string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7833.html"
19.12.2011 16:41

10 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессының еллык җыелышы узды. Бу чарада ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе, ТР Дәүләт Советында ТР Президентының вәкаләтле вәкиле Юрий Камалтынов, ТР Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – ТР Президенты ярдәмчесе Искәндәр Мөфлиханов, ТР Премьер-министры урынбасары Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Илдус хәзрәт Фәиз, ТР Кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү комитеты рәисе Линар Якупов һ.б. катнашты.

Читтә яшәүче милләттәшләребез белән араларны ныгыту – Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов тарафыннан куелган иң мөһим бурычларның берсе. Россия төбәкләренә, ерак һәм якын чит илләргә эш сәфәрләре барышында Президентыбызның милләттәшләребез белән очрашып торуы күркәм гадәткә әверелде. Республика башлыгының Америка, Германия, Австралия, Польша һәм башка чит төбәк татарлары белән очрашуы, аларның тормышы, яшәеше белән кызыксынуы нәкъ менә шул хакта сөйли. Соңгы елларда Татарстанда әлеге мәсьәләләр буенча актив эш алып барыла башлады.

Көннең беренче яртысында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының җиде комиссиясе җитәкчеләренең хисаплары тыңланды һәм резолюцияләр кабул ителде. Еллык җыенда комиссия рәисләре хисап тотты.

Киңәйтелгән утырышта чыгыш ясаучылар төбәкләрдәге татар тормышы, эш дәверендә барлыкка килгән проблемалар турында эчтәлекле фикерләрен җиткерде.

2012 елда узачак зур чаралар – Бөтендөнья татар конгрессының V съезды, V Бөтендөнья татар яшьләре форумы, федераль Сабантуйлар һ.б. турында җанлы сөйләшү булды.

Чыганак: www.tatar-congress.org

 

Ринат Закиров, Бөтендөнья татар кон­грессы Башкарма комитеты рәисе, ТР Дәүләт Советы депутаты:

– Менә инде егерме елдан артык татар дөньясы рухи яңарыш кичерә, халкыбыз иманга, дини асылына кайта. Шушы елларда меңләгән мәчетләр калкып чыкты, меңләгән укымышлы, гыйлемле имамнар әзерләнде. Иң куанычлысы, мәчетләргә күпләп яшьләр килә, димәк, татарда ислам диненең киләчәге өметле. Әйтергә кирәк, ислам дине һәрвакыт милләтебезнең  нык, ышанычлы ныгытмасы, иң авыр, хәвефле заманнарда да татарның рухи нигезе булып торды. Бүген дә татарлар 20 миллионлы Россия мөселман өммәтенең иң зур өлешен тәшкил итә. Әлбәттә, бу безгә аеруча зур җаваплылык өсти, без илебез мөселманнары арасында үзебезнең лаеклы урыныбызны алырга тиеш. Ә моның өчен гыйлемле, фикерле, иманлы булу кирәк, монсыз тиешле абруй казанып булмый. Шөкер, бу юлда уңышларыбыз да күренә башлады инде. Мин монда беренче чиратта Казандагы Россия ислам университеты эшчәнлеге турында әйтер идем. Соңгы елларда бу уку йорты шактый әзерлекле имамнар чыгара башлады. Шуның белән бергә Россия ислам университеты илаһият гыйлемен үстерүдә дә сизелерлек уңышлар күрсәтә. Биредә ел дәвамында төрле халыкара фәнни конференцияләр уңышлы гына уза, анда мөселман илләреннән килгән галим-мөгаллимнәр күпләп катнаша. Ә бит бу безнең ислам университетының халыкара күләмдә танылуы дигән сүз. Юкка гына бит бүген Татарстанны Россия исламы витринасы дип әйтмиләр. Татарстанның ислам яңарышы юлындагы уңышларын күреп бирегә бик күп чит ил вәкилләре килә, алар безнең республика белән эшлекле элемтәләр корырга тели. Монда без татар факторын яңа сыйфатта күрәбез: Татарстандагы рухи яңарыш ислам дөньясының Россиягә ышанычын арттыра, ә шуннан чыгып, мөселман илләре Россия белән икътисади һәм сәяси хезмәттәшлекне арттыра. Бүген Татарстанда Төркия, Малайзия, Иран, гарәп илләре бизнесы республикабыз белән уртак проектларны тормышка ашыра. “Татнефть” берләшмәсе дә төрле мөселман илләрендә уртак проектлар алып бара.

Сез беләсез, соңгы елларда Үзәк диния нәзәрәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин тырышлыгы белән Бөтендөнья татар конгрессы Изге Болгар җыеннарын уздыруны гамәлгә кертте. Быелгы Болгар җыенында Россиянең төрле төбәкләреннән килгән егерме меңнән артык кеше катнашты. Әлеге җыенның бер үзенчәлеге турында да әйтмичә булмый. Быел аны оештыруда эшләрнең күп өлешен Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев җитәкләгән “Яңарыш” фонды үз өстенә алды. Борынгы Шәһри Болгарның бүген шундый күтәрелеше күңелләребездә зур өмет уята, һичшиксез, бу масштаблы проект киләчәк буыннарда тарихи аңны үстерүгә хезмәт итәчәк.

Әйе, соңгы ике дистә ел эчендәге татар күтәрелеше бик күп юнәлешләрдә бара, һәм моны Россиядә дә, дөньяда да күрәләр. Ә әйтеп үткән Болгар проекты шушы күтәрелешнең иң күркәм чагылышыдыр, мөгаен.

Инде традициягә әверелеп барган Бөтенроссия имамнар форумы да илкүләм яңгыраш алды. Дин өлкәсендә җыелган күп санлы проблемаларны хәл итүдә бу җыенның әһәмияте искиткеч зур. Узган ике җыенда да Татарстан Президентының катнашуы республика җитәкчелегенең динебезгә карата никадәр игътибарлы булуын күрсәтә. Дин өлкәсе милләтебезне саклау эшендә иң мөһим юнәлешләрнең берсе. Шуңа да без читтән күзәтеп торучы сыйфатында гына калырга тиеш түгел, ә үзебезгә дини тормышның эчендә кайнарга кирәк. Халкыбызның гасырлардан килгән гореф-гадәтләреннән читләшергә ярамый, монда дин кардәшләр белән бергә төрле чараларда, Корбан ашларында, Ураза гаетләрендә актив катнашу да бик мөһим.

(Р.З.Закировның РФ һәм БДБ илләрендәге татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының 2011 ел эш нәтиҗәләре буенча киңәйтелгән утырышында ясаган чыгышыннан) 

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан