Рәфыйк Мәхәммәтшин: «Бер яктан караганда, Вәлиулла хәзрәтне үземнең остазым, дип саныйм, ә икенче яктан...»

08 сентябрь 2014 ел 10:40
4 сентябрьдә, танылган дин әһеле Вәлиулла хәзрәтнең туган көнендә, Казандагы Россия Ислам институтында “III Якупов укулары” дигән фәнни-гамәли конференция үткәрелде. Әлеге чарада Үзәкләштерелгән Дини оешма - Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин, Татарстан Җөмһүрияте Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, РФнең Ислам мәгарифе советы рәисе, Татарстан мөфтиенең фән һәм мәгариф буенча урынбасары, Россия ислам институты ректоры, “Якупов укулары”н оештыру комитеты рәисе Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшин, Татарстан Президенты аппаратыннан Айнур Солтанов һәм башкалар катнашты.
 
Шәхсән мин үзем дә Вәлиулла хәзрәт белән ярыйсы ук таныш идем. 2008 елда хәтта аның белән бергәләп хаҗ кылу насыйп булды.
 
...Менә без, ул вакыттагы мөфтинең беренче урынбасары Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб, аппарат җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин һәм мин, Мина үзенлегеннән шайтанга таш атарга барабыз. Җәмәраттагы өч шайтанга атар өчен җитәрлек ташларыбыз кесәдә ята. Әлбәттә, җәяүләп барабыз. Мина үзәнлегеннән барырга кирәкле ара да шактый икән, 4-5 чакрым булыр диделәр. Шунда Вәлиулла хәзрәт юл буена безгә төрле кызыклы вакыйгалар хакында сөйләп барды. Мәгълүматы күп икән хәзрәтнең. Ул Согуд Гарәбстаны Корольләре хакында да шактый бәян кылды. Аны тыңлый-тыңлый таш ата торган урынга килеп җиткәнлегебезне дә сизми калганбыз. Инде без ташларыбызны да шайтанга атып бетердек. Шунда Вәлиулла хәзрәт итагатьле генә итеп: “Хатыйп абый, монда уң яктан да, сул яктан да таш аталар. Берәр таш башыңа килеп төшмәсен. Шуңа күрә башыңны иеп бар”,-дип киңәш бирде. Мин, әлбәттә, аның киңәшен тоттым. Тик башымны күтәреп караганда, инде янымдагы танышларымнан җилләр искән иде. Шул рәвешле, минем үземә генә, юлларны бутый-бутый, палатага әйләнеп кайтырга туры килде.
 
Инде без менә бүген мәрхүмне искә алу нияте белән Казандагы Россия Ислам институтына җыелдык. Әлеге кичә Рәшит хәзрәтнең Коръән укуы илә башланып китте. Кичәне Рәфыйк хаҗи Мәхәммәтшин алып барды. “Бер яктан караганда, мин Вәлиулла хәзрәтне үземнең остазым дип саныйм, ә икенче яктан караганда, мин аның остазы булдым. Ник дигәндә, диссертация язганда, аның җитәкчесе идем”,-диде Рәфыйк хаҗи.
 
Рәфыйк әфәнде Вәлиулла хәзрәтнең бер кызык эшләү алымына да тукталды. Аның белән сөйләшеп торганда, Вәлиулла хәзрәт: “Карале, бу бик кызык бит”,-дип андагы мәсьәләне күтәреп ала һәм 3 көннән бер кечкенә китапчык итеп бастырып та чыгара торган була. “Чынлап та, аның диссертация язган чорларын гына барлый башласаң да, Вәлиулла хәзрәт бихисап күп эш башкарган икән дип шаккатасың”,-диде Рәфыйк хаҗи.
 
Аннары Рәфыйк әфәнде Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга сүз бирде. Мөфтинең сөйләвенә караганда, Якуповның өченче укуларын оештыру хәзрәтне искә алу һәм аның киң кырлы эшчәнлеген өйрәнү максатыннан үткәрелә. Вәлиулла хәзрәт бөтен гыйлемен, акылын дини тарихыбызны өйрәнүгә багышлады, алар аның күп санлы мәкаләләрендә, китапларында чагылыш тапты. “Якупов укулары”ның тагын бер шундый әһәмияте бар: аңа хәзрәт белән аралашкан дуслары, якыннары килде. Вәлиулла хәзрәт - зур рухи мирасыбызны халыкка кайтаруда күп тырышлык куючыларның берсе.
 
Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыевның бәян итүенчә, Вәлиулла хәзрәт үзенең эшен нольдән башлады. “Аның өендә идәннән алып түшәмгә кадәр китаплар өелгән иде. Сәфәргә еш бардык аның белән. Ул аннан да бер күч китап алып кайта иде. Нинди темага сөйләшсәң дә, аның мәгълүматы бар иде. Тик ул чыгарган китапларның сыйфаты начар булды. Бу хакта Вәлиулла хәзрәтнең үзенә әйткәч, ул: “Җәлил абый, китаплар чыгып калсын. Аннары аларны матурлап чыгаручылар табылыр әле”,-диде. Һәм чынлап та шулай булып бара бит. Аның “Рисәләи Газизә” китабын сары кәгазьдән укыганда күзләрем чак кына сукыраймады. Ә хәзер бу китап “Хузур” нәшрияты тарафыннан нинди шәп кәгазьдә басылып чыкты. Димәк, Вәлиулла хәзрәт дөрес сиземләгән”,-диде Җәлил хәзрәт. Шулай да бервакытны Вәлиулла хәзрәт Җәлил хәзрәткә: “Мин сакал мәсьәләсендә синең белән килешә алмыйм”,-дигән. Җәлил хәзрәткә сакал турында 7 хәдиснең барлыгы һәм аларда сакалны күркәм итеп йөртергә кирәклеге язылган булуы турында сөйләп бирергә туры килә. “Зур сакаллы кешенең әллә ар, әллә урыс, әллә татар икәнлеген аңлап булмый. Ә безнең бабаларыбыз кечерәк кенә, матур гына итеп йөрткәннәр сакалны. Безгә шулардан үрнәк алып яшәү кирәк”,-дигәч, Вәлиулла хәзрәткә үз фикерендә үзгәрергә генә кала. Вәлиулла хәзрәт Мәрҗани хәзрәтләре турында да китап бастырып чыгара. Бу бөек галим турында Җәлил хәзрәткә сокланып сөйли ул. “Мин үзем дә китаплар яратам, тик олы диңгез янында бер тамчы гына кебек хис итәм үземне. Ә Вәлиулла хәзрәт титаник хезмәт башкарды”,-дип төгәлләде сүзен Җәлил хәзрәт.
 
Дөрес, Җәлил хәзрәт башка төрле вакыйгаларны да сөйләде биредә. Аның бәян кылуы әлеге конференцияне җанландырып җибәрде, җыенга үз төсмерен өстәде.
 
Айнур Солтанов чыгышы шулай ук мөһим мәсьәләләрне колачлаган иде. Айнур әфәнденең бәян кылуынча, Вәлиулла хәзрәт үләренә бер көн кала Россия Ислам университетындагы “Түгәрәк өстәл” чарасында катнаша.  “Ул шатланып, сөйләшеп утырды. Ә аның вафаты бөтен республиканы тетрәтте. Яшьләргә файдалы киңәшләрен дә бирә иде. Ул фәнни эшләрне гыйбадәт белән бергә үреп алып барды. “Таян Аллага” дигән бәйгене дә ул башлап җибәрде. Аның зур мирасын “Иман” нәшрияты дәвам итәргә тиеш. Ул таралырга тиеш түгел. Аны тупларга, дәвам итәргә кирәк”,-дигән сүзләре мөселманнарга бирелгән киңәш булып яңгырады.
 
Хатыйп ГӘРӘЙ,
tatar-islam.com

Башка журналлар

Татар исламы юк ул!

10 июнь 2011 ел 10:02
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы