Афәтләрдән сакласын...

20 ноябрь 2014 ел 16:32

Иске Чүпрәле авылы мәчетендә рәт-рәт тезелеп утырган ир-егетләрне күреп куанып куйдым. Аларның яртысы диярлек урта яшьтәгеләр. Укырга килүче хатын-кызларның чаршау артын тутырып утырулары җомга намазын тагын да хөрмәтле итте. Ул көнне район үзәгендә уныш бәйрәме иде. Халыкның мавыктыргыч бәйрәмгә бармыйча мәчеткә килүе илгә-көнгә тынычлык биреп, иген уңышын үстерергә һәм җыеп алырга насыйп иткән Аллаһы Сүбхәәнәһү вә Тәгаләгә олы рәхмәтен һәм ихтыяҗын белдерүе иде.

        Җомга намазына кадәр Пәйгамбәребезгә (салләллаһу галәйһи үә сәлләм) 100 мәртәбә салават әйтелде, сәдакаләр өләшенде. Җомга хөтбәсе алдыннан район мөхтәсибе Рөстәм Рәкыйпов моннан бер ел элек һәлакәткә очраган “Боинг-737” очкычында һәлак булучыларны искә алды. Кешелекне тетрәндергән мондый афәтләрдән Аллаһ Раббыбыз сакласын, әрвахларның рухлары шат булса иде, дип теләде.

        Җомга вәгазе садака турында булды. Халыкның дәррәү кубып, район үзәгендә салына башлаган җамигъ мәчеткә акча җыюын искә алсак, бу вәгазь бик урынлы булды. Җирле үзидарә башлыгы Фәрит Галләмовның эшне оештыра белүен дә әйтеп  үтте хәзрәт. Һәр урамда билгеләнгән акча җыючыларга һәм хәләл акчаларыннан мәчет төзелешенә өлеш кертүчеләргә Аллаһ Раббыбызның рәхмәтләре явуын, биргән акчалары меңе белән үзләренә кайтуын теләде. Пәйгамбәребезнең (салләллаһу галәйһи үә сәлләм): “Аллаһны искә төшерә торган мәчет төзегән кешегә Аллаһы тәгалә җәннәттә йорт төзер”, - дип әйтүе бирелгән сәдакаларның Аллаһ каршында никадәр әҗерле булуын искәртә. Ел да мәчет салынмый. Бу да Аллаһның бер рәхмәте!

        Җомга намазы соңында очкычта һәлак булган мөселман кардәшләр рухына һәм мәчеткә китерелгән садакаларга дога кылынды.

                                                 

                                                          Сания ШӘРӘПОВА,

                                                          Чүпрәле районы

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана