Тәһарәт алганда күзләрне йому

31 март 2020 ел 15:39

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Тәһарәтне йомык күз белән алырга ярыймы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Сез битне юганда күзләрне йому турында сорый торгансыздыр. Бу форсаттан имам Габделхәй әл-Ләкнәвинең “Фәтәва” фәтвалар җыентыгында мондый фикере бар:

ولا بأس أن يغسل وجهه مغمضا عينيه. كذا روي عن أبي حنيفة رحمه الله تعالى

“Битне күзләрне йомып юуда бернинди хата юк. Бу имам Әбү Хәнифәдән, рахмәтуллаһи галәйһи, китерелә”.

Әмма “Әл-Гиясийя”дә  болай диелә: әгәр күз кабагын бик нык җыерсаң, тәһарәт дөрес булмый, чөнки күз кабагының эчке ягын һәм күзләрне юу кирәкми, ә күз кабагының тышкы ягы юылырга тиеш. 

Аллаһ яхшырак белүче. 

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана