“Әгузү биЛләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим” (истигаза) гыйбарәсе

19 май 2020 ел 17:50

Сорау: Әссәламү галәйкүм! “Әгузү биЛләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим” сүзләрен Коръән укый башлаганда гына кулланасы, ә башка эшне башлаганда кулланмасаң да була, дип ишеткәнем бар. Дөрес фикерне ишетәсе иде.

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Әйе, мәҗлесләр әдәбе буенча “әгузү биЛләһи мин әш-шәйтани-р-раҗим” сүзләрен кулланмасаң да ярый. Бу сүзләр Коръән укуны башлаган вакытта кулланыла. Бу турыда “Фәтава әл-Хиндия” китабында китерелә:

فَإِنْ أَرَادَ افْتِتَاحَ أَمْرٍ لَا يَتَعَوَّذُ، وَإِنْ أَرَادَ قِرَاءَةَ الْقُرْآنِ يَتَعَوَّذُ، كَذَا فِي السِّرَاجِيَّةِ. ص316 - كتاب الفتاوى الهندية - الباب الرابع في الصلاة والتسبيح ورفع الصوت عند قراءة القرآن

“Әгәр кеше берәр эш башларга җыенса, аңа истигаза әйтү кирәкми, ә Коръән укырга ниятләсә, истигаза әйтү тиешле була”. Бу турыда “Фәтава әс-Сираҗия” хезмәтендә дә язылган.

Шулай итеп, эш башлаганда истигазадан түгел, бисмилләһтән башлау хәерлерәк.

Ә Аллаһ яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана