"Имамнарга ихтыяҗ зур, икътисадчылар эш эзли"

23 апрель 2015 ел 17:26

Уку елы тәмамланып килә. Югары уку йортын тәмамлаучыларның күпчелеген бүген эшкә урнашу проблемасы борчый. Ә менә Русия Ислам университетында инде күпләр имам булып эшкә урнашып беткән дияргә була. Моны уку йорты алдан ук кайгырта икән. Бу хакта РИУның ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин белән сөйләштек.

- Рәфыйк әфәнде, быел уку йортын ничә студент тәмамлый? Алар эшкә кайларга бара?

- Безнең быел Русия ислам университетын 60тан артык студент тәмамлый. Монда читтән торып белем алучылар да керә. Безнең читтән торып укучылар Русиянең 45 төбәгеннән, көндезге бүлектә укучылар 23 төбәктән. Әлбәттә аларның күбесе укып бетергәч үз якларына кайта. Без үз төбәкләренә кайтып эшләүләрен хуплыйбыз гына. Безнең имамнарны эшкә урнаштыру белән проблемнар юк, чөнки безнең шәкертләргә чират. Русиянең барлык төбәкләреннән чакыралар. Менә хәзер Кырымда Бакчасарайда бер мәчет Татарстанга беркетелгән. Анда да имам кирәк. Гомумән имамнарга ихтыяҗ бик зур.

Теологларга килгәндә, аны тәмамлаучыларның 50% имам булып эшли, 50% хакимият урыннарында хезмәт итә. Безнең Татарстан президенты идарәсендә РИУны бетергән ике егетебез ислам экспертлары буларак эшли. Теологларга эш табу шулай ук мөмкин, чөнки безнең прокуратурадан да белгечләр сорап мөрәҗәгатьләр булды.

Лингвистлар һәм икътисадчыларга эш табу кыенрак. Лингвистлар ун кеше тәмамлый. Элек тәмамлаган лингвистлар магистратурада укый, алар әле эшләп киттеләр дип әйтеп булмый.

Беренче тапкыр икътисадчыларны чыгарабыз. Алар биш-алты кеше. Быел тәмамлаучыларның бер өлеше магистратурада үз белемнәрен дәвам итәргә җыена. Калганнарын эшкә урнаштыру турында уйлый башладык. Хәзер Русия мөселман эшмәкәрләре берлеге оешты, алар белән элемтәгә кердек. Зәкәт фонды бар.

- Димәк ул ислам икътисады белән бәйле белгечлек булып чыга?

- Әлбәттә. Безнең белгечлек “Мировая экономика” дип атала. Ислам икътисадына нигезләнгән. Хәзер менә мөселман иминият ширкәте эшләп китте, Русия ислам банкингын булдыру омтылышлары бар, кануннарны үзгәртү өчен Русия дәүләт думасында бу мәсьәлә карала башлады. Шуңа да бу өлкәдә белемле икътисадчылар кирәк булыр дип уйлыйм. Аларны әлбәттә күп чыгармыйбыз. Быел 5-6 гына студент.

- Уку йортын тәмамлаган шәкертләр эшне үзе табамы, яки юллама белән китәме?

- Алар әлбәттә безгә мөрәҗәгать итә. Хәзер 5нче курста укучылар миңа керә, деканнарга мөрәҗәгать итә. Мөмкин булганча ярдәм итәбез. Имамнарга исә сайлап алу мөмкинлеге бирәбез. Өенә якынракмы, яки башка мөмкинлекләргә карап сайлыйлар.

- Белүебезчә, РИУда Татарстаннан читтән килеп укучылар да бар. Университетта укучыларның ничә проценты татар?

- Бүгенге көндә бер 7% БДБ илләреннән. Без хәзер аннан шәкертләрне азрак ала башладык, чөнки алар уку йортын тәмамлагач үз илләренә кайтмыйлар. Бигрәк тә Кыргызстан, Таҗикстаннан килүчеләр Татарстанда кала. Аннары үз белгечлекләре белән эшләми, эшләгәннәре безнең татар имамнарына көндәш була.

[Русия ислам университеты] Русия ислам университеты

Хәзер Русиянең күп кенә төбәкләрендә Урта Азиядән, Кавказдан килгән имамнарның саны артканнан-арта бара. Шуңа безнең университет татар егетләрен башка милләт балалары белән алмаштыруга үз өлешен кертергә тиеш түгел дип саныйбыз. Бары тик берәр илнең Диния нәзарәтеннән: "Укытыгыз, урыс телле имамнар кирәк. Алар безгә кайтып эшләячәк" дигән хат булганда гына алабыз.

Дөрес, хәзер теологияне дистанцион укыту системасы бар. 200дән артык казакъ студентын шуның нигезендә укытабыз. Ягъни алар эшли һәм читтән торып белем дә ала. Бу безнең өчен дә уңайлы. Алар сессяигә дә ике елга бер генә килә, аннары монда эш эзләмәячәк.

Башкаларны да дистанцион укытуга өндибез, әмма әлегә казакълар гына белем ала.

БДБ илләреннән Кыргызстаннан, Таҗикстаннан шәкертләр бар, Үзбәкстаннан бик аз. Казаъстаннан килгән бер-ике татар бар. Беларустан, Литвадан бер-ике татар бар. Шулай һәрбер илдән бер-ике татар укый.

- Русия төбәкләреннән укырга килүчеләр күпме? Алар укуны тәмамлагач кайда бара?

- Студентларның 40% Татарстаннан, бер 55%ка якыны Русиянең башка төбәкләреннән. Шул ук Ульян, Самар, Чуашстаннан, Башкортстаннан күп киләләр. Ерак Көнчыгыштан да укучылар бар. Быел Кырымнан унау килергә җыеналар.

Безнең дүрт еллык бакалавриат бар. Әгәр яхшы эш тәкъдим итсәләр без студентларны инде өченче курстан соң анда урнаштырып калырга тырышабыз. Бигрәк тә шәһәрләрдә фатирлы, эш хаклы урын булса анда җибәрергә ашыгабыз. Укуларын йә индивидуаль укыту системасына күчерәләр, яки читтән торып укуга күчәләр. Шуңа уку йортын тәмамлаганда инде эшкә урнашмыйча калган имамнар бик аз кала. Шуңа кайвакыт "Ник аз чыгарасыз" дип тә әйтәләр.

- Татарстанда калырга теләгән татар шәкертләре күпме? Аларны Татарстанда калдыру яхшырак түгелме?

- Бу ике яклы. Безнең Татарстанда инде тугыз мәдрәсә эшли. Шуңа Татарстанда имамнар әзерләүгә мөмкинлекләр зур. Шул ук вакытта бер генә мәдрәсә дә булмаган төбәкләр бар. Шуңа мин алар анда китәргә тиеш дип саныйм, чөнки кайберләрендә хәл бик катлаулы.

Безнең дә мәчетләрдә 80% карт бабайлар. Башка төбәкләрне инде әйтәсе дә юк. Әгәр без инде ул шәкертләрне үзебездә калдыру максатын куйсак, ул Татарстан өчен яхшы булыр иде, әмма университет буларак башка төбәкләрне дә уйларга тиешбез.

- Татар телле кулланылышы ничек? Вәгазьләрне нинди телдә сөйләргә әзерләнеп чыгалар?

- Татар телле булмаган имамга ихтыяҗ түбән. Дөрес, Татарстаннан читтәге төбәкләрдә мәчетләрдә вәгазьләрне урысча сөйләү күп. Мин аны фаҗига дип санамыйм. Татарлар мәчеткә аз йөри. Ә мәчеткә килгән кеше вәгазьнең эчтәлеген аңларга тиеш. Бу безнең бурыч. Өч бабай өчен генә татарча сөйләү дөрес булмас иде.

Мәхәлләдә мөселманнар һәм шул ук вакытта әле татар җәмәгатьчелеге дә бар. Татарлар мәҗлесләргә җыялар, ашлар уздыралар. Шуңа дини эшчәнлекне мәчеткә генә кайтарып калдырырга ярамый. Үзебезнең милләт халкы белән эшләүнең башка формаларын да табарга кирәк.

Без каршы булсак та мәчеттә урысча сөйләү нормага кереп бара. Ә менә мәҗлескә килеп урысча сөйләгән мулланы беркем дә кабул итмәячәк. Шуңа татар егетләрен вәгазьне татарча сөйләргә өйрәтергә тырышабыз. Һәм нигездә татарча өйрәнеп чыгалар. Татар теле дәресләре дә, матур сөйләү курслары да бар.

- БДБ илләреннән килгәннәр татар телен тизрәк үзләштерә, диләр...

- Аның сәбәбе бик ачык. Татарстанда татар дәүләтчелегебез бар, безнең хөкүмәтебез проблемнарны хәл итә, нәрсә булса да хакмимяткә мөрәҗәгать итү мөмкин дип саный. Ә башкалар үз проблемнарын үзләре хәл итәргә тиеш икәнне яхшы аңлый. Бу тормышта үз урынын табу өчен тырышырга кирәклекне белә.

Чистайда татарча сөйләшкән таҗик имамы бар. Ул татарча вәгазьләр укый. Монда яшәгәч алар татар телен белергә тиешлеген аңлыйлар. Ә Татарстанда урысча сөйләшеп йөргән татарлар шактый күп кызганычка каршы. Шуңа көндәшлек ягыннан татар имамнары бераз оттыра.

Башка журналлар

Татарстан мөфтияте 2017 елны "Галимҗан Баруди елы" дип игълан итте

Ошбу тәкъдим белән бүген Диния нәзарәте бинасында үткән пленум җыелышында мөфти Камил хәзрәт...

31 гыйнвар 2017 ел 09:09
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана