Психология фәне “кешенең метапрограммалары” төшенчәсен ачты. Метапрограммалар – ул безнең игътибар үзәгенә эләккәнче үк мәгълүматны аралаучы аңның фильтрлары. Кеше үзенең метапрограммалары эшчәнлеген күзәтә алмый, алар кешегә эчке яктан тәэсир итә һәм билгеле бер мәгънәдә кеше аларга тулысынча бәйле. Кеше белән билгеле бер конкрет ситуациядә җитәкчелек итүче метапрограммалар җыелмасы аның метапрограммалы профилен тәшкил итә. Бу аның эчке дөньясының структурасын тасвирлаган паспорт сыман.
Соңрак билгеле булганча, метапрограммалы профильне кешенең үзенә генә түгел, аның психик реальлегенең аерым элементларына, мәсәлән, эмоцияләргә төзү мөмкин. Бер эмоциянең төрле төсмерләре арасындагы аермалары (мәсәлән: ачу, ярсу, канәгатьсезлек һ.б.) нәкъ менә аларның метапрограммалы профильләрендәге кечкенә генә аерма белән билгеләнә. Метапрограммалы профильдә конкрет эмоциянең бер генә метапрограммасын алыштырып карау да, аның яңа төсмерен алуга китерә.
Әлеге ачыш психотерапевтлар эшенә зур ярдәм булып тора. Клиентның эмоциясендә бер метапрограмманы икенчесенә алыштыру аны бер халәттән икенчесенә күчерү мөмкинлеген бирә: башта ярсуны ачуга, ачуны – канәгатьсезлеккә, ә аннары, метапрограмманы ресурслырак халәткә күчерүне дәвам итеп “борырга” була, мәсәлән, тынычлыкка һәм шатлыкка. Хәзерге вакытта тикшерүчеләр барлык төр эмоцияләрнең дә метапрограммалы профильләрен төзегәндә аларның кечкенә төсмерләре һәм нюансларын исәпкә алып, кешенең эмоциональ дөньясы картасын ясыйлар һәм бер эмоциядән башкасына маршрутларны җайлау өстендә эшлиләр.
Шул ук вакытта метапрограммаларны төрле текстларда да табалар. Һәртөрле сөйләмнең дә (шул исәптән, текст та) үзенең метапрограммалы профиленә ия булуы билгеле булды. Бер яктан, аны белеп, без текстның эмоциональ фонын ачыклый алабыз. Икенче яктан, бу безгә текстның эчтәлеге артында торган структураны күрергә мөмкинлек бирә. Менә монда иң кызыгы башлана да инде.
Без төрле дини текстларның да метапрограммалы профильләрен төзи алабыз, бу аларны үзара эчтәлекләре дәрәҗәсендә генә түгел, ә структуралары дәрәҗәсендә дә тиңләштерү мөмкинлеген бирә. Миңа калса, бу ислам дине хәзинәсен өйрәнүгә яңа методологик ачкыч бирергә мөмкин. Безнең кулда Коръәни-Кәримнең метапрограммалы профиле бар дип күз алдына китерегез. Бу – безнең эталонлы белем структурасына керү мөмкинлеге бар дигән сүз. Хәзер төрле дини агымнар һәм группалар (хәнәфиләр, шәфигыйлар, исмәгыйләр, ваһһабчылар, әхмәдиләр һ.б.) текстларының метапрограммалы профильләрен төзеп, без аларны ислам эталоны структурасы дәрәҗәсенә туры китереп, ягъни хак тәгълимат белән чагыштырып, өйрәнә алачакбыз. Кызык, кайсы агым текстларының метапрограммалы профиле Коръәни-Кәримнең метапрограммалы профиле белән туры килер икән? Безне монда нинди дә булса көтелмәгән сюрприз көтәрме?
Әгәр дә әлеге тикшерү методы үз-үзен акласа, дин ягыннан хакыйкать һәм ялганны аеру алымы гына түгел, башка бик күп мөмкинчелекләр дә ачылачак. Мәсәлән, минем гипотеза буенча, ислам эчендәге төрле традицияле барлык текстлар бер үк булмаса да, охшаш метапрограммалы профильләргә ия булырга тиеш. Димәк, без бүгенге көн хезмәтләренең кайсысы хәнәфиләрнең традициясенә туры килгәнлеген, ә кайсылары туры килмәгәнлеген билгели алачакбыз. Киләчәктә ислам дине белеме дөньясының (кешенең эмоциональ дөнья картасына тиң) глобаль картасын төзи һәм ислам диненең күп санлы ислам хәрәкәтләре һәм группалары доктриналарының төрле төсмерләргә бүленүен күзәтә алачакбыз. Әлеге ачыш киләчәктә бер генә диссертацияне яклауга гына түгел, ә барлык дөнья буенча ислам тикшеренүләренә абсолют рәвештә яңа сулыш кертергә мөмкин.
Гомумән, әлеге мәсьәлә киңрәк тә куела ала. Әгәр дә ислам диненең метапрограммалы профилен башка диннәрнең метапрограммалы профильләре белән чагыштырып карасак, ни булыр? Ахырда нәрсәгә ирешербез: охшашлыккамы, әллә аермалыккамы? Кешелек дөньясының заман башыннан бирле җыелып килгән барлык рухи хәзинәсенең метапрограммалы картасын төзү мөмкин булырмы?
Рөстәм хәзрәт БАТЫР,
Үзәкләшкән дини оешма –
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе
(islam-portal.ru сайтыннан КФУның V курс студенты Гүзәл Шәмсиева тәрҗемә итте)