Instagramда бәйгеләр уздыру

16 март 2020 ел 15:49

Сорау. Әссәламү галәйкүм! Instagramда бәйгеләр уздыру ешаеп китте. Дусларыңны күрсәтеп язма астында комментарийлар калдыру һәм лайклар куйган өчен ниндидер бүләк уйнату рөхсәт ителгәнме? Бүләк өчен генә болай уйнау ялганда катнашу булмыймы?

Җавап. Үә галәйкүм әссәлам! Ислам финанс учреждениеләренең аудит һәм бухгалтерия хисабы оешмасының “Бәйгеләр һәм бүләкләр” дип исемләнгән 55 нче номерлы шәригать стандартында болай диелә: “Маркетинг бүләге – теге яки бу товарны, хезмәтне алга үстерү яисә билгеле бер сәүдә урыннарына инвесторларны җәлеп итүгә юнәлдерү өчен махсус уйлап табылган бүләк. Компания, үз эшләнмәләрен яисә үз хезмәтләрен сатып алсыннар өчен, бүләк уйнатырга, баллар системасын кулланырга яисә бүләкне гади генә тапшырырга мөмкин.

Товарны, хезмәтне сатып алу шартын куймыйча, бүләк уйнату рөхсәт ителгән. Сатып алырга тәкъдим ителә торган товар яисә хезмәт бүләк уйнатуның шарты булган очракта, шәригать күзлегеннән рөхсәт ителгән булырга тиеш.”

Димәк, Instagramда бәйгеләр уздырып бүләк уйнату рөхсәт, әгәр дә товарны сатып алу шарт итеп куелмаган булса. Бүләкнең шәригать законнарына туры килүе дә шарт булып тора.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана