string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7603.html"
16.12.2013 09:25

СОРАУ. Мәчеттә еш кына кайбер кешеләр намаз укучы алдыннан узып китә, намаз укучылар үз чиратында кулларын сузып, узып китүченең дөрес эшләмәвен күрсәтергә тырыша. Гөнаһ булмасын өчен намаз укучы һәм узып китүче арасында никадәр ара булырга тиеш?

ҖАВАП. Шәйх Гобәйдулла ибн Мас’уданың  «Аль-Викая» исемле хәнәфи фикыһы буенча танылган хезмәтендә болай диелә: “Зур булмаган мәчеттә намаз укучылар алдыннан узып китү тыела (макрух-тахрим). Башка урыннарга килгәндә (зур мәчет, йорт һ.б.), намаз укучы күрә алырлык җирдән узу тыела, намаз укучының карашы сәҗдә урынына төбәлә”.

"Дин вә мәгыйшәт"