Сорауларга җавап бирү тәртибе

22 ноябрь 2011 ел 14:58

Сорау бирүнең дә, җавап бирүнең дә тәртибе булырга тиеш. Кемнең дә булса берәр мәсьәләдә соравы туа икән, ул ялгызы гына үзенең мәхәллә имамына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Әгәр канәгатьләндерерлек җавап ала ала икән, шул сорауны халык алдында бирү мәслихәт. Чөнки имамга бу рәвешле сорау биргәндә, калган кешеләргә дә бу сорау актуаль булырга мөмкин. Икенче көнне имам шул ук сорауга җәмәгать алдында җавап бирә. Бу – имам җавап бирә алырлык сорау булганда гына шулай. Әгәр дә сорау бирүчене имамның җавабы канәгатьләндермәсә (яки имам ул сорауга җавап бирә алмаса), алар бергәләшеп мөхтәсибкә барырга тиешләр. Аннан соң, мөхтәсибтән дә канәгатьләндерерлек җавап ала алмасалар, бергә төбәк казыена баралар. Төбәк казые да мәсьәләне хәл итә алмаган очракта, чираттагы инстанциягә – Голәмәләр шурасына яисә Казыйлар шурасына (яки мөфтигә) мөрәҗәгать итәргә тиеш булалар. Әгәр дә мәсьәлә гаять зур һәм аны хәл итү югарыда саналган кешеләрнең берсе тарафыннан да хәл ителә алмый икән, ул сорау съездга чыгарылып, съездда хәл ителә ала.

Менә шушы категориягә кермәгән кешеләрнең җавабы бүтән кешеләргә фәтва булып тормый (әгәр дә ул бер җирдә дә имам булып тормый икән, бер имамның үз мәхәлләсе булмаган халыкка аның җавабы фәтва булып тормый; район буенча мөхтәсибтән башканыкы; республика күләмендә Голәмәләр шурасыныкы, Казыйлар шурасыныкы, баш казыйныкы, мөфтинеке һәм мөфти рөхсәт иткән кешенеке (галим)). Рәсми рәвештә үз сүзенә үзе җавап бирми торган кешеләрнең җаваплары бүтән кешеләргә фәтва булып тормый. Шуңа күрә үзләренең имамнарыннан, мөхтәсибләреннән, казыйларыннан узып, ниндидер китаптан яисә интернет сайтыннан алынган җавапны беркем дә кулланырга тиеш түгел. Газеталарның да мөфти тарафыннан билгеләнмәгән, расланмаган кешеләрдән җавап алып, аны газетага язарга, халыкка җиткерергә хакы юк. Теләсә кемнең үзебезнең мәзһәб үзенчәлекләрен һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен искә алынмыйча бирелгән җаваплары фетнә чыгарырга мөмкин.

ТР мөселманнары Диния нәзарәтендәге

Казыйлар шурасының 43 нче утырыш КАРАРЫ.

14 ноябрь, 2011 ел

Башка журналлар

Шәмаил - татар мәдәнияте бренды

Термин буларак – Ираннан, ә формасы сурәт ясау тыелган төрекләрдән килә. Аның сөнни һәм шигый...

19 февраль 2016 ел 09:45

“Мәүлид ән-Нәби. Җан белән сөйләшү” дигән театральләштерелгән тамаша кеше күңеленең караңгы якларын фаш итеп, игелекле гамәлләрен данлый

Бүген Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә “Мәүлид ән-Нәби. Җан белән...

09 февраль 2016 ел 09:32

Йосыф Дәүләтшин: «Рәхимсез кешегә Аллаһның рәхмәте төшмәс»

Кешеләрнең гомер буе кылган эшләре, әйткән сүзләре фәрештәләр тарафыннан язы­лып, беркетелеп бара...

05 февраль 2016 ел 10:59
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана