Коръән-хафизлар үзәген тәмамлаучылар халыкара конкурста катнаштылар

28 октябрь 2014 ел 13:50

Индонезиянең Палембанг шәһәрендә Коръән-хафизлар арасында халыкара конкурс үтте. Конкурста дөньяның 36 иленнән 83 кеше катнашты. Россия ягыннан анда  Россия ислам институты каршындагы Коръән-хафизлар әзерләү үзәге вәкилләре Габдрәшит Фәизов һәм Илдар Сабитов катнашты, дип хәбәр итәләр “Коръән нуры” хәйрия фонды матбугат хезмәтеннән.

Индонезия хакимияте оештырган әлеге конкурсның ачылыш тантанасында Индонезиянең президенты да чыгыш ясады. Конкурсның ачылу һәм ябылу тантаналары өчен зур тамаша әзерләнгән, чыгыш ясаучылар арасында мөселман җырларын башкаручы халык арасында танылу алган Махер Зейн да бар иде.

Оештыручылар тарафыннан бәйгедә катнашучы Коръән-хафизлар өчен барлык уңайлыклар да оештырылган. Палембангның аэропортында тантаналы каршы алуларында ук әлеге халыкның  Коръән белән бәйле булган барлык әйберне якын күрүләре сизелде. Шулай ук әлеге халыкның Коръән-хафизларга карата дустанә мөнәсәбәте, ачылклыгы һәм мөлаемлелеге дә сизелде. Индонезия халкы белән аралашканнан соң, аларның Россияне дә яратуларын белдек – безгә аеруча да рәхәт булды, ди Габдрәшит Фәизов. Конкурс дәвамында исә Коръәнне ятлау проблемаларына кагылышлы конференция уздырылды, әлеге чарада без дә катнаштык һәм катнашучы таныклыгы алдык, дип белдерә ул.

Катнашучыларга уникаль мәдәни объект – Коръән Әкбарне (иң зур Коръән) күрсәтелгән. Аның үзенчәлеге шунда ки, Коръәннең һәрбер битен озак вакыт аралыгында агачтан ике метрга бер метр зурлыкта итеп кискәннәр. Барлык битләре дә якынча 6 кат биеклектәге тимер корылмада беркетелгән.

http://nuralkuran.ru

Башка журналлар

Әлмәттән баеп кайттык

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев мөгаллимнәргә Әлмәт ягына...

11 декабрь 2014 ел 10:25

Анда бармау мөмкин түгел...

Булачак ирем белән җитди очраша башлагач, бездә хаҗга барырга дигән теләк туган иде. Шушы ниятебезне...

11 декабрь 2014 ел 10:02

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте каршында Коръәнне өйрәнү бүлеге оешуга бер ел тулды

Шушы кыска гына вакыт эчендә ул киң эшчәнлек җәелдереп, мөселман җәмәгатьчелеге арасында шактый...

08 декабрь 2014 ел 16:03

Афәтләрдән сакласын...

Иске Чүпрәле авылы мәчетендә рәт-рәт тезелеп утырган ир-егетләрне күреп куанып куйдым. Аларның...

20 ноябрь 2014 ел 16:32
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана