string(50) "http://dumrt.ru/articles/society/society_7835.html"
12.12.2011 10:48

“Бала чакта без малайлар белән җыелышып мәчеткә йөри идек. Ишек бусагасына утырып олылар артыннан намаз укып дога кылабыз. Онытылып сөйләшеп китсәк, мәчетнең мөтәвәллие безне кисәтә, чыгарып җибәрәм, дип тә әйтеп куйгалый. Ул вакытта Казаков исемендәге мәчет хәзерге Татарстан – Акком асты һәм Гражданнар (Тегәрҗеб) урамнары арасында калкулыкта тора иде.

Рамазан айларында мәчет алдында кәләвә сату була иде. Олылар өләшкән вак акчаларны җыеп, кәләвә алып ашыйбыз, бигрәк тәмлесе – “талкыш” дип аталганы хәтердә калган. Бәйрәм көннәрендә мәчеттән чыккан халык урам буйлап “Аллаһу әкбәр” дип тәкбир әйтеп бара иде. Ул урыннарда хәзер истәлекле йортлар калмаган, күп катлы йортлар салынган”, – дип сүзен башлады, үзенең балачагын искә алып, сугыш һәм хезмәт ветераны, рәссам Мансур Зыятдин улы Рәхимов.

Казандагы Иске Татар бистәсендә дөньяга килеп, үткән заман рухын бүгенге көнгә җиткерүче олпат рәссамнәребезнең берсе Мансур Рәхимов тарихыбыздагы бик күп мөхтәрәм зыялыларыбызның портретларын иҗат итеп, алар яшәгән, аралашкан мохитне якты, җылы төсләр белән бүгенге укучыга җиткергән. Халкыбызның ике бөек шәхесе, мәгърифәтче, акыл иясе – Ш.Мәрҗани һәм К.Насыйриның портретлары – Мансур Рәхимов иҗатының кульминацион ноктасын тәшкил итә.  

Халкыбызны нинди генә авыр заманнарда да иман ныклыгы саклап калган. Мансур Зыятдин улы моны яхшы аңлап, күңеле белән тоеп эш итә. Аерым портретларга штрихлар тудыруда гына түгел, татарның бөек улларына багышланган рәсемнәрдә дә диннең әһәмиятле урын алып торуын күрергә мөмкин. М.Җәлил һәм А.Алиш сурәтләнгән “Җәза алдыннан” картинасы... Җәлилнең куллары Коръәнгә үрелгән, аның каршысында – имам. Иман ныклыгы һәм ныклы ихтыяр көче белән дошманга каршы тору бөек җиңүгә алып килгән дә инде.

Икенче бер рәсемдә К.Насыйри үзенең авылдашлары арасында: арткы планда сурәтләнгән мәчет манарасыннан ай балкый, бөек мәгърифәтчене каршы алырга имамнар да, кәләпүшле, түбәтәйле авыл агайлары да чыккан... Ягъни татарларда элек-электән мәгърифәт һәм дин кулга-кул тотынышып, милләтне үстерүгә хезмәт иткәннәр.

         “Мотыйгия” мәдрәсәсе бинасы, Иске Таш мәчет, Апанаевлар йорты... Тукайның җеназасын укыган Зариф хәзрәт Әмирханов, Апанай мәчете имам-хатыйбы Мөхәммәдкасыйм хәзрәт Салихов, дин әһеле, мәгърифәтче Шәмсетдин Күлтәси... Динебезне үстерүгә үзләреннән олуг өлеш керткән шәхесләребез, күпме истәлекләрне үзләренә сыйдырган тарихи биналар, мәчетләрне Казан шәһәренең Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә оештырылган Мансур Рәхимовның шәхси музеенда очратырга мөмкин...

М.Рәхимов әлеге дин әһелләре белән шәхсән таныш булмаса да, шул мохиттә тәрбияләнгән, алар турындагы истәлекләр белән танышып, олуг шәхесләребезнең дуслары, туганнары, фикердәшләре белән аралашып, халыкка аларны “кайтарырга” ашыккан.

Рәссам архивындагы татар тормышына багышланган кайсы гына рәсемне алсак та, йортның түрендә шәмаил булыр, татар агайлары башында – түбәтәй, өстәлләрендә – Коръән һәм иң сокландырганы – геройларының күзләрендә иман нуры, милләт алдында олы җаваплылык хисе...

Гасырлардан гасырга рәссамнар гына түгел, иҗат иткән рәсемнәр дә үзгәрә бара, замана төсмерен ала. Шулай да әхлакый кыйммәтләр үзгәрми икән. Әлеге нечкәлекләрнең асылын тоемлаган каләм әһелләре, үзләренең иманнарына тугры калып, рухи кыйммәткә ия булган рәсемнәр иҗат итә. Мансур абый Рәхимовның рәсемнәре – моның ачык мисалы. Мәдәни, тарихи һәм дини кыйммәткә ия булган рәсемнәр, тарих тузаннарына күмелеп, буыннар арасында югалмый... Алар күңелнең түренә уелып, һәрдаим алгарышка әйдәп тора.

Унынчы дистәсен ваклаучы рәссам бүгенге көндә дә актив эшли: иманы нык, күңеле саф булган халәттә иҗаттан аерылу мөмкин түгел шул. Җәмгыятьтәге һәрбер үсеш-үзгәреш, тарих-заманага аның үз карашы. 2011 елның җәендә ясалган “Ак юл” рәсеменә генә күз салыйк: куллары догага күтәрелгән түбәтәйле татар егетенең йөзендә уйлану, борчылу сизелә... Рәсемнең алгы планыннан күтәрелгән Ак юл китапка барып тоташа. Автор шул рәвешле яшь буынны мәгърифәткә чакырадыр сыман. Борынгыдан килгән – китапка карата булган олылау, зурлау, хөрмәтне бүгенге көндә күпләр онытып бара. Мансур абый үзе: “Урамга чыгып йөрмәсәм дә, бүгенге вәзгыять белән танышып барам. Милләтебезнең, татар халкының киләчәге уйландыра, яшьләрнең китапка битараф булулары, интернетта гына утырулары борчый, күңелгә шом сала. Әлеге “Ак юл” рәсеме дә китапка мәдхия буларак иҗат ителгән иде”, – ди.

Ак юллар кая гына илтми... Мансур абыйлар буыны салган Ак юллар илебезгә Бөек җиңү бүләк итте, иман ныклыгы тапшырды, рухи сафлык иңдерде... Буыннардан өзелмичә килгән Ак юлларны аклыйсы бар иде...

Алинә БИКМУЛЛИНА

"Дин вә мәгыйшәт" газетасыннан