Дини яшьләр КФУ ректоры Гафуровтан намаз бүлмәләре сорый

20 сентябрь 2011 ел 10:17

Татарстанның дини яшьләре КФУ ректоры Илшат Гафуровтан университетта намаз бүлмәләрен булдыруны сорыйлар. Алар бу хакта ректорга рәсми мөрәҗәгать юллаган. Хатка яшьләр исеменнән РИУ мөгаллиме М. Сәлахов һәм Казан рухи семинариясе укытучысы А. Хохлов кул куйган.

ТР Диния нәзарәте тараткан әлеге хатта мондый юллар бар: «Без сезнең игътибарны дини яшьләр проблемасына юнәлтергә телибез. Бу проблема югары уку йортларында намаз уку бүлмәләре булмавына кагыла. Билгеле, мөселманнар көнгә биш тапкыр намаз укый. Ләкин институтларда, университетларда намаз уку өчен тиешле шартлар юк. Шул сәбәпле студентлар укуларын бүлеп, якындагы мәчеткә барырга яки җыештыручылар һәм сакчылар белән сөйләшеп, пычрак ярымподвал урыннарда  намаз укырга мәҗбүр була».

Мөрәҗәгатьтә әйтелгәнчә, әлеге мәсьәлә христиан яшьләре өчен дә актуаль. Билгеле булганча, 1917 елгы революциягә кадәр Казан университеты җирлегендә православ чиркәве булган. Студентлар укуларыннан аерылмыйча бирегә килә алганнар. Бүген исә аларның мондый мөмкинлеге юк.

2013 Казанда халыкара Универсиада узачак, анда төрле дин тоткан йөзләгән делегат килүе көтелә. Үз вакытында гыйбадәт кылу мәсьәләсе алар өчен дә актуаль булачак, дип искә төшерәләр хатның авторлары.

Аларның фикеренчә, югары уку йортларында намаз бүлмәләренең булуы бер яктан республиканың халыкара авторитетына китерсә, икенче яктан дин тотучы яшьләргә уңай шартларда уку мөмкинлеге бирәчәк.

Татар заманы

Башка журналлар

Әлмәттән баеп кайттык

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөгаллимнәргә Әлмәт ягына...

11 декабрь 2014 ел 10:25

Анда бармау мөмкин түгел...

Булачак ирем белән җитди очраша башлагач, бездә хаҗга барырга дигән теләк туган иде. Шушы ниятебезне...

11 декабрь 2014 ел 10:02

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында Коръәнне өйрәнү бүлеге оешуга бер ел тулды

Шушы кыска гына вакыт эчендә ул киң эшчәнлек җәелдереп, мөселман җәмәгатьчелеге арасында шактый...

08 декабрь 2014 ел 16:03

Афәтләрдән сакласын...

Иске Чүпрәле авылы мәчетендә рәт-рәт тезелеп утырган ир-егетләрне күреп куанып куйдым. Аларның...

20 ноябрь 2014 ел 16:32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана