Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында Коръәнне өйрәнү бүлеге оешуга бер ел тулды

08 декабрь 2014 ел 16:03

КАБАТЛАП ТОРМАСАҢ, КОРЪӘН ТЫШАВЫН САЛГАН ДӨЯДӘН ДӘ ТИЗРӘК “КАЧА”

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында Коръәнне өйрәнү бүлеге оешуга бер ел тулды. Шушы кыска гына вакыт эчендә ул киң эшчәнлек җәелдереп, мөселман җәмәгатьчелеге арасында шактый танылу алды. Бүлекнең җитәкчесе Илнур хәзрәт ХӘЙРУЛЛИН белән булган әңгәмәбездә без халыкны кызыксындырган сорауларны күтәрергә тырыштык.

- Хәзрәт, быел сентябрь аеннан республикабыз мәчет-мәдрәсәләре каршында коръәнхафизлар түгәрәкләре эшли башлады. Бу түгәрәкләрне оештыру уе ничек туды?

- Мөфтияттә Коръәнне өйрәнү бүлеге ачылгач, без районнар өчен – Болгарда һәм Казанда Коръән уку конкурслары оештырган идек. Бу конкурс нәтиҗәләре Татарстанда Коръәнне дөрес итеп уку дәрәҗәсенең әле бик түбән икәнен күрсәтте, шуннан соң туган проект инде бу. Без күбрәк балаларга басым ясарга булдык. Казанда, Буа, Нурлат, Әлмәт, Зеленодольск шәһәрләрендә коръәнхафизлар әзерләү түгәрәкләре ачып җибәрдек. Бу - анда Коръән ятлау белән генә шөгыльләнәләр икән, дигән сүз түгел. Ният - беренче чиратта дөрес итеп укырга өйрәнү һәм, әлбәттә инде, мөмкин кадәр ятлау. Хафиз ул – Коръәнне яттан белүче, аны саклый торган кеше. Ә Коръәндә исламның бөтен кануннары бар. Бездә укымышлы кешеләр булса да, Шиһабетдин Мәрҗани, Муса Бигиевлар дәрәҗәсендәге бөтен дөньяга танылган галимнәр юк. Галим булу өчен, аз дигәндә, Коръәнне яттан белергә, ә аннары гарәп телен камилләштерергә кирәк. Борынгы галимнәр кешедә 4 нәрсә булса гына шәкерт итеп алганнар: бу - әдәп, Корьәнне яттан белү, гарәп телен камил белү, мирас гыйлемен белү.

- Коръәнхафизлар әзерләү белән бергә сез әле киләчәктә галим булып китәрдәй талантлы балаларны да эзлисез икән.

- Нәкъ шулай. Алардан киләчәктә имамнар, укытучылар, галимнәр үсеп чыгар, иншә Аллаһ. Безнең бит бүгенге көндә коръәнхафизлар әзерләрлек укытучыларыбыз да бармак белән генә санарлык. Район, шәһәр мәдрәсәләреннән дә, укытучылар җибәрегез, дип сорап торалар. Биналары, бөтен укыту кирәк-яраклары бар, әмма кадрлар юк. Киләчәктә эшне шулай оештырырга кирәк - һәр район, шәһәр үз белгечләрен махсус җибәреп укытсын.

Коръән укуга бик җитди караш булырга тиеш, чөнки бу ислам динендә һәр мөселманга фарыз-гайн булып тора. Аллаһы тәгалә Коръәнне тәртил белән, аңлаешлы һәм ачык итеп, авазларны дөрес чыгарып укырга куша. Без бит намазда да Коръән аятьләре укыйбыз. Аларның мәгънәләрен бозып укысаң, намазың кабул булмый дигән сүз.

- Дистәләрчә түгәрәкләр ачкансыз, анда укытырга коръәнхафизларны кайдан табып бетердегез?

- Без аларны РИИ һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсен тәмамлаган дипломлы белгечләр арасыннан сайлап алдык. Берничә мәчеттә хатын-кызлар төркемнәре бар. Аларда белем бирүче хафизаларыбыз да Россия ислам институтының коръәнхафизлар бүлеген тәмамлаган белгечләр. Хезмәт хакы түләү мәсьәләсен “Зәкят” хәйрия фонды үз өстенә алды. Ярдәм итәргә теләүчеләр бу ниятләрен әлеге фонд аша башкара ала.

Благотворительный Фонд “Закят”

ИНН/КПП 1655068682/165501001

ОГРН 1091600003153 ОКПО 63107012

р/с № 40703810662190000765

(Советское отделение № 6669/015 СБ РФ г. Казани)

ОСБ БАНК ТАТАРСТАН № 8610 г.Казани

к/с: 30101810600000000603 БИК: 049205603

Юридический адрес: 420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д. 6

- Коръән ятлау гади кеше өчен көч җитмәслек бик авыр эш кебек тоела хәтта. Аның берәр төрле ысулы бармы?

- Коръәнне төрле илләрдә төрле ысуллар белән ятлыйлар. Мин үзем, мәсәлән, Төркиядәге ысулны кулландым. Коръән 30 җүздән тора. Һәр көнне бер җүздән берәр бит ятласаң, бер ай эчендә һәр җүздән берәр бит ятлап чыккан буласың. Аннары кире беренче җүзгә әйләнеп кайтып, бер ай элек ятлаганны кабатлыйсың да моңа тагын бер битне өстисең. Шул рәвешле 20 әйләнеш ясап, 20 ай эчендә Коръәнне ятлап та бетерәсең. Әмма ятлап чыктың да булды түгел, гел кабатлап торырга кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Әгәр кабатлап тормасаң, Коръән тышавын салган дөядән дә тизрәк кача”, - дигән.

Укуларны без сентябрь аенда башлаган идек. Түгәрәккә йөрүче балалар бик тырышалар. Ярты җүзгә кадәр – егерме бишәр сүрә

ятлаучылар да бар. Бу әле беренче генә баскыч. Менә гарәп телен дә өйрәнгәч, ул аны укып фикерли, тулысынча Коръән белән яши башлый. Киләчәктә безнең дә Коръән ятлауны гарәп телен өйрәнү белән бергә алып барырга дигән ниятебез бар. Мин үзем дә Коръәнне укырга өйрәнә башлаганда гарәпчә белми идем. Гарәп телен үзләштергәч, аңлап укый башлыйсың һәм бөтенләй бүтәнчә кабул итәсең.

- Сез үзегез кайда укыдыгыз?

- Башта Истанбулда Коръән курсларын тәмамладым. Аннары Россия ислам институтының коръәнхафизлар бүлегендә белем алдым. Пәйгамбәребездән (с.г.в.) нәселдән-нәселгә килә торган иҗазәт дигән документ бар, ул Коръән гыйлемен укытырга рөхсәт бирә. Сүриянең Димәшкъ шәһәрендәге Кыйраат мәдрәсәсендә укып, шул таныклыкка ия булдым.

- Төркиядә коръәнхафизлыкка укып кайткан Мөхәммәт атлы бер малай, без имтихан тотканда мәчет тирәсенә бик күп халык җыелды, хәтта Президент үзе дә килгән иде, дип сөйләде. Безнең яшь коръәнхафизларга да шундый ихтирам казану насыйп булса иде.

- Халык Коръәннең кадерен, кыйммәтен аңлый башласа, иншә Аллаһ, бездә дә шулай булыр...

Әңгәмәдәш – Нәүбәһар КӘБИРОВА, "Дин вә мәгыйшәт"

КАЙСЫ МӘЧЕТЛӘРДӘ КОРЪӘН УКУ ТҮГӘРӘКЛӘРЕ ЭШЛИ

Татарстанның мәчет һәм мәдрәсәләре каршында Изге Коръәнне өйрәнү буенча махсус түгәрәкләр оештырылды. Дәресләр ел дәвамында үткәрелә. Әлеге файдалы проект Диния нәзарәтенең Коръәнне өйрәнү бүлеге, “Зәкят” хәйрия фонды, Казан ислам институты каршындагы Коръәнхафизлар әзерләү үзәге һәм “Коръән нуры” хәйрия фонды ярдәме белән тормышка ашырылды. Түбәндә китерелгән мәчет һәм мәдрәсәләргә килеп, теләгән һәркем Коръәнне дөрес итеп укырга өйрәнә ала.

Өметлеләр мәчете (2-нче Азин ур., 1 нче в йорт, мөгаллимнең телефоны: 89272495061);

Кабан арты мәчете (Һ.Такташ ур., 26 нчы йорт, мөгаллимнең телефоны: 89510604745);

Гаилә мәчете (Җ.Фәйзи ур., 3 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89655967011);

Апанай мәчете (К.Насыйри ур., 27 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89375279494);

Нурулла мәчете (Мәскәү ур., 74 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89375279494);

Ярдәм мәчете (Серов ур., 4 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89276731306);

Әмәт мәчете ( Дачная ур., 3 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89178555529);

Әниләрмәчете (Газ ур., 18 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89093077855);

“Жемчужина веры”мөселман йорты (Вишневский ур., 12 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89061133986);

Әтиләрмәчете (Кояшлы бист., Күлбаш ур., 13 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89274077353);

Буа мәдрәсе (Буа шәһ., К.Либкнехт ур., 79 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89033135181);

Әҗем мәчете (Фәткуллин ур., 15 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89655876022);

Әл-Иманмәчете (Магистраль ур., 22 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89520312426);

Хузайфамәчете (Ю.Фучик ур., 52 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89872285131);

“ксу мәдрәсәсе (Әлмәт шәһ., Радищев ур., 12 нче а йорт, мөгаллимнең телефоны: 89172770363);

Казан нуры мәчете (Ф.Әмирхан ур., 3 нче йорт, 2 к., мөгаллимнең телефоны: 89274777500);

Ризван мәчете (Мәүләтов ур., 48 нче а йорт, мөгаллимнең телефоны: 89050206233);

Салихҗан мәчете (Бестужев ур., 26 нчы йорт, мөгаллимнең телефоны: 89033889439);

Нур Ислам мәчете (М.Бигиев ур., 36 нчы йорт, мөгаллимнең телефоны: 89033062591);

Җомга мәчете (Ильич ур., 4 нчы йорт, мөгаллимнең телефоны: 89870074579);

Мәрҗани мәчете (К.Насыйри ур., 17 нчы йорт, мөгаллимнең телефоны: 89063221059);

Әл-Иман мәчете – хатын-кызлар төркеме (Магистраль ур., 22 нчы йорт, мөгаллимнең телефоны: 89196449592);

Казан нуры мәчете – хатын-кызлар төркеме (Ф.Әмирхан ур., 3 нчы йорт, 2 к., мөгаллимнең телефоны: 89178831445);

Әтиләр мәчете – хатын-кызлар төркеме (Кояшлы бист., Кульбаш ур., 13 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 889274178158);

Ярдәм мәчете – хатын-кызлар төркеме (Серов ур., 4 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89047600545);

Тынычлык мәчете – хатын-кызлар төркеме (Яшел Үзән шәһ., Столичный ур., 8 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89274022910);

Шамил мәчете – хатын-кызлар төркеме (Ф.Әмирхан ур., 3 нче йорт, 1 к., мөгаллимнең телефоны: 89172972492);

Өметлеләр мәчете – хатын-кызлар төркеме (2-нче Азино ур., 1нче в йорт, мөгаллимнең телефоны: 89274460985);

Гаилә мәчете – хатын-кызлар төркеме (Җ.Фәйзи ур., 3 нче йорт, мөгаллимнең телефоны: 89274146320).

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана