Быел Гөлнара НӘБИУЛЛИНАга хәләл җефете белән бергәләп хаҗ кылу насыйп булды. Гөлнара – безнең хезмәттәшебез, Диния нәзарәтендә кадрлар бүлеген җитәкли. Кайтып җитеп, эшкә чыгуга аннан хаҗ хатирәләрен сөйләттек. Сөйләвен сөйләде, ә менә газетага бирик дигәч, риядан китәр дип курка калды, озак кына ризалашмый йөрде. Һәр гамәл нияткә карап бәяләнә, укыган кешеләр файдасын күрсеннәр һәм күп гыйбрәтләр алсыннар, дип ул сөйләгәннәрне газетабызга бирергә булдык.
***
Булачак ирем белән җитди очраша башлагач, бездә хаҗга барырга дигән теләк туган иде. Шушы ниятебезне сер итеп кенә әниемә дә әйтеп куйдым. Әмма гаилә коргач, ул никтер онытылды. Туй акчаларын җыештырып, Төркиягә барырга әзерләнеп йөргәндә, әни хаҗ турында исебезгә төшерде. Ә безнең ни паспортлар әзер түгел, ни никахыбыз загста теркәлмәгән. Җитмәсә, акчабыз да җитеп бетми. Икенче көнне иремә әйтмичә генә ДУМРТ ХАДЖга киттем. Анда, никахыгыз рәсмиләштерелмәгән, без сезне ала алмыйбыз, диделәр. Чиратка язылып, бер ай көтеп торырга безнең вакыт юк. Ярдәм итә алмассыңмы, дип бер танышыма шалтыраттым һәм мәсьәлә бер көн эчендә хәл ителде. Әти-әниләр акча белән булыштылар. Әгәр ният итсәң, Аллаһы тәгаләгә тәвәккәл кылсаң акча җитмәү дә, башкасы да киртә була алмый икән. Ул “бул” дисә, була. Кеше гомере буе җыена, ә безгә 27 яшьтә хаҗ кылуны насыйп итте.
Изге сәфәргә икебез дә ныклап әзерләндек. Хаҗ оешмасы оештырган махсус дәресләргә йөрдек. Гыйбадәтләребезгә игътибарны арттырдык, яхшы гамәлләр кылырга тырыштык. Начар гамәлләр кылсак, Аллаһы тәгалә юлны ничек ачкан булса – шулай ук ябып та куяр дип курыктык. Очкычта ләббәйкәне укый башлаганда, елыйсы килә, дулкынланасың икән, Җәддәгә төшкәч тә бик елаштык. Шунда ук Аллаһы тәгалә авырлыклар белән сыный да башлады. Күп сәгатьләр аэропортта булдык, эссе, юлда бөкеләр...
Беренче тапкыр таваф кылганда башымдагы бердәнбер уй – югалмасак кына ярар иде, булды. Бу гыйбадәтне мин икенче көнне генә бөтен күңелем белән башкара алдым. Йа, Раббым, син безгә менә нинди мөмкинчелек бирдең! Муллалар нәселеннән булган бер бабам, үз гомерендә өч тапкыр җыенып та хаҗга бара алмады. Башта акча җыйды, аннары квота белән нидер килеп чыкты, аннары сәламәтлеге ычкынгач: “Миңа хаҗ кылырга Аллаһ насыйп итмәгән, күрәсең”, - диде.
Минем ирем кызурак кеше, аңа бар да тиз кирәк, күп кеше җыелган җирдә дә булырга яратмый. Хаҗда төрле җирдән җыелган, төрле менталитетлы миллионлаган кеше, мәчеттән 40-45 минут чыгабыз. Ә ирем тып-тыныч, әле, киресенчә, миңа “сабыр-сабыр” дип кенә тора. Без анда бер-беребезне башка яктан ачтык, Мәккә икебезне дә үзгәртте. Аллаһы тагәлә биргән һәр мизгелгә күбрәк шөкер итә башладык. Сау-сәламәт булып, үз динебезне тотып, бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшәргә язсын, башка берни дә кирәкми. Ниятебез бозылмасын дип без хәтта базарга да йөрмәдек.
Изге урыннарда шайтаннар да бик көчле. Әни, калган намазларыңны шунда укырга тырыш, анда бер намазга әллә ничә мең намаз языла, дигән иде. Шулай итәргә телим, кинәт башыма “нәфел намазына барып тормыйча, бәлки таваф кылыргадыр”, я булмаса “икендегә генә барыйк, бик эссе бит” дигән уйлар килеп керә. Кирәкмәгән уйларны куып, без гел гыйбадәттә булырга тырыштык.
Төрле хикмәтләрне дә, кылган догаларның шундук кабул булуын да күрдек без анда. Иремнен бүлмәдәш егете сөйләде, аның бер танышы таваф кылганда башмакларын югалткан. Шуларны таба алсам ярар иде, дип дога кыла икән бу. Беренче кат әйләнеп килгәч - бер башмагы, икенче тапкырында икенчесе аягына кереп кенә утырган. Менә шундый хикмәт! Ирем бик тә Кәгъбәгә кадәр барып җитәргә теләгән иде. Аллаһы тагәлә анысын да насыйп итте. Ул андагы җиңеллекне әйтеп-аңлатып бетерә алмады, тирә-ягыңда миллионнарча кеше, әмма беркем дә юк шикелле, ди.
Хаҗга әзерлек дәресләрендә Абдулла хәзрәт Галиев безгә: “Үзегез өчен генә түгел, туганнарыгыз, якыннарыгыз өчен дә дога кылыгыз, чөнки сезгә Аллаһы тәгалә шундый мөмкинлек биргән, ә аларга – юк”, - дигән иде. Туганнарыбыз, дусларыбыз өчен дә бик озаклап - берәр сәгать догалар кылдык, Аллаһ кабул итсен, риядан китмәсен. Башта мин Раббыбыздан аларны дөрес юлга күндерүен, намазга бастыруын сорадым, чөнки фарыз намазыңны да укымаган көе Аллаһы тәгаләдән нидер сорау дөрес түгел, минемчә. Кайвакыт: “Кәгъбәтуллада, Гарәфәттә догалар кабул була дигәннәр иде, кабул булмады менә”, - дип аптыраучылар очрый. Ә алар кабул булсын өчен син нәрсә эшләдең соң?
.... Хаҗ – җиңел гыйбадәт түгел, без моңа әзер идек. Шулай да Минага баргач, җиңелчә шок кичердек. 200 кешелек чатырларда сиңа тиешлесе - матрас, мендәр дә юрган. Шунда ашыйсың эчәсең, йоклыйсың, намаз укыйсың. 60 градус эсселек, төрле холыклы кешеләр, кысан, бәдрәфләргә 40 ар минутлык чират, чөнки ничә миллион кеше бер җирдә бит. Сабыр, сабыр, тагын бер кат сабыр... Алты көн шундый шартларда яшәдек, хаҗның төп гамәлләрен үтәдек. Гарәфәт тавында хаҗилар утырып та, басып та, елый-елый да Аллаһы тәгаләгә ялвардылар – бу халәтне язып кына аңлата торган түгел.
Моздәлифәгә килеп җиткәч, бер күренеш шаккатырды – актан киенгән миллионнарча кеше ком-таш өстендә йоклап ята, анда йоклап алу мәҗбүри. Хаҗ оешмасы бүләк иткән йокы капчыклары бик ярап куйды, шуларны җәеп асфалька сузылып яттык. Бер-ике сәгать йоклаганбыздырмы, баш очыбызга килеп туктаган полиция машинасы тавышына уянып киттек, үтә алмыйлар икән. Намаз укырга да вакыт җиткән иде инде.
... Корбан бәйрәме көнне шактый күп йөрелде, ә кичен Мәккәгә саубуллашу тавафын кылырга барабыз, диделәр. Бүлмәдәшем - 81 яшьлек бер апа, аякларым бетте, бара алмыйм инде мин, ди. Без аны арбага утыртып таваф кылдырырга булдык. Автобуска барганда тагын бер апаның кан тамырларына көч килеп, анысын бер егет үз өстенә алды. Арба эзлибез, юк кына бит, тапсак ярар иде, дип дога кылабыз һәм менә ул- каршыбызда җыеп куелган килеш тора! Машалла! Безгә тагын бер арба кирәк бит әле. Кеше күплектән файдаланып, акча эшләргә тырышучылар да бар, бушка алган арбаны берәүләр 200 реалга арендага бирделәр. Ул көнне бик соң кайттык. Шунда бу изге җирләрдән аерылу ачысы җанны телгәләргә тотынды. Бөтен тәмен белеп гыйбадәт кыла башлагач кына...
Мәдинәгә кайткач, һәр намазга мәчеткә йөрдек. Анда бар да башкача: намаз вакытын зарыгып көтәсең, ләззәтләнеп тәһарәт аласың. Кеше күп, янәшәңдә кем генә утырмый, ничек кенә укымыйлар. Беркем беркемгә игътибар итми, бар да гыйбадәттә. Безнең мәчетләрдәге сыман, кызым, алай ярамый, болай кирәк, дип төрткәләүче юк. Пәйгамбәребез каберенә хатын-кызларны кичке 9 дан 12 гә кадәр кертәләр икән. Шунда ук җәннәт бакчасы дигән урын бар, аларын да күрдек. Пәйгамбәребез, Мәдинә кешеләр өчен имин шәһәр булсын, дип дога кылган. Ул, чыннан да, бик уңайлы шәһәр, кешеләр дә бик йомшак, ягымлы күренде.
Хаҗга бары тик ныклы иман белән генә барырга кирәк – мин әнә шундый фикер белән кайттым аннан. Иманың зәгыйфь булса, башыңа: “Нәрсә өчен Моздәлифәгә барып таш өстендә йокладык инде без?”, “Гарәфәттә нигә көне буе тору кирәк булды икән, гыйбадәтне бер-ике сәгатьтә дә кылып бетерергә була иде бит”, - дигән уйлар килергә мөмкин. Ә без: “Нигә?”- дип сорарга тиеш түгел, чөнки Пәйгамбәребез шулай эшләгән! Хаҗга яшь килеш, ирең, яисә мәхрәм кардәшең белән барырга кирәк, чөнки хатын-кызның үзенә генә бик авыр. Аллаһ һәркемгә шунда баруны насыйп итсен. Төркиясе, Гарәп Әмирлекләре - берсе дә кирәкми.
Хаҗдан кайткач, минем өчен туй сәяхәте дигән нәрсә бөтенләй кирәксезгә әйләнеп калды. Яңа өйләнешкән яшьләрне берни дә хаҗ кебек якынайта алмас. Холкыбызда да матур үзгәрешләр сизеп сөенәбез. Берәр ярамаганрак эш эшли, кирәкмәгән сүз сөйли башласак, әйдә, хаҗыбызны бозмыйк әле, дип бер-беребезне туктатабыз. Кайткач, ике атна буе хаҗ төшебезгә керде. Күңелдәге сагышны әйтеп-аңлатып булмый, әйтерсең лә монда берни дә үзеңнеке түгел, синеке әнә анда калган. Ул җирләрдә бернинди хәвефләнү, бернәрсәдән курку юк. Ә эчкән суыңның, йоклаган йокыңның, тоткан акчаның бәрәкәтен әйтеп бетерә торган түгел. Кайбер нәрсәләргә карашлар үзгәрде. Элек, менә фәлән кеше ике елдан соң тагын хаҗ кылырга киткән икән, дисәләр, минем ачуым килә, акчасы бар икән, бер дә бармаган кешеләргә бирсен әнә, дия идем. Хәзер алай димим. Күңел шулкадәрле тарта - мөмкинлегең булса, анда бармау мөмкин түгел.
Нәүбәһәр Кәбирова язып алды, "Дин вә мәгыйшәт"