string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7908.html"
10.06.2011 10:02

Минемчә, соңгы ел, хәтта соңгы ай вакыйгалары (санап тормыйм), ислам һәм академик дискурсыннан “татар исламы” дигән сүзтезмәсен юк итте. Еш очракта “исламдагы татар традицияләре”н генә ишетергә туры килә. “Татар исламы”на алмашка “традицион ислам” яки “хәнәфи ислам” кебек “яңа” концептлар барлыкка килде.

 “Татар исламы” проекты, минем карашымча, электән үк зур перспективалы булмаган, чөнки аның шартлы идеологлары беркайчан да “татар исламы”н ачып бирерлек конкрет билгеләрен ачмадылар.

Сүз дә юк, татарларда бер төркем мөселман дини тәгълиматчылар булган, Идел-Урал мәчетләрендә (анда гына да түгел) татар теле (Идел буе төрки тел дә) һәрвакытта да доминант, өстенлек итүче тел булып йөргән, татарлар мөселман динен һәм тормышларын башка дин чолганышында да саклау буенча бик яхшы тарихи тәҗрибәгә ияләр.

Ләкин биредә татарлар нинди ачыш керткән соң? Һәр мөселман халкында да үзенең дини тәгълиматчылары булган һәм алар хәзер дә бар, исламны саклау тәҗрибәсе дә күп кенә илләрдә (Африка, Көньяк-Көнчыгыш Азия, Балкан һ.б.) күзәтелә һәм төрле халыкларның милли телләре мәчетләрдә өстенлек итүе дә табигый.

Әйе, татарларның ислам белән бәйләнешле булган күп кенә үзгә, бер урыннары бар (Болгар, Биләр), шулай да мондый урыннар һәр халыкта да җитәрлек. Моның исламга ни катнашы бар? Татарларда рухи-әхлакый һәм ритуал практикасы буларак исламга бәйләнешле нинди яңалык бар соң?

Ауропа мәдәниятенә якынлык шулай ук татарларның үзгә сыйфаты булып тормый – боснийлылар, төрекләр, Магриб гарәпләре европа мәдәнияте белән шулай ук арадашчыларсыз да тыгыз элемтәдә торалар.

Ислам җәмгыятен яңарту татарларда иң беренчеләрдән булса да, Төркия һәм Көньяк-көнчыгыш (Индонезия, Малайзия) җәмгыяте дә җитезлек күрсәттеләр.

Татарларның янә бер үзенчәлекләре – безнең региондагы халыкларның бер-берсе хисабына баюы һәм  “мәдәниятләр диалогы” сүзтезмәсенең штампка әйләнүе. Шулай да соңгы 100 елда диалог дип атаганыбыз инде табигыйгә әйләнгән бер мәдәниятнең икенчесе тарафыннан ассимиляциягә бирелүе, татар халкының мәдәни һәм рухи нигезләренең юкка чыгуы гына ул. Мондый тенденцияләр хәзер дә күзәтелә.

Соңгы елларда Россия реалийлары астындагы исламның форматын үзгәртү проектларының уңышсызлыкка очравын күзәтергә туры килде – Рафаэль Хәкимовның “евроисламы” һәм Сергей Градировскийның “русский исламы” моңа ачык мисал. Хөрмәтле Рафаэль Хәкимов Татарстан президенты киңәшчесе булудан туктау һәм Идел буе Федераль округының стратегияле тикшеренүләр үзәгеннән Градировский китү белән, әлеге проектларны бөтенләй диярлек оныттылар. Чөнки ислам берләшмәләрендә беркем дә беркайчан да әлеге концепцияләрне җитди кабул итмәде. Мөселманнарның үзләреннән башка, -евро, татар, традицион, рус, россияле ислам була аламы соң?

Дөресен әйтәм: шәхсән үземә минем беркайчан да “мин – евромөселман” яисә “мин – традицион мөселман”, яисә “мин – рус мөселманы”дигән мөселманны күргәнем булмады. Андыйлар булмады да һәм булмаячак. Шулай да мин “мөселман-хәнәфи”, “суфи”, “сәләфи” һ.б.ларны беләм.

 “Татар исламы” сүзтезмәсе, гарәп сәләфиенә хас булган альтернатив буларак, вакыт-вакыты белән генә кулланылды. Безнең дин әһелләренең сөйләмнәре күрсәткәнчә,  әлеге сүзтезмә юкка чыкты. Шаккатырлык та түгел, әлеге концепт артык көчсез иде.

Фән дә милли була алмаган кебек, шулай ук дин дә ниндидер рамкалар эченә кереп утыра алмый. Кемнең дә булса үзбәк, төрек, иран исламы турында ишеткәне бармы? Әлеге халыкларның мөселман традицияләре безнекеннән ни белән булса да калышамы? Юк, әлбәттә. Нигә кирәк соң алайса әлеге ясалма конструкцияләр? Хәтта сәләфичелекне дә гарәпнеке дияргә ярамый, чөнки аның иң данлыклы идеологларының берсе албанлы Әл-Албани була, ә фәлсәфәсе милли характерга ия, юкка гына үзенең тарафдарларын гарәп булмаган җәмгыятьтә тапмаган ул.

 Бу очракта мин “сәләфичелек”не (“мәсхәбсезлек” дигәндә дөресрәк буладыр) хәтта гарәпләрнең үзләре өчен дә гарәби дип атаулары белән килешмим. Бу идеология нәкъ менә экспорт өчен төзелгән дә.

Төп көчне мөселманнарны кире кага торган клерикара мөнәсәбәтләрне барлауга бирер, яңа “-изм”нарны уйлап, төзеп, ярлыкларга элү урынына, экстремизмның һәм исламның радикаль һәм еретик юнәлешләренә каршы үтемле профилактикасы өчен халкыбызның мәгариф, хәйриячелек, мәгърифәтчелеген яңа баштан торгызу (ММЧ формасында) бик тә үтемле булыр иде. Нәкъ менә алар да инде хәнәфи-матуриди идеологиясе нигезләрендә, нинди дә булса радикаль катышмаларсыз, безнең регион исламының яңарышы булып торалар. Ә безгә артыгы кирәкмени?

 

Чыганак: http://www.islam-portal.ru/communication/blog/blog_danis/tatar-islam-does-not-exist.php