Мөслимә һәм ислам дине

15 сентябрь 2011 ел 20:39

Яулык ябарга карар кылгач та, төрле фикерләр ишетергә туры килде. Кемдер Мәскәүдәге хәлләрне, яулыклы кызларны террорчылар белән тиңләүләрен, яулыклы кызларга кырын карауларын төрттерсә, кемдер эш табу проблемасы, кемдер тормыштан ерагаю, читләшү булачагы белән куркытты. Алай гына да түгел, матбугатта да еш язып торалар: имеш, яулыклы кызларга җәмәгать транспортында да усал карыйлар, урамда үтеп барышлый теләсә ни әйтеп китәргә дә мөмкиннәр. Адым саен, шикләнеп, документларыңны тикшерергә мөмкиннәр, дусларың читләшәчәк, йомык тормышта калачаксың, имештер.

Ни кызганыч, бүген безнең әти-әниләр, абый-апалар, эне-сеңелләр исламны әнә шулай күзаллый, диннән һәм мөселманнардан курка. Террор галәмәтләреннән соң исламга карата тискәре мөнәсәбәт дулкыны килү дә эзсез калмады.

Ләкин, җәмәгать, тирәнрәк уйлап карасак, гаеп үзебездә дә бар. Ислам диненең яктылыкка, белемле, актив, югары әдәпле, ачык йөзле, киң күңелле булуга чакырганын үзебез дә еш кына онытып җибәрәбез. Яулыклы кызларыбыз кара киемнәр киеп, аяк асларына карап, башларын иеп йөргән вакытта, мөселман егетләребез һәр нәрсәдә ширек, бидгать эзләп интеккәндә, янәшәдәге дусларыбызда ислам диненә карата нинди мөнәсәбәт туарга тиеш соң?

Ак яулык, алсу күлмәк киеп, ачык йөз белән атлап барган мөселман кызын күргәч, җәмәгать исламның кара киемнәргә төренеп йөрергә кушмавын, киресенчә, ачык-якты булырга дәшүен аңлар, әйләнә-тирәдәге кешеләргә ярдәмгә ашыгучы, ачык йөзле мөселман егетләрен күреп, башкалар динебез турында да яхшыны гына уйлар иде.

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Мөселман кешесенең һәр гамәле һәм тышкы кыяфәте, сүзләре дә дәгъвәт икәнен онытмыйк. Дәгъвәтебез уңай, исламга карата позитив фикерләр уятырлык булса иде.

Матур итеп яулыгын бәйләгән, пөхтә итеп киенгән мөселман кызларын күргәч – шундый булырга телим, дип хыяллана идем. Аллага шөкер, хиҗап кигәч дусларым да кимемәде, кырын караучыларны да күрмәдем, сүгеп-ачуланып узучыларны да очратмадым. Транспортта да төбәлмиләр, урамда да бәйләнмиләр. Әгәр культуралы итеп киенсәң, үзеңне әдәпле, итәгатьле тотсаң, нигә бәйләнергә тиешләр соң әле?

Барысы да үзебездән тора: адымнарыбыз ышанычлы, күңелләребез киң, йөзләребез ачык, киемнәребез пөхтә-матур, белемебез бай, эшләребез файдалы-мәгънәле булсын. Шул вакытта беркем дә ислам дине ябык тормышка, караңгылыкка илтә дип әйтмәс, динебезгә каршы килгән террор галәмәтләрен кылучы гөнаһлы бәндәләр белән безнең арада охшашлык тапмас, күңеленә шик кермәс, хакыйкатьне аңлар, Инша Аллаһ.

 

Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА,

КФУ студенты

Башка журналлар

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Һәркемгә ярдәм кулы сузарга кирәк”

Кешенең рухи үсеше өчен ике канат булуы кирәк. Матди мәсьәләләрдә үзебездән түбән булучыларга...

20 сентябрь 2015 ел 13:17

Корбан чалу тәртипләре, хөкемнәре

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Корбан бәйрәме – Аллаһка якынаю” дип аталган буклет чыгарды...

10 сентябрь 2015 ел 15:00

Әдәби гарәп теле курсларына рәхим итегез!

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте һәм Казан федераль университеты дин әһелләре (имамнар, мәчеттә...

10 сентябрь 2015 ел 10:23

"Имамнарга ихтыяҗ зур, икътисадчылар эш эзли"

Русия ислам университетында белем алучы шәкертләр инде уку йортын тәмамлаганчы ук имамнар буларак...

23 апрель 2015 ел 17:26
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы