Мыекларны кыскарту

04 июнь 2020 ел 10:18

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Мыекларны кыскарту яисә кыру турында төрле фикерләр бар, берәүләр Сөннәт ди, берәүләр мәкруһ ди. Ачыклагыз әле.

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Мыекны кыскарту турында Пәйгамбәребезнең (сгв) хәдисе бар:

خَالِفُوا المُشْرِكِينَ: وَفِّرُوا اللِّحَى، وَأَحْفُوا الشَّوَارِبَ

“Мәҗүсиләрдән аерылып торыгыз: сакал җибәрегез һәм мыекларыгызны кыскартыгыз” (Бохари)

Мыекны кыскарту ысулларына килгәндә, хәнәфи мәзһәбенең танылган “Радд әл-мохтар” (аны “Хашия Ибн Габидин” дип тә йөртәләр) болай диелә:

واختلف في المسنون في الشارب هل هو القص أو الحلق؟ والمذهب عند بعض المتأخرين من مشايخنا أنه القص. قال في البدائع: وهو الصحيح. وقال الطحاوي: القص حسن والحلق أحسن، وهو قول علمائنا الثلاثة نهر

“Мыекларны кыру яисә кисү буенча галимнәребезнең фикерләре аерыла. Соңгы заман галимнәре мыекны кисү яклы. “Әл-Бәдаг” авторы “Бу – дөрес фикер”, дип яза. Ә Әт-Тәхави “Кисү яхшы, әмма кыру яхшырак, һәм бу – безнең өч галимнең дә уртак фикере” дигән фикердә тора” (Т.3, 34 нче бит).

Ничек була соң ул кисү һәм “өч галим” кемнәр алар? Боларга ачыклык кертер өчен “Әл-Фәтава әл-хиндия” текстына мөрәҗәгать итик.

ذكر الطحاوي في شرح الآثار أن قص الشارب حسن ، وتقصيره أن يؤخذ حتى ينقص من الإطار وهو الطرف الأعلى من الشفة العليا قال والحلق سنة وهو أحسن من القص وهذا قول أبي حنيفة وصاحبيه رحمهم الله تعالى كذا في محيط السرخسي

“Әт-Тәхави “Шәрх (мәгънәви) әл-әсар” хезмәтендә мыекларны кисү яхшы дип яза. Бу – мыекларны, өске иреннәрне ачык калдырып, кисеп кыскарту дигән сүз. Шулай ук Әт-Тәхави яза: “Әмма кисүгә караганда кыру яхшырак, һәм бу – Әбу Хәнифә һәм аның ике укучысы Әбу Йосыф, Мөхәммәднең (Аллаһ алардан разый булсын) фикерләре” (Т.5, 358 нче бит).

Шулай итеп, мыек кыскартуның ике ысулы да безнең мәзһәбтә рөхсәт ителгән, бары бер галимнәр кыру яклы, берәүләре кисү яклы булган. Сез үзегезгә уңайлы булган ысулны куллана аласыз, бары җирлектәге мөселманнар куллана торган тәртипләрне генә саклау сорала.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана