Югалган малган зәкәт түләү

05 июнь 2020 ел 16:11

Сорау: Әссәламү галәйкүм! Зәкәт түләү вакыты килеп җиткәч, малымны югалттым һәм югалту минем аркада түгел иде. Миңа хәзер нишләргә: түләргәме зәкәт, әллә юкмы?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Имам Мөхәммәд Гашыйк сүзләре белән җавап бирик, ул үзенең “Әт-Тәсхил әд-Дарури ли Мәсаил әл-Кудури” китабында болай яза:

 ⠀⠀⠀
إذا هلك المال كله بعد وجوب الزكاة سقط الزكاة فلا يفترض أداؤها، و لو هلك بعض المال سقط بحسابه، هذا إذا هلك المال فأما إذا استهلك فلا تسقط الزكاة. (التسهيل الضروري لمسائل القدوري/ كتاب الزكاة/ باب من تفرض عليه الزكاة)
⠀⠀⠀

“Әгәр мал зәкәт түләргә тиешле кеше гаебе белән югалмаган икән (бозылган, үлгән) һәм зәкәт түләү вакыты җиткән икән, мал хуҗасы зәкәт түләүдән азат ителә һәм аны соңыннан түләү дә тиешле булмый. Әгәр малның бер өлеше генә юкка чыккан икән, югалган өлештән генә зәкәтен түләми. Бу бары мал хуҗасының гаебе белән булган очракта гына шулай. Әгәр мал хуҗасы ул малны тотып бетергән икән, зәкәт түләү бурычы аның өстеннән төшми”.

Димәк, сез малыгызның калган өлешеннән генә зәкәт түләргә тиеш буласыз. Әгәр мал тулысы белән юкка чыккан икән, зәкәт түләү бурычы да сезнең өстән төшкән булып чыга.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана