлгерде, үпкәләдем мин моңа. Күңелгә, мәчеттә кыйныйлар икән, дигән уй да кереп оялады. Әмма, мәктәпне тәмамлагач укырга кая барырга, дигән сорау калкып чыгуга, дини уку йорты турында уйлана башладым. Мәдрәсәгә керергә теләк бар, ә белем ягы саерак. Тагын киттем мәчеткә. Наил хәзрәт Вахитов, Илнур хәзрәт Зыятдинов мине гарәп теленә, Рәсимә абыстай Коръәнгә әйрәтте. Габдрахман хәзрәт  вәгазьләре белән рухландырып торды. Шуннан соң Россия ислам университетының теология факультетында белем алу насыйп булды. Мамадыш мәдрәсәсенә мөгаллим булып эшкә кайттым. Инде менә хәзер салынып килә торган мәчеттә имам-хатыйб булып та торам. Ул мәчетне төзетүне Татарстан Дәүләт Советы депутаты Тәлгать Мидхәт улы Абдуллин үз карамагына алды. Мәхәллә бар, әлхәмдүлилләһ, дини мәрасимнәрне әлегә мәдрәсә бинасында башкарабыз.

        Әле мин РИИда укып йөргәндә әбием:”Төшемдә бер кеше килеп, гыйлем чишмәсе синең янында, диде. Улым, синдер ул”, - дигән. Соңыннан мин аның намазларын дөресли башладым. Ә менә әти-әнием намазга шактый авырлыклар күргәч кенә басты. Һәркемнең исламга үз юлы, дип әйтәм бит. Әнием медицина хезмәткәре, алар бит инде күбесенчә материалистлар. Түбән Ушмы авылыннан килгән якта бик текә зират тавы бар. Кыш көне була бу. Моның машинасы шул таудан менә алмый азаплана. Шунда әни, и Раббым, исән-сау менеп җитсәм, биш вакыт намазга керешер идем, дип нәзер әйтә. Машинаның көпчәге, ниһаять, бозны ватып, асфальтка тия. Әмма исән-сау кайтып җитү белән нәзер онытыла. Бик каты авырып, авыр опеарацияләр кичерергә туры килде әнигә. Хастаханәдә ятканда мин әнинең теге нәзерен исенә төшердем. Намазыңның берсен генә күз сирпеп булса да, гашыйк булганчы укы, дидем. Әни хәзер намазда, әлхәмдүлилләһ.

        Әти дә үз юлы белән килде. Ир-атка мал табу хас. Бервакытны әти эшсез калды. Җомга намазына булса да бар, Аллаһы Тәгалә шуның өчен бернәрсә дә бирмидер, диюем әтигә бик ошап та бетмәде бугай. Бервакытны төнлә уянып китсәм, караңгы бүлмәдә намазлыгым өстендә әтине күреп хайран калдым. Ул сәҗдәгә китеп елый иде. Мин эндәшмәдем. Иртән торгач:”Улым, намаз ничек укыла ул?” – дип  үзе сүз катты. Башта җомга намазларына йөри башлады, берсендә барган җиреннән эшле дә булып кайтты...

        ... Ә “Сәлам” клубына килгәндә, соңгы вакытта аның эше сүлпәнләнеп калган иде. Дөресен генә әйткәндә, монда мин бары тик үземне генә гаеплим, вакытында кәгазь эшләрен җиренә җиткереп башкарып чыга алмадым. Инде мәчет бинасы сафка басуга, Алла боерса, клубның эшенә ныклап тотынырга ниятләп торабыз. Бүгенге көндә мәдрәсәбезне тутырып ислам гыйлемен алырга йөрүче, мөгаллимнәренең һәр сүзен йотлыгып тыңлап, күңеленә теркәп баручы сабыйлар бар икән, иншә Алла, Мамадышта мөселман яшьләре клублары да эшләр, мөселман җәмәгатьчелеге гөрләп яшәр әле.

                                                                                          Ирек хәзрәт НУРИЕВ,

                                                                                                  Мамадыш