Бассейннарны чистарту

31 март 2020 ел 15:32

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Мунчабызда кечкенә генә бассейн бар, суы аз, шуңа күрә хәнәфи мәзһәбе буенча ул сезнең зур саналмый диеп әйтттеләр. Аны ничек чистартырга, бассейн чистарту өчен махсус эремә салу гына җитәме?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әгәр сезнең бассейныгыз шәригать буенча кечкенә санала икән (мәйданы 21 кв.м.), нәҗес төшкән очракта,  ул нәҗеснең төсе, исе калмаса да, су пычрак санала. 

Бернинди фильтр да, химик матдәләр дә, чистартучы матдәләр дә бу суны чистартмый. Иң хәерлесе – бассейнны киптереп, тагын су салу. Шулай да бер ысул бар: бассейнга суны ташып чыгарлык итеп тутыру. Болай эшләгәндә, нәҗеснең исе, төсе булмаган очракта, су шәригать ягыннан чиста санала.

Имам Ибн Габидин “Радд әл-мохтар”да (1/196) болай яза:

وبقي شيء آخر سئلت عنه وهو أن دلوا تنجس فأفرغ فيه رجل ماء حتى امتلأ وسال من جوانبه هل يطهر بمجرد ذلك أم لا والذي يظهر لي الطهارة

“Әгәр чиләктә су нәҗескә әверелсә, аны чиләк тулырлык итеп су белән тутырсаң, су чиләк кырыйларыннан агып чыкса, чиләктә су чистарамы? Миңа калса, су аерымачык чистара”.

Аллаһ яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана