string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7907.html"
10.06.2011 10:17

Барлык мөселманнар да, һичшиксез, исламның торышы, республикабыз мөселман өммәтенең хәле турында борчыла. Мөхәммәт (с.г.в.) әйтеп калдырган: “Кемне мөселманнарның эшләре кызыксындырмый, ул алар арасыннан түгел”. Без барыбыз да ихластан, Аллаһка якынаю, аның нигъмәтләренә ирешү максатыннан, мөселманнарның берләшүен, сүздә генә түгел, яшәү рәвеше буларак исламның таралуын телибез.  Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң? Безгә нәрсә комачаулый?

Мөгаен, безгә ихласлылык һәм, үз вакытларын, көчләрен жәлләмичә, ислам киләчәге өчен эшләүче кешеләр җитмидер. Бәлки, нәкъ шулайдыр да.

Ә бәлки, безгә шәригать кануннары гыйлеме җитеп бетмидер, барган ситуациянең сәбәпләрен кешеләргә тиешенчә аңлатыр өчен мәгълүмат аздыр.

Шулай да болар барысы да икенчел дәрәҗәдә генә. Уйлап карыйк, ихлас мөселманнар да аз түгел: күпме кешеләр гыйбадәт кыла, ураза тота, зәкәт түлиләр, сәдака бирәләр, күпме кеше хаҗ һәм гомрә кылалар, күпме кеше ислам гыйлемнәрен ала һәм күпме кеше иң кыен киртәләрне узып, туганнарының, тирә-юньдәгеләрнең каршы торуларына карамастан, ислам динен кабул итә.

Ислам уку йортларында, мәдрәсә, якшәмбе мәктәпләрендә укучыларны санасак, һичьюгы татар һәм рус телләрендәге әдәбиятның ни дәрәҗәдә укылуын алсак, алган гыйлемнәребез дә аз түгеллегенә инанабыз.

Эш нәрсәдә соң? Минем уйлавымча, проблема безнең таркалуыбызда.

Бүген бездә ихлас кешеләр күп, шулай да үзләренең ихласлыкларын кайсы очракта кулланалар соң? Бар көчне бергә туплап, берләшер, тупланыр урынына, булган потенциалны үз-үзебез белән көрәшкә, вакытны гаепләү, шелтә, үпкәләргә исраф итеп, без бер-беребезгә комачаулый башлыйбыз.

Бергә кушылып эшләү урынына, кемнәрнедер сөендереп, без төрле төркемнәргә,  агымнарга, юнәлешләргә таркалабыз. Бер-беребезнең кимчелекләрен эзлибез, юк кына әйберләр, төрле карашлар аркасында тарткалашабыз, булмаган гамәлләр өчен, тырнак астыннан кер эзләп, төрле каршылыклар, гаугалар чыгарабыз. Ситуациягә аек акыл белән карар вакыт, үзебезне ислам идеяләренә тугры кешеләр итеп күрсәтер чак җиткәндер.

Ислам кешеләрне берләштерә, Аллаһ каршында барыбызны да бертигез итеп куя. Ул төрле милләтләр, байлар һәм ярлылар, төрле расалар арасындагы киртәне алып ташлый. Ә без, шушыннан соң да Аллаһ юлында бергә җыелыр урынына, моның өчен яңа сәбәпләр уйлап табып һаман да бүленәбез, таркалабыз. Шәригать кануннарына кемнең дә булса карашы үзгә булса да, тәнкыйтьли башласалар да, үгет-нәсыйхәт укысалар да бүленәбез. Мөхәммәд (с.г.в.) заманында мөселманнар дин нигезләренә таянып берләшкәннәр, ә без әлеге асылыбызны югалттык. Безгә уянырга, мөстәкыйль эшләргә, мөстәкыйль уйлый башларга вакыт. Кем дә кем “Лә илаһә илләл-лаһи” шаһәдәсен китерсә, ул мөэмин мөселман кардәшебез була. Әгәр без хата, гөнаһ, кимчелекләрен күрсәк, аңа аңлатып, туры юлны күрсәтергә тиешбез. Әгәр ул шулай да кабул кылмаса, әлеге хатасы синең фикерең белән кисешмәве генә түгел, ә зур гөнаһ, галимнәр тарафыннан аның хата икәнлеге расланган булса, Аллаһтан әлеге кардәшебезне тугры юлга бастыруын сорарга кирәк. Әгәр ул, синең кебек үк, берәр галим, белгечнең фикеренә таяна икән, димәк, аның гамәлен, уй-фикерен гөнаһ дияргә, үзеңнекен идеальләштерергә ашыгырга ярамый. Бу очракта кардәшебезнең фикеренә йә булмаса ул караган белгеч-галим фикеренә ихтирам күрсәтергә тиешбез. Мәзһәб нигезләрен булдыручылар тарихыннан билгеле, асылда алар бер-берсе белән гомумән килешмәсәләр дә, үзара ихтирамлылык саклаганнар.

Әйдәгез без дә исламның киләчәге өчен, аны киң катламнарга ирештерү максатыннан, бергә тупланыйк. Мөселман кардәшләребез белән төрле карашларга ия булуыбызга карамастан, дустанә мөнәсәбәтләрне саклыйк. Күңелләребезне хөсетлек, мәкерлек, көнчелек кебек хисләрдән чистартыйк. Шул вакытта гына Аллаһ ярдәмчебез һәм саклаучыбыз булыр.

Сәет Әминов


Источник: http://e-umma.ru/node/438