Таң беленгәч намаз уку

04 июнь 2020 ел 10:16

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Сәхәр тәмам булганнан соң, мәчет намазы уку ярыймы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Сәхәр тәмам булган вакыттан алып мәчет намазын уку мәкруһ, чөнки ул намаз нәфел намаз санала. Имам Шурунбуләли (рахмәтуллаһи галәйһи) “Нур әл-Идах” хезмәтендә

ويكره النفل بعد طلوع الفجر بأكثر من سنته.

“Таң беленгәннән соң нәфел намазлар уку мәкруһ, таң беленгәннән соң бары иртәнге намазның сөннәтен генә укырга ярый”, дип яза.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана